Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгарифне үстерү Концепциясенең нигезе - милли мәгариф торышына җентекле анализ бирү - Э.Фәттахов

Татарстан Республикасында ике теллелекне саклау һәм үстерү, уку йортларында ана телендә белем һәм тәрбия бирү, татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрү төп эш юнәлешенең...

Татарстан Республикасында ике теллелекне саклау һәм үстерү, уку йортларында ана телендә белем һәм тәрбия бирү, татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәтүнең сыйфатын күтәрү төп эш юнәлешенең берсе булып кала. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмәдә белдерде.


Алга таба милли мәгарифнең үсеш перспективаларын билгеләү максатыннан,  2030 нчы елга кадәр “Милли мәгарифне үстерү Концепциясе” проекты эшләнде.


Концепциянең нигезе - милли мәгариф торышына җентекле анализ бирү, системаны  заманча фәнни нигезгә кору, әлеге проблематика белән тирәнтен шөгыльләнүче фәнни үзәк булдыру. Бу юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыруга «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы зур этәргеч ясады.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.


Әлеге темага:


ГАТИНА Р. Безгә нинди Концепция кирәк?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ