Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә гаилә коруга өйрәтү

Мәктәбебездә бу уку елыннан X сыйныф укучыларына «Гаилә төшенчәсенә кереш» дигән электив курс укытыла башлады. Курсны тәҗрибәле укытучы Фәридә Нәҗметдинова алып бара. Ул узган елның апрелендә Казан дә...

Мәктәбебездә бу уку елыннан X сыйныф укучыларына «Гаилә төшенчәсенә кереш» дигән электив курс укытыла башлады. Курсны тәҗрибәле укытучы Фәридә Нәҗметдинова алып бара. Ул узган елның апрелендә Казан дәүләт мәдәният университеты каршында оештырылган махсус курсларда укып кайтты. Мәктәбебез 2011 елдан укучыларга җенси тәрбия бирүдә Мәскәү дәүләт педагогика университеты тәкъдим иткән, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган «Кызлар корпорациясе» проектында катнашып килә. Бу проект яшүсмерләрдә гигиеник культура, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән. Проектта катнашу укучыларда әлеге курсны сайлауга зур этәргеч биргәндер, дип уйлыйм. «Гаилә төшенчәсенә кереш» электив курсы «Укучыларны гаилә коруга өйрәтү стратегиясе һәм тактикасы» дигән юнәлештә алып барыла.


Стратегия – яшүсмерләр аңында гаилә кыйммәтләрен (тулы гаилә, никах, никахтан туган бала, ике балалы һәм өч балалы гаиләләр, гаиләдә уңай халәт), тотрыклы гаилә имиджын формалаштыру һәм никах нигезендә корылган бәхетле, гармонияле гаилә коруга юнәлеш бирү ул.


 Тактика – эшне төрле дәрәҗәдәге катлау кешеләре белән берлектә алып бару. Бу юнәлештә ата-аналарны эшкә тарту, психолог, социаль хезмәткәр, табиб, юрист, мәдәният хезмәткәре һ.б. белгечлекләрне җәлеп итү әлеге курсны нәтиҗәле оештыруга ярдәм итә. 19 июньдә әтиләр көнен, 8 мартта әниләр көнен билгеләп үтү, күп балалы гаиләләр, ЗАГС хезмәткәрләре белән очрашулар, «Түгәрәк өстәл»ләр уздыруның да нәтиҗәсе зур. Балаларны гаилә коруга әзерлек эшен мәктәптән үк башлау аерылышуларның, караучысыз калган балаларның, ятимнәрнең кимүенә китерер дип әйтәсе килә.


17 сәгатькә исәпләнгән «Гаилә төшенчәсенә кереш» электив курсы программасы түбәндәге темаларны колачлый. Электив курсы программасы PDF форматында.


Рәйсә ХӘБИБУЛЛИНА, Нөнәгәр урта белем мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ