Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт өчен туган көрәшчеләр

ХХ ГАСЫРНЫҢ 90 НЧЫ ЕЛЛАРЫНДА ИЛДӘ БАРГАН КИСКЕН ҮЗГӘРЕШЛӘР МИЛЛИ ҮЗАҢНЫҢ ҮСҮЕНӘ, ХАЛЫКНЫҢ МИЛЛИ-АЗАТЛЫК ХӘРӘКӘТЕНӘ КУШЫЛУЫНА, ТЕЛЕБЕЗ ЯЗМЫШЫНА, ГАСЫРЛАР ДӘВАМЫНДА ТУПЛАНЫП КИЛГӘН ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗ ҺӘ...

ХХ ГАСЫРНЫҢ 90 НЧЫ ЕЛЛАРЫНДА ИЛДӘ БАРГАН КИСКЕН ҮЗГӘРЕШЛӘР МИЛЛИ ҮЗАҢНЫҢ ҮСҮЕНӘ, ХАЛЫКНЫҢ МИЛЛИ-АЗАТЛЫК ХӘРӘКӘТЕНӘ КУШЫЛУЫНА, ТЕЛЕБЕЗ ЯЗМЫШЫНА, ГАСЫРЛАР ДӘВАМЫНДА ТУПЛАНЫП КИЛГӘН ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗ ҺӘМ ЙОЛАЛАРЫБЫЗГА ИГЪТИБАР АРТУГА КИТЕРДЕ.


Бердәм татар милли мәгариф системасын булдыру өчен көрәшнең көчәюе, татар теленең барлык уку йортларында мәҗбүри предмет буларак укытыла башлавы, яңа татар мәктәпләре ачылу, дөнья буйлап «сибелгән» татарларның берләшүе һәм аралашуы өчен мөмкинлек-шартлар тудыру кебек эшчәнлектә һәм бу өлкәдәге уңышларда ул чордагы милли лидерларыбыз – Марат Мөлеков, Хәләф Гарданов, Рәшит Ягъфәровның роле, һичшиксез, зур.


ХХ гасырның 90 нчы елларында татар милләтенең язмышы өчен җан-фәрман тырышкан, шул юлга гомерен багышлаган милләтпәрвәр затларыбызның берсе – танылган сәясәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе, педагог Марат Габдрәсүл улы Мөлеков (1930–1997).


Марат Мөлеков Төмән өлкәсенең Яулы Тура районы Исәт авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Тубыл татар педагогия училищесын, соңрак Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.


М.Мөлеков – үзенең бөтен эшчәнлеген, гомерен дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә, телебезне, тарихыбызны, татар мәгърифәтен һәм мәдәниятен саклауга багышлаган зыялы затларыбызның берсе. Ул татар милли хәрәкәтен оештыручыларның алгы рәтендә булды. Милләтебезнең киләчәген милли мәгариф системасын булдыруда, татар телен саклап калуда һәм үстерүдә, чын тарихны өйрәнүдә күрде. Бөтен татар иҗтимагый үзәген оештырганда да, аның белән җитәкчелек иткәндә ул үз фикерен эш-гамәлләре белән ныгытты.


Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларацияне, Татарстан Конституциясен әзерләүдә иң актив катнашкан, аны мөмкин кадәр татар мәнфәгатьләренә яраклаштырырга тырышкан кешеләрнең берсе дә М.Мөлеков иде. Ул шулай ук «Мәгариф» оешмасын төзүдә, иҗтимагый фондлар оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булды.


Хәзерге көндә Бөтентатар иҗтимагый үзәге М.Мөлеков исемен йөртә.


Татар мәгарифен үстерүгә хезмәт иткән шәхесләрнең тагын берсе – галим, педагог, филология фәннәре кандидаты Хәләф Шакирҗан улы Гарданов (1932–2007).


Хәләф Гарданов Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туа. Башкорт дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, үзен журналистика өлкәсендә сыный – Көньяк Урал төбәгендә радио хәбәрчесе, «Һәнәк» журналы әдәби хезмәткәре, «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе булып эшли. Шулай да ул татар милләтенә хезмәт итүнең тагын да мөһимрәк өлкәсенә – белем-мәгърифәт тарату юлына өстенлек бирә, милли мәктәп проблемалары белән шөгыльләнә торган институтларда эшли, Башкорт дәүләт университетында, КДПИда укыта. Х.Гарданов татар мәгарифе тарихына Татар милли университетын оештыручыларның берсе, аның ректоры буларак кереп калды, бу уку йортының концептуаль нигезләрен тәкъдим итте. Озак эшләргә насыйп булмаса да, Татар милли университеты ХХ гасырның 90 нчы елларында татар тормышы тарихына иң истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып кереп калды.


Х.Гарданов – татар мәктәбенең торышы һәм аның киләчәге өчен зур көч куйган мәгърифәтче-галимнәрнең берсе. Үзенең хезмәтләрендә ул туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм укыту-тәрбия барышында файдалану мәсьәләләрен күтәрә. Хәләф Гарданов – мәктәпләр өчен язылган күпсанлы дәреслек һәм уку әсбабы, укытучылар өчен методик кулланмалар авторы һәм автордашы буларак та яхшы билгеле.


Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров (1946–2008) – күренекле галим, педагог, күпсанлы фәнни-педагогик хезмәт авторы. 1977 елда «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Чыгышы белән Пермь крае Барда районының Күчтәнтибаш авылыннан булган Рәшит Ягъфәровның күп гомере Татарстанда уза. Ул үзен журналистика өлкәсендә дә сынап карый, ләкин татар мәгарифе, татар мәктәбе аның өчен якынрак булып чыга. Мәктәп, КДПИ укытучысы буларак, ул татар мәгарифенең үсеше, киләчәге мәсьәләләренә битараф кала алмый. 90 нчы елларда татар иҗтимагый хәрәкәтенә кушылуы, бердәм татар мәгарифе системасын булдыру өчен барган көрәштә катнашуы – шуның ачык мисалы. Р.Ягъфәров татар милли мәгарифенең үсешен гаиләдән, балалар бакчаларыннан башлап, югары уку йортларына кадәр дәвам иткән өзлексез система буларак күз алдына китерә, шул фикерләрен нигез итеп алып, татар мәктәбенең үсеш концепциясен эшләүдә катнаша. Бөтентатар «Мәгариф» ассоциациясе рәисе һәм аның бүлек мөдире булып хезмәт иткән елларда да (1993–1995) Р.Ягъфәров татар мәктәбен үстерү мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тота. Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе (1999–2005) буларак та ул иң беренче чиратта мәгариф һәм мәдәният проблемаларын күтәреп чыкты. Р.Ягъфәров шулай ук татар мәдәниятен үстерүнең теоретик нигезләрен эшләүдә дә үзеннән зур өлеш кертте.


Ләлә МОРТАЗИНА,
педагогика фәннәре кандидаты.
Әлеге темага:
Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула
Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк
Фәрит Солтанов: «Биш йөз ел буе бер халәттә яшәп, 25 елда гына аны үзгәртеп булмый»
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ