Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләтебезнең киләчәге – авыл мәктәпләрендә

Гөлшат ЗАКИРОВА, Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгыМәгариф системасын оптимальләштерүнең ахыргы максаты итеп белем бирүнең сыйфатын күтәрү билгеләнә.Безнең Әтнә районы территория буенча да, балалар са...

Гөлшат ЗАКИРОВА,
Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы

Мәгариф системасын оптимальләштерүнең ахыргы максаты итеп белем бирүнең сыйфатын күтәрү билгеләнә.


Безнең Әтнә районы территория буенча да, балалар саны буенча да республикада иң кечкенәләрдән. Шулай да бер үзенчәлегебез бар: без – саф татар районы, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларында белем һәм тәрбия татар телендә бирелә. Димәк, безнең белем бирү оешмаларында килеп туган проблемалар турыдан-туры милли мәгарифнең бүгенге халәте белән килеп тоташа, дияргә җирлек бар. Бүгенге көндә районыбызда 9 урта, 3 төп мәктәптә, 11 филиалда һәм 1 балалар бакчасы-башлангыч мәктәптә 1287 укучы белем ала. Районда балалар саны соңгы 15 елда 1000гә кимеде. Бу – безнең кечкенә төбәгебез шартларында 43% дигән сүз. Шулай да шактый вакыт мәктәпләр челтәрен әллә ни үзгәртмичә сакладык, укытучылар саны да бик күпкә кимемәде. Тик чынбарлык кыскартулар ясарга мәҗбүр итә.


2014 елда Әтнә районында мәктәпләр челтәре берникадәр үзгәрешләр кичерде. Ел башында барлык башлангыч мәктәпләр зур мәктәпләрнең филиалына әйләнде. Бәрәзә, Иске Өҗем мәктәпләре урта мәктәптән төп мәктәп итеп үзгәртелде, балалар булмау сәбәпле Мамыш, Кызыл Утар башлангыч мәктәпләре ябылды.


Башлангыч мәктәпләрне урта яки төп мәктәпнең филиалына әйләндерү бернинди экономия бирми: биналар ябылмый, эшләүчеләр саны кимеми. Ләкин файдалы ягы бар. Моңа кадәр башлангыч мәктәпнең бердәнбер укытучысы мөдир вазифасын да башкаргач, оештыру һәм хуҗалык эшләре буенча район үзәгеннән кайтып керми иде, ә бу – укыту-тәрбия эшенә зыян салмый калмый, өстәмә эшләү турында әйтәсе дә юк. Ә хәзер алар мөдир вазифасын үтәүдән азат һәм тынычлап укыту эше белән генә шөгыльләнәләр.


Кызганычка, безнең тәҗрибә буенча, урта мәктәпне төп мәктәпкә әверелдерү тиешле нәтиҗәне бирмәде. Бәрәзә мәктәбенең X сыйныфын тәмамлаган 4 укучы күрше Бәрәскә авылындагы урта мәктәпнең XI сыйныфында укуларын дәвам иттерә. Ә IX сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да, башка авыл мәктәбенә баруга караганда, һөнәри уку йортларын кулайрак күрде. Иске Өҗем мәктәбе белән дә шул ук хәл. X сыйныфны тәмамлаган 7 укучы XI сыйныфка Күңгәр урта мәктәбенә килде, ә менә X сыйныфка бары 1 генә укучы барды. Бу очракта автобус йөреп тору да, Күңгәр мәктәбенең 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстанның 100 иң яхшы авыл мәктәбе» рейтингында беренче позициядә торуы да Иске Өҗем мәктәбенең IX сыйныфын тәмам­лау­чыларын кызыктырмады. Элеккеге елда бу мәктәпкә Арча районының Иске Ашыт авылыннан да килеп укыйлар иде. Урта мәктәп статусы югалгач, алар да килми башлады. Нәтиҗәдә, Иске Өҗем төп мәктәбендә бүген 25 кенә бала калды. Гамәлдәге нормативлар буенча авыл мәктәп­ләрендә уртача бер сыйныфта балалар саны 14 булырга тиеш. Узган уку елында Иске Өҗем мәктәбендә бер сыйныфта уртача 7,2 укучы булса, быел – 4,2 генә. Бәрәзәдә шулай ук бу күрсәткеч кимеде. Алардан киткән укучыларны кабул иткән мәктәпләрдә уртача бер сыйныфта укучы саны аз гына артты-артуын, тик икесен бергә кушып, уртача санны чыгарсак, бу күрсәткечнең кимүен күрәбез.


Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күрсәтә торган тагын бер индикатор булып бер укытучыга туры килгән бала саны тора. Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 нче маенда чык­кан 939-р карары нигезендә расланган «2014–2018 елларда Татарстанда мәгариф һәм фән өлкәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән социаль өлкәдәге үзгәрешләр» дип аталган чаралар планы («Дорожная карта») бер укытучыга туры килгән укучылар саны буенча норматив 10,6 дип билгеләнә. Бездә бу сан бигрәк тә түбән. Хәтта иң зур саналган Олы Әтнә урта мәктәбендә дә ул – 9,5 кенә. Бу шартларда мәгарифкә каралган акчаның саллы өлеше хезмәт хакын түләүгә генә җитәчәге көн кебек ачык.


Укытучыларны кыскартып бетереп кенә проблеманы хәл итеп булмый, һәр предметны үз белгече укытырга тиеш бит.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №5 (май, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ