Мәктәпкә әзерләү турында өч ялгыш фикер

1 нче сыйныфка укырга керү – сабыйларга гына түгел, ә аларның ата-аналары өчен дә зур стресс. Шулкадәр борчылу урынлымы?

 

Беренче ялгыш фикер: “Күбрәк белсә, яхшырак”

Күп әти-әниләр баласын укырга кергәнче үк мәҗбүри укырга, язарга өйрәтә. Янәсе, никадәр күбрәк мәгълүмат үзләштерсә, аның өчен шулкадәр әйбәтрәк. Әмма бу гына мәктәпкә әзерлек күрсәткече түгел. Дөрес, интеллектуаль үсешнең бер начарлыгы да юк. Тик моның икенче ягы да бар: күптән өйрәнгән нәрсәләр турында кабат тыңлау аңа кызык булырмы икән соң? Шуңа күрә мәктәпне баланың акыл үсешенә туры китереп сайларга тырышыгыз. Булачак укытучысы белән дә алдан танышу яхшы. Тәҗрибәле мөгаллим аның акыл үзенчәлекләренә, мәгълүматны үзләштерә алу сәләтенә карап йөкләмәләрне билгеләячәк.

1нче сыйныфта балага төрле яклап таләпләр явып кына тора. Аның өчен иң кыены – әнә шул кагыйдәләргә буйсыну. Моңа өйрәтү өчен иң әйбәт ысул – уен. Мәктәпкә китте дип кенә баланы уйнаудан тыймагыз, үзегез дә кушылып уйнагыз. Бала уен вакытында яшьтәшләре белән аралашырга, хисләре белән идарә итәргә өйрәнә.

 

Икенче ялгыш фикер: “Ул әле кечкенә, бу йөкләмәне булдыра алмас”

Бу очракта әти-әни сабыен бөтен кыенлыклардан һәм борчулардан сакларга тырыша. Балалар моны бик тиз сизеп ала. Аз гына катлаулы биремгә юлыгуга, “миннән булмый”, дип тизрәк өлкәннәр янына йөгерәчәк. Тик бу – чынбарлык! Баланы мәктәптәге стресс һәм авырлыклардан саклап калу мөмкин түгел. Кирәк тә түгел. Менә аңа терәк булырга мөмкин. Өч кагыйдәне онытмагыз: бала инде үзләштергән биремнәргә катышмагыз; әлегә ул үзе генә эшли алмаган биремнәрдә киңәшче булыгыз; ул башкара алмастай эшләрне генә үзегез башкарыгыз.

 

Өченче ялгыш фикер: “Балалар укырга теләми, шуңа күрә аларны гел күзәтеп торырга һәм җәза бирергә кирәк”

Яңалык белән кызыксыну – кешенең табигатендә. Белем алу өчен тыныч, нормаль мохит тудырыла икән, бала, һичшиксез, мәктәптә дә теләп укыячак. Ә басым ясауга, гаделсезлеккә һәм җәзага тартуга ул каршылык белән җавап бирәчәк. Нәтиҗәдә, аның укуы гына начарланып калмас, үзара мөнәсәбәтләрдә дә упкын барлыкка килүе бар. Бала мәктәптә дә үзен шәхес дип хис итсен өчен, аны беренче чиратта гаиләдә шәхес дип танырга кирәк. Җәза алудан куркып кына белем алуга омтылыш барлыкка килми.

 

Дания ФӘХЕРТДИНОВА, психолог.

Добавить комментарий