Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»тә милли мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрүгә багышланган түгәрәк өстәл бара

Бу минутларда «Мәгариф» журналы «Милли мәктәпләрдә татар теле укытуның  ролен күтәрү» темасы буенча сөйләшү өчен кунакларны түгәрәк өстәл янына җыйды.Әңгәмәдә катнашучылар арасында Казан шәһәре мәгари...

Бу минутларда «Мәгариф» журналы «Милли мәктәпләрдә татар теле укытуның  ролен күтәрү» темасы буенча сөйләшү өчен кунакларны түгәрәк өстәл янына җыйды.


Әңгәмәдә катнашучылар арасында Казан шәһәре мәгариф идарәсенән, ТР мәгарифне үстерү институтыннан вәкилләр, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов,  Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәистәше Римзил Вәлиев бар. Әлеге мөһим темага фикер алышу барышында «Мәдәни җомга» газетасы  һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррирләре дә катнаша.


Моңа кадәр дә татар мәктәбенең язмышы турында күп сөйләнде, массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге теманы яктырткан мәкаләләр дөнья күрде. Ә бүген исә бу  көнүзәк мөһим мәсьәләгә әйләнде. Чөнки бу көннәрдә мәктәпләрдә татар телен укыту буенча Рособрнадзор белән бергә прокуратура тикшерүләре башланды.  Милли мәктәпнең, телебезнең язмышы нинди? Бу сорау бирегә килгән  һәр кешене генә түгел, үзен татар дип санаган меңләгән милләттәшләребезне борчый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ