Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларын рәсем ясарга өйрәтәбез

Барыбызның да тумыштан килгән ниндидер сәләте була.

Кемдер бик матур җырлый, кемдер бию белән шөгыльләнә, ә кемдер тирә-ягын ап-ак кәгазь битенә төшерә. Әмма берәүләр үз сәләтләрен кечкенәдән үк күрсәтә башлый, ә икенчеләргә моның өчен күпмедер вакыт таләп ителергә мөмкин. Ә менә, белгечләр фикеренчә, рәсем ясарга һәркем өйрәнергә мөмкин. Әлбәттә, бу әле өйрәнеп кенә һәркем дә бөек рәссам була дигән сүз түгел. Ләкин әгәр кешенең теләге бар икән, ул үзе өчен, иҗади рәхәтлек өчен генә булса да, матур итеп рәсем ясарга өйрәнә ала. Бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр бик күп. Махсус сәнгать мәктәбенә укырга керергә, рәсем курсларына язылырга була. Үзлектән өйрәнәсең килә икән, Интернет челтәре дә рәсем дәресләре белән тулып ята. Бары тик үзеңә ошаган өйрәнү методикасын гына сайларга кирәк.

Рәсем ясарга өйрәнүчеләр өчен берничә киңәш:

 - ешрак рәсем ясагыз. Нәрсә ясау, нәрсә белән ясау мөһим түгел. Һәр эштә дә практика кирәк булган кебек, күбрәк ясаган саен осталыгыгыз да артачак. Көненә 15-20 минут вакытыгызны рәсем ясауга багышлагыз;

- рәсемне натурадан ясарга тырышыгыз. Рәсем дөрес килеп чыксын өчен бу бик мөһим. Әлбәттә, беренче өйрәнү чорында башка рәсемнәрдән, фотолардан күчереп ясарга да мөмкин. Әмма чын рәссам башка кеше иҗатын күчерми;

- төрле стильдәге рәсемнәр ясап карагыз. Эшегездә төрле материаллар – карандаш, ручка, төсле акбурлар, буяулар (акварель, гуаш һ.б.) файдаланыгыз. Бу сезгә үзегезнең шәхси стилегезне булдырырга ярдәм итәр;

- Интернеттагы дәресләрдән тыш, махсус китаплар уку да файдалы булачак. Мәсәлән, Барбер Баррингтонның «Вы можете нарисовать все, что угодно», Джованни Чивардинның «Рисование. Полное руководство», Натали Ратковскиның  «Рисуй каждый день» китаплары игътибарга лаек.

Рәсем ясау мавыктыргыч кына түгел, ә файдалы да әле. Белгечләр фикеренчә, ул аеруча балалар өчен кирәкле шөгыль. Бу хакта психолог Галия Гыймадиева сөйли:

- Балаларга рәсем ясау зарур. Ул аларның күзаллау, әйләнә-тирәнекабул итү, фикер йөртү сәләтләрен, хәтерләрен, хәрәкәт эшчәнлекләрен үстерә, баета. Ләкин рәсем ясау сабыйның үз ихтыярыннан, үз теләгеннән килергә тиеш! Гадәттә алар инде 1 яшь тирәсендә үк моның белән кызыксына башлый. Һәм монда олылар һәм сабыйлар өчен рәсем ясау бөтенләй төрле процесс булуын әйтеп китми булмас.

Иң нәниләр өчен рәсем – ул дөнья белән элемтәнең бер нәтиҗәсе, аңарда үз эзеңне калдыру мөмкинлеге. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар рәсем аша үз кичерешләрен, тойгыларын тасвирлыйлар. Олылар өчен исә рәсем –теге яки бу предметны, манзараны сурәтләү. “Дөрес ясамый бит бу!” – дип уйлап куя гадәттә олы кеше (ә күп очракта рәсемне төзәтергә дә керешә). Техник яктан 8 аяклы песи дөрес булмаса да, сабый шулай итепаның йөгергәнен күрсәтә һәм бала өчен бу – бик тә дөрес сурәт. Бу очракта олыларга ашыкмаска һәм балаларга мөмкин кадәр күбрәк ирек бирергә киңәш итәр идем. Сез бит 4 айлык сабыйдан аның чабып йөрүен көтмисез, шулаймы? Рәсем ясау да – бер күнекмә, аның үз этаплары бар. Балагыз төрле материалларны, төрле техникаларны сынап карасын. Аңа әзер бер калып куймагыз, үзе хыяллансын. Сез дә аның белән бергә рәсем ясагыз, чөнки бит бу шөгыль икегезгә дә әйтеп бетергесез бердәмлек һәм яңарыш хисе бүләк итә ала.

Димәк, дуслар, рәсем ясагыз, өйрәнегез, балаларыгызны да өйрәтегез!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ