Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт сакчысы – тел. Тел сакчысы – авыл. Авыл сакчысы – ...

Татарның иң бөек уллары – әдипләр, артистлар, галимнәр, президентлар – авылдан чыккан, авылда төп белем һәм тәрбия алган кешеләр. Бүген андый кешеләр, килешәсездер, азрак. Ни өчен? Татар халкының күпч...

Татарның иң бөек уллары – әдипләр, артистлар, галимнәр, президентлар – авылдан чыккан, авылда төп белем һәм тәрбия алган кешеләр. Бүген андый кешеләр, килешәсездер, азрак. Ни өчен? Татар халкының күпчелеге авыл җирлегендә яши. Ә авыллар, төгәлрәк әйтсәң, авылда яшәүчеләр кими. Ни өчен? Төрле сәбәпләре бар... Шактыенда мәктәпләр ябылган. Авылда кеше яшәмәгәнгә ябыла, дип әйтер кайберәүләр. Мәктәп булмаса, яшәргә калмыйлар да инде, дип җавап бирерләр андыйларга.


Авыл мәктәбе ул – БДИ күрсәткечләре белән мактану, рейтинг күтәрү, олимпиадаларда җиңү чарасы да түгел. Авыл мәктәбе – стратегик чара. Аның  бурычы гомумән мәгариф белән генә дә чикләнми. Авыл мәктәбе – авылны яшәтү юлы. Ә татар авылын яшәтү – милләтне яшәтү дигән сүз. Татар авылы белем генә бирми, ул милли тәрбия бирә.  Мондый тәрбия алган кеше әдип тә, артист та, галим дә, президент та булырга тиеш.


Милләт сакчысы – тел. Тел сакчысы – авыл. Авыл сакчысы – итагать.


Баш мөхәррир Илдар Миргалимов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ