Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәҗбүри прививкалар саны арта

Тагын ике елдан балаларга җил чәчәге һәм ротовирус инфекциясеннән дә прививка ясый башлаячаклар. Бу хакта Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде. Прививкалар календарен киңәй...

Тагын ике елдан балаларга җил чәчәге һәм ротовирус инфекциясеннән дә прививка ясый башлаячаклар. Бу хакта Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде. Прививкалар календарен киңәйтү өчен 16,7 миллиард сум кирәк булачак.


 

Әлегә кадәр мәҗбүри прививкалар исемлегендә кызамык, бума ютәл, дифтерия, кызылча кебек куркыныч 12 авыру бар иде. Әлбәттә, прививканы беркемгә дә көчләп ясамыйлар. Ләкин аннан баш тартучы әти-әниләр кайбер кыенлыклар белән очраша. Әйтик, прививка ясалмаган сабый балалар бакчасына йөрергә тиеш түгел, андыйларны ял оешмаларына да алмыйлар.


«Яңа вакциналар авырулар санын бер ел эчендә 70 процентка киметәчәк», - дип ышандыра Вероника Скворцова. Дөньяда мондый вакциналар бар инде. Россия исә аларны үзебездә җитештерергә хыяллана. Бу очракта, прививкалар календарен киңәүтү өчен 16,7 миллиард сум түгел, кимрәк акча таләп ителәчәк.


Мәдинә МОРАТОВА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ