Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгарифне ниләр көтә?

2016 елның 19 нчы августында ТР Министрлар Кабинетының 570 нче карары нигезендә «Татарстан Республикасында  2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» кабул ителде. Ә ноябрь ахырында әлеге ст...

2016 елның 19 нчы августында ТР Министрлар Кабинетының 570 нче карары нигезендә «Татарстан Республикасында  2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» кабул ителде. Ә ноябрь ахырында әлеге стратегик документны тормышка ашыру буенча 2020 нче елга кадәр «Юл картасы» расланды. «Мәгариф» журналы редакциясе, Концепцияне төзүгә өлеш кертүчеләрдән бер төркемне җыеп, «Түгәрәк өстәл» уздырды.  Утырышта катнашучылар: Разил Вәлиев, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе; Илдар Мөхәммәтов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары; Искәндәр Гыйләҗев, ТР Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры; Равил Фәйзуллин, «Татмедиа» АҖ генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре; Илнар Һидиятов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары; Марат Фаттиев, Казандагы 4 нче интернат-гимназия директоры; Олег Хисамов,  Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары; Дамир Гыйльманов, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының беренче проректоры; Рәсимә Шәмсетдинова, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире; Марат Лотфуллин, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбият кафедрасы доценты; Миләүшә Нуриева, Арча педагогия көллиятенең ресурс үзәге вәкиле; Вахит Имамов,  «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясы лауреаты; Йолдыз Миңнуллина, «Ялкын» журналының баш мөхәррире.


Сөйләшүне «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева алып барды.


 


Сөмбел Таишева. Милли мәгариф  концепциясе булдыру Татарстан өчен яңалык түгел.  Аның беренчесе 1991  елда кабул ителә. Тик суверенитет дулкынында әзерләнгән әлеге документ, 2000 нче еллар башында федераль кануннар системасы калыбына кертелеп, үзенең мөмкинлекләрен югалта.


Соңгы елларда  милли мәктәпләр саны кими башлагач, әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга туры килде. Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда әлеге юнәлештә моңа кадәр тупланган уңай тәҗрибәгә, традицияләргә нигезләнеп һәм, бер үк вакытта, федераль кануннар таләбеннән чыкмыйча, яңа Концепция эшләде. Аның төп максаты –   милли мәгарифне үстерүне билгеле бер тәртипкә салу дип аңлыйбыз.


Концепцияне әзерләүче министрлык җитәкчеләреннән берсе буларак, Илдар әфәнде, сөйләшүне сез башлап җибәрсәгез дөрес булыр иде.


Мәгариф белән идарә итү


Илдар Мөхәммәтов. Концепциядә дүрт төп юнәлеш исәпкә алынды. Шуларның беренчесе – мәгариф белән идарә итү. Бу юнәлешнең максаты – мәгариф системасының нәтиҗәлелеген арттыру, аны камилләштерү. Дөрес карар кабул итү өчен төгәл мәгълүматка ия булу кирәк. Моның өчен мониторинг системасы булдырылачак. Бу эш ТР Фәннәр академиясе белән берлектә башланды инде. Шулай ук һәр районда милли мәгарифне үстерү буенча эзлекле эш алып бару күздә тотыла.


Икенче зур юнәлеш – милли мәгариф оешмаларын саклап калу һәм үстерү. Татарстанда меңгә якын милли белем бирү оешмасы бар. Әлбәттә, аларның эшчәнлеге җәмәгатьчелекне кәнәгатьләндерә дип расларга җыенмыйм. Камиллекнең чиге юк. Теләгебез – әлеге оешмаларны саклап  һәм, инновацион, электрон мөмкинлекләрне кулланып, аларның эш сыйфатын арттыру, эчтәлеген баету һәм нәтиҗәлелеккә ирешү. Бүгенге көндә Татарстанда туган телдә белем бирүче тугыз йөз сиксән уку-тәрбия йорты бар. Шуларның сигез йөз егерме җидесендә   белем бирү – татар телендә, туксан бишендә  – чуваш, утыз дүртендә – удмурт, берсендә  – мари, дүртесендә – мордва, берсендә – башкорт, берсендә иврит телендә алып барыла.


Искәндәр Гыйләҗев. Хәзер бала смартфон белән уяна, планшетын кочаклап йокыга ята. Шул күзлектән карап, мин милли мәктәпләрдә яңа технологиялар куллануны тизрәк һәм киңрәк  кертергә кирәклегенә басым ясар идем.


Сөмбел Таишева. Документ  кабул итү – бер хәл. Аны гамәлгә кертү өчен акча булмаса, ул кәгазьдә генә калачак. Бу араларда Дәүләт Советында «урак өсте» – бюджет акчасын бүләләр. Мәгариф, мәдәнияткә катнашы булган һәркем уйлый: кризиска сылтап, бу өлкәләрне кысрыкламаслармы?


Разил Вәлиев.  Татарстанда мәгарифкә игътибар аз дип әйткән кеше хаклы булмас иде. Әгәр республиканың 2017 елга тулаем бюджеты 177 млрд сум икән, шуның 50 млрд сумы мәгарифкә каралган. Күп өлкәләргә акча киметелә, ә мәгарифкә Прездент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 3 млрд. сум өстәп бирелде. Бу – дәүләти сәясәт.


Сөмбел Таишева. «Сүз башым бит Шүрәле»,  дип шигырен туры юлга борып алып киткән Тукайга охшарга тырышып, милли мәгарифкә якынрак килик әле. Бюджет караламасында ул миллиардларның бер кадәрен Казанда сәләтле балалар өчен татар гимназиясе ачуга тотарга дигән маддә күзегезгә чалынмадымы? Юкса, бу юнәлештә Актаныштагы сәлатле балалар гимназиясеннән башка мисал күренми, дияргә була.


Разил Вәлиев. Казанда милли гимназия ачу турында сүз күптәннән бара. Рөстәм Нургалиевич белән соңгы сөйләшүемдә ул Актанышныкы кебек татар гимназиясен ачуга каршы түгеллеген белдерде. Башкала хуҗасы Илсур Метшин да риза кебек. Мәгариф һәм фән министрлыгы, гомумән, ике куллап хуплый. Менә шулай, беркем дә каршы килми, әмма мәсьәлә хәл ителми. Минемчә, ул хыял киң җәмәгатьчелек, халык сорап чыкса гына тормышка ашар. Милли телдә белем бирә торган уку йортлары тышкы ягы белән дә, эчтәлеге белән  балаларны һәм ата-аналарны кызыктырып торса, һичшиксез,   аңа тартылу көчле булачак.


Сөмбел Таишева. Бу уңайдан без җәмәгатьчелектә шактый дулкынлану сизәбез.  Очрашуларда халыктан: «Соңгы елларда Казанда өч мәктәп ачылды. Ни өчен шуларның берсе дә татар мәктәбе булмады? Хәтта данлыклы татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов исеме бирелгән яңа мәктәп тә милли уку йорты буларак оешмады?» – дигән сорауны әледән-әле ишетергә туры килә. Әле үзебез Казанны без бөтендөнья татарлары башкаласы дип, горурланып йөргән булабыз, диләр.


 Илнар Һидиятов. Яңа ачылган барлык мәктәпләрдә белем бирү катнаш телдә бара. Шунысын да истә тотыйк: алар барысы да яңа микрорайоннарда. Микрорайонда бер генә мәктәп булганда, аны тулысынча милли уку йорты ясый алу мөмкинлеге юк. 2017 елда федераль программа кысаларында Совет районында ике мәктәп төзү планлаштырылган. Шуның берсенә милли юнәлеш бирү күздә тотыла.


 


Милли мәгарифнең эчтәлеген баету


Илдар Мөхәммәтов. Концепциянең өченче юнәлеше – милли мәгариф системасының эчтәлеген баету. Соңгы вакытта: «Татар телен өйрәнү бик авыр, грамматикага  артык зур өстенлек бирәләр», – дигән гаепләүләр ишетергә туры килә. Бигрәк тә рус балалары һәм аларның ата-аналары  зарлана. Укыту программаларын да, дәрес эчтәлекләрен дә яңадан күздән кичерәчәкбез. Беренче адым ясалды. ТР Фәннәр академиясе һәм Казан Федераль университеты белән берлектә татар телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе  эшләнә.


Яңа дәреслекләр дә булдырылачак. Әлегә федераль исемлеккә 64 дәреслегебез кергән. Россиядәге  бер милләтнең дә  бу күләмдә дәреслекләре юк. Киләсе елда, булган дәреслекне саклап, 50–60 яңа дәреслек кертү нияте бар. Минемчә, федераль исемлектә безнең 120 дәреслек булуы мөмкин. Башка төбәкләр дә бу дәреслекләрне куллана ала.


Искәндәр Гыйләҗев. Кулланудагы дәреслекләрнең сыйфаты һәм укыту методикалары татар баларын да, рус балаларын да канәгатьләндерми. Шулай булгач, яңа авторлар тарту кирәктер. Минемчә, рус балаларына һәм ана теленнән мәхрүм татар балаларына аны инглиз телен өйрәтү методикасы аша бирергә була.


Марат Фаттиев. Татар телен өйрәтү методикасының, әсбапларының камил булмавы турында мин элек-электән әйтеп килдем. Хәзер яңа Концепция нигезендә яңа дәреслекләр эшләү башланды. Безнең өчен киләчәктә бу уңайлык китерәчәк, дип ышанам.


 Сөмбел Таишева. Тел өйрәнү әдәбиятны  өйрәнү белән янәшә бара. Якын арада халык шагыйре Равил  абый Фәйзуллинның  «Әдипләр берлеге» дигән хезмәте дөнья күрәчәк. Татар әдәбиятының соңгы йөз еллык тарихын күздән кичергән һәм татар теле, әдәбияты дәреслекләреннән хәбәрдар кеше буларак, биредәге мәгариф хезмәткәрләренә аның фикерен ишетү кызыклы булыр иде.


Равил Фәйзуллин. Күп матди байлыкларга, әйтик, җир-суга, табигый казылма байлыкларга бик үк хуҗа булмасак та, безнең беркем тартып ала алмаслык бай рухи байлыгыбыз бар: ул меңъеллык әдәбият. Күрше-тирәдә яшәгән халыкларда юк андый байлык. Яшь буын телне белмәсә, ул тарих тузаны эчендә ятып калачак бит. Шулай итеп, бүген тел-әдәбият язмышын үз кулында тоткан җаваплы хезмәткәрләр, Такташ әйткәнчә, «ответработниклар», ерак бабаларыбызның амәнәтенә хыянәт итә булып чыга. Хәзер мәсьәлә беркайчан булмаганча кискен тора: йә без балаларыбызга, рус, инглиз телләре белән рәттән, ана телен, әдәбиятын өйрәтеп, аларны милли традицияләрдә тәрбияләрлек шартлар тудырып, милләтне саклап калабыз, йә, Россиядәге башка бик күп милләтләр кебек, бары этноска әйләнеп калабыз.


Тагын бер мәсьәлә. Бездә филология, тарих буенча фән кандидатлары, фән докторлары сан буенча буа буарлык. Әмма, берәр җитди эш башланса, бу өлкәдә чын мәгънәсендәге белгечләрнең бик аз икәнлеге ачыклана.  Егерме-егерме биш ел буе ана телен өйрәтүнең нәтиҗәле методикасы эшләнмәү, мәктәпләрдә «чит» авторларның дәреслекләрен кертмәскә тырышу шул хакта сөйли. Әле тагын бер аяныч хәл бар. Күп хезмәт салып, дөньяга чыгарылган китапларның күбесе уку йортларына барып җитми. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында яшь буында милләт белән  горурлану тудырырлык, тарих-мәдәният белән кызыксыну уятырлык күп кенә хезмәтләр әзерләнеп тора. Тик аларның тамчысы да мәктәпләр һәм башка уку йортларына барып керми. Мәсәлән, 7 томлы Татар тарихы белән шулай килеп чыкты. Хәзер тагын өр-яңа бер мисал китерәм. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты тарихының 8 томлы энциклопедия әзерли. Бүгенге көндә 3 томы басылып чыккан, әмма мин аны күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Язучылар да таба алмаслык булгач, кем өчен эшләнә ул? Иркен сатуда булсын иде шундый китаплар. Уку йортларының китапханәләренә барып ирешсен иде. Хакыйкатьне ачыклау, бәхәсләшү өчен мөмкинлек тудырырга кирәк.



Укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү


Илдар Мөхәммәтов. Концепциянең дүртенче юнәлеше – кадрлар  ресурсы булдыру. Мәгарифтә төп кеше – ул укытучы. Туган телдә белем бирүче укытучылар, замана таләпләренә туры китереп, яңа технологияларга ия булырдай итеп әзерләнмәсә, бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә кадрлар мәсьәләсе безнең өчен бик әһәмиятле. Моны хәл итү  өчен КФУ һәм Чаллы педагогика университеты белән бергә эшлибез. Әйбәт проектларыбыз да, килешүләребез дә бар. Укытучыларга тиешле методик ярдәм  күрсәтелеп барылачак. Бу эш белән  Мәгарифне үстерү институты шөгыльләнә.


Искәндәр Гыйләҗев. Мин кадрлар мәсьәләсе алай гына чишелмәс дип уйлыйм.  Бездә татар югары мәктәбе юк. Соңгы еллардагы кушу-бүлү, русчага күчерү тенденциясе дәвам итсә,  физика, химия, математика кебек төгәл фән укытучыларына кытлык туачак. Мәктәп директорларының сүзенә караганда, ул инде хәзер үк сизелә. Һичшиксез, якын киләчәктә  Милли югары мәктәп булдыруны күзалларга кирәк.


Илдар Мөхәммәтов. Татар теле укытучыларын әзерләүдә дә кыенлыклар бар. Мәсьәлән, бюджет урыннары кимү. Рус һәм татар балаларына тел өйрәтү- укыту методикалары аерым-аерым булырга тиеш. Алар әлегә студентларны укыту программаларында да тиешле дәрәҗәдә чагылыш тапмаган. Без бу мәсьәләне « Юл картасы» на керттек.


Төгәл фәннәр укытучыларын әзерләү мәсьәләсендә дә боз кузгалды. Педагогика юнәлешен сайлаган 200 студент Татарстан Президенты стипендиясе алачак. Аның айлык күләме – 15 мең сум. Шушы проект кысаларында милли мәктәп өчен математика, физика, химия, биология фәннәре буенча 50 укытучы әзерләнәчәк. Алар белән сөйләшү үткәрдек. Барысы да милли мәктәптә эшләү өчен ризалык белдерде. Бу студентлар башта гомуми программа буенча укып, өченче-дүртенче курсларда милли мәктәптә эшләү өчен модульләп белем алачаклар.


Башлангычта да эшли алырлык, урта мәктәптә дә татар телен һәм әдәбиятын бирә алырлык укытучылар әзерли башладык. Алар төрле укыту технологияләрен үзләштерә.


Сөмбел Таишева. Россиянең яңа мәгариф министры  Ольга Васильева астрономия, сызым фәннәрен укыту кирәклегенә басым ясады. Хәзер җәмәгатьчелек ул үзгәреш татар теле урынына булмасмы икән, дип борчыла.


Илдар Мөхәммәтов. Астрономия фәнен хәзерге көндә дә укытырга мөмкин, аңа чик куелмаган. Укыту программасының 60 проценты үзгәрешсез һәм 40 проценты үзгәртергә мөмкин булган  өлешләр, ягъни компонентлардан тора. Бүгенге көндә татар теле дәресләре программаның үзгәрешсез (инваринат) өлешенә кергән. Бер мәктәп тә татар теле дәресләрен кыскарта алмый.



Омтылыш


 


Сөмбел Таишева. Милли мәгарифне үстерүдә иң җитмәгәне  ул –  моның өчен  мотивация булмау,  ягъни яшь буынга аның кирәклеген төшендерә алмау.


Искәндәр Гыйләҗев. Татар теле – дәүләт теле, без бөтенебез дә белергә тиеш дип кенә баланы мәҗбүриләп булмый.  Минемчә, полилингвизмның, яки берничә телне белүнең файдасын аңлатырга кирәк. Кимендә ике тел белү интеллектуаль яктан файдалырак икәнен халыкка күрсәтергә кирәк. Чит илләрдә полилингвизм бик популяр.


Марат Фәттиев. Безнең гимназиягә төрле милләт балалары килә, хәтта башка регионнардан килеп укучылар бар. Җиденче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр алар инде дүрт телдә, шул исәптән татар телендә, иркен аралашу дәрәҗәсендә әзерлек ала. Адәм баласы бер чит телне өйрәнсә, икенчесен җиңел үзләштерә.


Разил Вәлиев. Төрле дәрәҗәдәге вазифаларны биләүчеләрнең барысына да ике тел белүне мәҗбүр итеп куймасак та, Дәүләт һәм муниципаль хезмәттә утыручылар алдында икенче дәүләт телен үзләштерү таләбе һичшиксез торырга тиеш. Мәсьәлә шулай куелса, бу иң көчле мотивация булачак.


Марат Лотфуллин. Заманча мәгариф полилингвистик булырга тиешлеген Европа мисалы раслап тора. Көнчыгыш Европаның элеккеге социалистик илләре, Балтыйк буе дәүләтләре, хәтта Украина мисалы телне кысрыклауның нинди нәтиҗәләргә китерүен ачык күрсәтә. Хәзер Россиядә яшәүчеләр өчен дә  башкалар белән аралашу, читтә уку-эшләү мөмкинлеге зурайды. Әгәр милли мәктәпләр балаларга чит илләрдәге уку йортларына барып керерлек белем бирә алсалар, ата-ана баласын анда бирергә бик теләп  риза булачак.


Атаклы педагоглар фикере буенча һәр бала мәҗбүри  рәвештә туган телдә белем алырга тиеш. Тел саклау өстендә татарлар гына эшләми, бөтен дөнья  моның белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Сингапурда туган телдә уку мәҗбүри. Анда туган телдә имтихан бирмәсәң, югары сыйныфка күчеп булмый. Бөтендөнья кануннары нигезендә, туган тел компетенциясе, ягъни аның өстенлекле хокукы – иң зур компетенция, һәм ул бездә дә мәҗбүри булырга тиеш. Моны Татарстан үзе генә эшли алмый. Россия федераль органнары белән,  бердәм кануннарга таянып эшләү сорала.


Россия Конституциясе нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә татар телен белүне мәҗбүри куеп булмый, нәкъ рус телен белү мәҗбүри дип куелмаган кебек үк. Әмма анда белем тәлабе куелган. Рус телен белмәсәң, аттестат та, диплом да алып булмый. Шуның өчен, мәктәптән үк татар телендә имтихан бирү көн тәртибенә килеп баса. Бу зур яңалык түгел. СССР да иң беренче мәртәбә туган телдә мәҗбүри белем бирү 1920 нче елларда кертелгән. Уку телен сайлап алу принцибы 1937 елда гына пәйда була. Архивларда бу документлар бар. Мәсьәләне хәл иткәндә, читләтеп булса да, аларга да таянырга була.


Илнар Һидиятов. Казанда киләчәк өчен  милли кадрлар әзерләү белән ике лицей, бер гимназия шөгыльләнә.  Алар – төгәл фәннәргә басым ясап һәм укытуда инновацияле алымнарга таянып эш итүче белем йортлары. Боларның,  яшь буынны милли гореф-гадәтләр, ана телендә тәрбияләүдән тыш, тагын бер өстенлеге бар. Ул мәктәпләр  төрле олимпиадаларда җиңүче укучыларның күплеге,  БДИ күрсәткечләре югары булу белән аерылып тора. Шуның өстенә аларны тәмамлаучылар дүрт телдә  камил сөйләшә.  Болар ата-аналарны тагын кайсы яклары белән кызыктыра, дигән сорау куйсак, моңа җавап анык. Аларны, балаларның татар телен белүеннән тыш, әлеге гимназияләрдә фәнни юнәлешләрне үстерерлек, укучыларның сәләтләрен ачарлык көчле педагогик коллективлар тупланган булуы да җәлеп итә.  Милли мәктәпнең асылын нәкъ менә югарыда саналган өстенлекләр тәшкил итсә, анда балалар җыю кыенлыгы булмаячак. Һич икеләнмичә әйтә алам: татар теленә генә басым ясап, мәктәпне үстереп тә, анда талантлы балаларны җәлеп итеп тә булмый. Ата-аналар, милли нигездән бигрәк, фән, техника, алдынгы инновацион юнәлешләренә басым ясый. Бу – замана таләбе.


Сөмбел Таишева. Димәк, көчле милли кадрлар көндәш мәктәпләрдән бер башка югарырак күтәрелгән уку йортларында гына әзерләнә ала. Шул чакта гына аларның милли булуы, кимчелек булудан туктап,  өстенлеккә әвереләчәк.


Илнар Һидиятов. Милли мәгарифне үстерү омтылышы татар телен укытуны көчәйтү  белән генә чикләнмәячәк. Балалар телгә тартылсын өчен, төрле кызыксындыру чаралары кулланылачак, фәнни тикшеренүләр дә алып барылачак. Болар барысы да Концепцияне тормышка ашыруның  юл картасында билгеләнгән.


Әлбәттә, милли мәгарифне үстерү Мәгариф һәм фән министрлыгының гына бурычы түгел. Язучыларда, сәнгатькәрләрдә, фәнни хезмәткәрләрдә – зыялыларда  һәм, тулаем, халыкта кызыксыну уянса гына, Концепциянең максаты тулысынча тормышка ашачак.


Рифат КАЮМОВ әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез! Барлык язылган материал белән танышып чыктым.. Бик әйбәт һәм дөрес сүзләр язылган. Татар теленнән БДИны кертү дә бик начар әйбер дип әйтә алмыйм, ләкин биремнәрне әзерләгәндә безнең күз алдыбызда бала булырга тиеш. Без, башка милләт баласын татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, баланы татар телен өйрәткәндә, кызыксындырып өйрәтә белергә тиеш, надоел Ваш татарский, дигән сүзләрне ишетәсе авыр, һәм өстәмә балалар да бертөрле түгел. Автор: Альмира Ибрагимова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ