Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туена әзерләнәләр

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туе июль аенда узачак. Традицион рәвештә аны Россия башкаласында да, өлкә шәһәрләрендә дә билгеләп үтәләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Даими вәкиллеге матбугат...

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туе июль аенда узачак. Традицион рәвештә аны Россия башкаласында да, өлкә шәһәрләрендә дә билгеләп үтәләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәтендә җиткерделәр.


Бәйрәм Коломнада 9 июльдә башлана. Аны оештыруда Татарстанның Лаеш районы катнаша.


Мәскәүдә шәһәр бәйрәме “Коломенское” дәүләт Мәскәү музей-тыюлыгында 22 июльдә булачак. Шәһәрнең әлеге тарихи урынында Сабан туе җиденче тапкыр үткәрелә. Аларның күптәнге ышанычлы партнеры – Чаллы каласы.


Домодедовода сабан бәйрәме 15 июльдә XII милли бәйрәм булып уза. Биредә Яңа Чишмә районы вәкилләре катнаша.


Быел Сабан туе Россиянең 58 төбәгендә, шулай ук 32 якын һәм ерак чит илләрдә уза.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ