Милли китапханәдә “Мәйдан” журналының юбилее үткәрелә

16 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә  ТР Милли китапханәсендә “Мәйдан журналына 15 яшь» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Бәйрәм кичәсендә Разыйл Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин, Сөмбел Таишева, Радик Сабиров, Йолдыз Миңнуллина  кебек танылган шагыйрь-язучылар, газета-журнал җитәкчеләре катнашачак. Илзидә Госманова бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән бизәячәк.

Добавить комментарий