Мәктәп идәнен кем юар?

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ,
филология фәннәре кандидаты

Педагогик җәмәгатьчелек яхшы хәтерли: «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Закон, кабул ителгәнче үк, зур шау-шу кубарган иде. Көчле ризасызлыклар нәтиҗәсендә аның беренче проекты зур үзгәрешләр кичерде, канун буларак кабул ителеп, инде гамәлгә кергән варианты да еш кына канәгатьсезлек тудыра. Моңа аптырарга кирәкми, кешеләр тарафыннан нинди генә канун эшләнмәсен, һичшиксез, аның кимчелекләре, үтәү өчен кыен яклары табылачак.

Фото Фатхрахманов яна

Бу җәһәттән инде уку-укыту, тәрбия бирү процессын үз кысаларына куып кертә башлаган яңа закон да проблемалардан азат түгел. Законның җәмгыять тарафыннан хуплану-хупланмавы да гадәттә төрлечә була: берәүләргә аның бер ягы ошап бетмәсә, икенчеләр бөтенләй башка якларын кабул итә алмаска мөмкин. Дәүләт Думасының мәгариф мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Олег Смолин, мәсәлән, яңа канунга: «Минуслары плюсларга караганда өч тапкыр күбрәк», – дип бәя биргән иде.

Милли республикалардагы җәмәгатьчелек бүген, әйтик, канунның предметларны туган телдә укыту мөмкинлеген төп мәктәп белән чикләвенә хаклы рәвештә канәгатьсезлек белдерә.

Мәктәп директорларының күбесен яңа законның балаларны эшкә җигүдә киртәләр куюы, дәресләрдән азат итеп, баланы хуҗалык һәм җәмәгать эшләренә тартуны тыюы канәгать калдырмады. Бу мәсьәләдә мәктәп җитәкчелеге генә түгел, кайбер сәясәтчеләр дә уфтану белдерде, мәктәптә хезмәт тәрбиясе бетерелде, дип чаң сукты. Моннан бер еллап элек Дәүләт Думасының мәгариф мәсьәләләре буенча комитет рәисенең икенче бер урынбасары Виктор Шудегов та бу темага шау-шу кубарып алды: «Без, дөрестән дә, мәктәптә хезмәт тәрбиясен юкка чыгарып, гаять зур хата ясадык. Миңа күп тапкыр әти-әниләр, директорлар, ни сәбәпле мәктәптә хезмәт тәрбиясе системасын торгызып булмавы белән кызыксынып, сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бүген беркем дә укучыны дәрестән соң калдырып, класс җыештырырга мәҗбүр итә алмый», – дип зарланды. Узган ел көзге якта Татарстан матбугатында да бу хакта бәхәсләр кубып алды. Бу юлы бер район прокуратурасы балаларны дәрестән азат итеп, басуга бәрәңге чүпләргә чыгарган директорга җәза биргән, дигән хәбәрләр таралу уңаеннан кылычка-кылыч килеп алулар булды. Гаепләнгән мәктәп директоры да совет чорын сагынып искә алды, журналистларга: «Кар ява башлаганчы, без басуда эшли идек», – дигән эчтәлектәге акланулы җавап бирде.

Яңа канунның 34 нче маддәсе мәҗбүри хезмәткә чик куя, бигрәк дә 4 нче пункт: «…Укучыларны үзләре белән килешмичә яисә балигъ булмаганнарны әти-әниләре (законлы вәкилләре) рөхсәтеннән башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү тыела», – дип белдерә. Игътибар итик: законда хезмәт тәрбиясен тыю турында бер сүз дә юк, бары тик мәҗбүри, ирексез хезмәтне тыю турында сүз алып барыла, һәм бу шулай булырга тиеш тә.

Педагоглар мәктәп программасы кысаларында балаларга хезмәт тәрбиясе бирә, алай гына да түгел, алар моны эшләргә бурычлы. Гомумән, нәрсә соң әле ул хезмәт тәрбиясе? Иң кыска билгеләмәне мин, мәсәлән, болайрак бирер идем: «Балада хезмәтне ярату, аңа омтылыш булдыру һәм билгеле бер күләмдә һөнәри күнекмәләр бирү». Стив Джобсны хәтерлик: «Уңышка ирешү өчен, – ди ул, – эшегезне яратыгыз». Ни кызганыч, безнең элекке мәктәп балаларны эшне яратырга өйрәтә алмады, мәҗбүри эшләтү күп булды, гомерлек чир белән «бүләкләп», имгәнүгә дучар итүләр дә булмады түгел.

Дәвамы.

Добавить комментарий