Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф идарәсе башлыгы татар теленнән БРИ тапшырачак укучылар санын атады

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар теленнән имтихан бирергә әзерләнүчеләр турында сөйләде. 2017/2018 уку елы ахырында Бердәм республика имтиханын...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар теленнән имтихан бирергә әзерләнүчеләр турында сөйләде. 2017/2018 уку елы ахырында Бердәм республика имтиханын Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 18 бала тапшырачак. Әлеге укучылар КФУның  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керергә тели, шул сәбәпле әлеге имтиханны сайлаганнар, дип аңлатты министр урынбасары. DSC_0951


«БРИда катнашу өчен 18 бала теләк белдерде. Безнең төп имтиханнар икәү. Ул рус теле һәм математика. Калган фәннәрне, шул исәптән татар телен дә, бала 11 нче сыйныфны тәмамлагач  укырга керү өчен сайлап ала. Бу очракта да Бердәм республика имтиханы балага укырга керү өчен кирәк. 18 баланың теләк белдерүе  аларның үз язмышларын татар теле һәм әдәбияты белән бәйләргә теләүләрен күрсәтә, дип уйлыйм», – дип белдерде Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе.


9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 1475 кеше туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. Аларның 106сы — чуваш, 60ы — удмурт, 26сы  имтихан өчен мари телен сайлаган. 200гә якын укучы татар теле буенча белемен тикшерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ