Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгарифкә йөз белән

Күп милләтле төбәк буларак, Балтач районында милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларына нигезләнә. Дәүләт милли сәясәт Концепциясе,...

Күп милләтле төбәк буларак, Балтач районында милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларына нигезләнә. Дәүләт милли сәясәт Концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерүгә йөз тотып төзелгән  республика программалары, Мәгариф һәм фән министрлыгындагы  милли мәгариф идарәсе эшчәнлеге районыбыздагы белем бирү-мәгариф учреждениеләрендә телләрне, районда яшәүче барлык милләт вәкилләренең мәдәниятен, тарихын өйрәнүгә уңай шартлар тудыра.


2013 елның октябрендә кабул ителгән «2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт  телләрен һәм Татарстан Республикасыында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә районда телләрне саклау буенча үзебезнең программа расланды. Программа 2014 – 2020 елларда Балтач районында,  дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең тигез дәрәҗәдә кулланылышын, дәүләт телләрен өйрәнү системасын үстерү, районда яшәүче башка милләт вәкилләренең туган телләрен саклау юнәлешендәге эшчәнлеген, Татарстаннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча чараларны үз эченә ала. Программаны тормышка ашыру кысаларында туган телдә белем бирүче милли мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген өйрәнү, телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә тиешле чаралар уздыру; туган тел дәресләрендә  алдынгы технологияләрне кулланып, укыту-тәрбия эшенә бердәм якын килү; укытучыларның алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иҗади сәләте булган укучылар эшенә игътибарны арттыру күз алдында тотыла.


Район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның 3351 – татар,   473 –удмурт, 72 – рус, 44 – мари, 21 башка милләт вәкилләре балалары. Райондагы 39 балалар бакчасының 34 – татар, 3 – удмурт, 1 –  рус,  1 – мари телендә тәрбия эшләре алып бара. Балаларны кече яштән үк туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен балалар бакчаларында барлык шартлар тудырылган.  Туган телне өйрәнү дәресләре кечкенәләр төркемендә башлана. Шагыйрләребезгә, язучыларыбызга багышланган атналыклар үткәрү, конкурслар оештыру – моның бер мисалы. Балалар бакчаларында туган якны, телне өйрәнү буенча махсус бүлмәләр бар. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре аша, тәрбиячеләребез кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята.


34 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, татар балаларының   65 % ы үз туган телендә белем ала. Удмурт, мари милләтеннән булган укучылар райондагы 3 урта, 7 башлангыч мари, удмурт этнокультура компонентлы мәктәпләрдә белем алалар, үз туган телләрен һәм, дәүләт теле буларак, татар телен теләп өйрәнәләр.


Туган тел, әдәбият дәресләре кешенең үз аңын формалаштыруда, киләчәген күзаллауда, милли һәм гомуми тәрбия бирүдә иң әһәмиятлесе. Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 69 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 17се югары, 29ы беренче квалификация категориясенә ия.  Башка фән укытучылары белән чагыштырганда, бу күрсәткеч буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдагы урыннарда тора, димәк, милли мәгарифнең торышы, аның киләчәге турында  борчылып сөйләгән заманда, мәктәпләребездә туган телебезне тиешенчә укыту өчен алшартлар бар. Укытучыларыбыз  заман белән бергә атлый, үз белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2013 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс” бәйгесенең республика этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Әхмәтова җиңү  яулады.


Мәктәп җитәкчелеге туган тел, тарих укытучылары белән берлектә,  укучыларыбызда әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, тәрбияләү буенча тиешле эшчәнлек алып бара. Тәрбия – ул укучы шәхесен, аның әхлакый-эстетик сыйфатларын, дөньяга карашын, холкын формалаштыру. Бүгенге яңа заман технологияләре белән берлектә, халкыбызның үткәне, халык педагогикасы үрнәкләре, күренекле мәгърифәтче, галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддин мирасындагы балаларга тәрбия бирүдәге отышлы ысуллар һәрдаим киң кулланылыш таба. Районыбыздагы мәгариф учреждениеләренең өчесе – Карадуган балалар бакчасы, Салавыч, Карадуган урта мәктәпләре Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясенә лаек булулары да – шуның бер дәлиле.


Туган телне  ярату өчен, халкыңның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә кирәк. Мәктәпләребездәге дәрес һәм чараларга – укыту-тәрбия системасына милли-төбәк компонентларын кертү  шуның бер мисалы.  Һәр җирлекнең үзенә генә хас рухи байлыклары: үзенчәлекле тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре бар. Безнең Балтач төбәгендә дә әдәби һәм тарихи әсәр геройлары булган күренекле шәхесләр, халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алынган истәлекле урыннар күп. Укучыларыбыз үз авылларының тарихи урыннарын, мәктәп тарихларын, күренекле шәхесләре турында тирәнтен өйрәнеп, фәнни эшләр башкаралар һәм республикакүләм, төбәкара фәнни-эзләнү конференцияләрендә уңышлы чыгышлар ясый. Бу эшләрендә аларга мәктәп һәм районыбыз җирлегендә урнашкан музейлар да  бай материаллары белән ярдәм күрсәтә. Музейдагы  эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәресләр, тәрбия чаралары үткәргәндә  күрсәтмәлелек булып тора.


2011 елдан башлап Карадуган урта мәктәбендә патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан, республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә башлады. Конференция эшчәнлегендә республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, аларның фәнни җитәкчеләре, Казан федераль университеты галимнәре, Татарстан Язучылар  берлеге әгъзалары катнаша.


Ел саен районыбызда туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе – Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән урын буларак, апрель аенда Сосна Пүчинкәсе авылына язучылар, кунаклар кайта, укучылар белән шагыйрьне искә алу уңаеннан шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.


Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы – чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек булдыру. Балтач районында Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иле республикасының Мари-Турек районы белән хезмәттәшлекнең инде ярты гасырлык матур тарихы бар. Өч республика балаларын берләштергән “Дуслык учагы” фестиваленең беренчесе 1966 елда ук оештырыла. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән һәм хәзер дә ел саен уздырыла торган бу чара инде үзара хезмәттәшлекнең башка төрләре белән дә баетыла: татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашалар, укучылар төбәкара оештырылган бәйгеләрдә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.


Милли белем һәм тәрбия бирү һәрвакыт мәгарифнең иң катлаулы юнәлешләрнең берсе. Балтач районы җирлегендә дә хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, журналистлар тарафыннан район үзәге мәктәпләрендә татар сыйныфларының аз булуы тәнкыйтьләнгән иде. Бу уку елында район үзәгендә һәм авылларда милли мәгариф үсешен анализлау өчен сораулыклар таратып, аларның нәтиҗәләрен өйрәндек. Ата-аналар татар сыйныфларына балаларын бирергә теләмәүне бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы, югары уку йортларында белем алу, эш урыннарында барлык рәсми кәгазьләрнең дә рус телендә генә булуы белән аңлаталар. Хәтта татар филологиясе факультетларына укырга кергәндә дә кыенлыклар булуны мисал итеп китерәләр. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен дәүләт югарылыгына күтәрми торып, аны өйрәнүгә ихтыяҗ һәм кызыксыну уятып булмас кебек кискен фикерләр дә очрады. Шуңа карамастан, киләсе уку елында да район үзәгендәге мәктәпләрдә татар сыйныфларына укучылар җыю төп бурычыбыз булып кала.


Гомумән, милли мәгарифне  үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күп төрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен  республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда  укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уңышлары раслый. Алдагы уку елларында да ирешелгән уңышларыбыз белән генә чикләнеп калмаска уйлыйбыз.


Фидания Сабирова, Балтач районы  мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара эшчәнлек  методисты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайчан барлык татар балалары туган телендә укый башлый соң? Милли мәгариф буенча белгеч штаты кая китте? Автор: marat

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ