Логотип Магариф уку
Цитата:

Мидзуки Накамура: "Хыялым – Япониядә татар теле укытучысы булу"

2017 елның Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе, япон кызы Мидзуки Накамура фикеренчә, татар теленә кызыксыну үзенең нәсел тамырында татар каны бар икәне белгәннән соң у...

2017 елның Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе, япон кызы Мидзуки Накамура фикеренчә, татар теленә кызыксыну үзенең нәсел тамырында татар каны бар икәне белгәннән соң уянган, дип яза «Татар-информ».


«Минем әтиемнең әнисе татар булган, «татар» нәселем Башкортстанның Илеш районына барып тоташа. 10 яшьләр тирәсендә миндә татар каны агуын белгәч, бу матур телгә кызыксыну барлыкка килде. Татар теле, татар дөньясы – миңа танылмаган, мин белмәгән серле дөнья иде. Һәрвакытта да шундый "серле дөнья" белән кызыксынырга яратам. Татар телендә иҗат ителгән шигырьләрне укып таң калам. Татар әдәби әйтелеше шундый сокландыргыч, бик матур яңгырый бит!» - диде Мидзуки.


Мидзуки фикеренчә, татар дөньясы әле японнарга бер дә танылмаган. «Япониядә япон телендә язылган татар теле китабын да, сүзлеген дә табып булмады. Хәтта хәзерге көндә дә табып булмый – димәк, японнарга да әле татар дөньясы танылмаган булып чыкты. Серле дөнья! Менә шундый серле дөньяның бар асылын белсәм, тормышым ничек кызыклы булыр иде дип уйладым», - диде ул.


Татар теле нигә кирәк дигән сорауга: «Татар телен өйрәнү – фәнни-тикшеренү эшләремдә ярдәм итә. Бүген мин магистратурада Үзәк Азия төбәкләрендә тел мәсьәләсен өйрәнәм, төгәлрәк әйткәндә, магистрлык эшемнең үзәгенә бүгенге татар диаспорасының тел вәзгыяте проблемасы куелган. Билгеле, менә шушы эшләремдә татар теле белеме бик кирәк», - дип ассызыклады ул.


Мидзуки киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: «Минем хыялым – татар телен тирәнтен өйрәнеп, Япониядә татар теле укытучысы булып, "укучыларым" белән халыкара татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиадада катнашу. Чөнки бер тапкыр чемпион булдым инде, кызганчыка, моннан ары катнашучы булып бара алмыйм».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ