Милли мәктәп нинди булырга тиеш?
Рәфис ШӘЙМӘРДАНОВ,Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы«Россия Федерациясенең милли мәгариф доктринасы»нда буыннан-буынга тарихи күчә бару, телләргә хөрмәт белән...
Рәфис ШӘЙМӘРДАНОВ,
Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы
«Россия Федерациясенең милли мәгариф доктринасы»нда буыннан-буынга тарихи күчә бару, телләргә хөрмәт белән карау, милли мәдәниятләрне саклау, тарату һәм үстерү, Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге әйтелгән. Милли мәктәпләрне үстерү – бу сәясәтне тормышка ашыруның мөмкин булган бер юлы.
Россиядә соңгы тапкыр халык санын алу мәгълүматларына күз салсак, 194 этнос белән этник төркем булуын белербез, һәм алар барысы да теге яки бу күләмдә илебез мәгариф системасында үз урынын били. Шулай булуга да карамастан, Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законында «милли мәктәп» төшенчәсе юк. Законда чагылыш тапмаган төшенчә гамәли рәвештә ничек яши алсын икән?
Нобель премиясе лауреаты, Австрия галиме К.Лоренц традицияләрдән аерылуны «хәзерге кешелек дөньясының ярлыкау мөмкин булмаслык гөнаһы» дип атады. Бу бәяне бүгенге мәгариф системасына карата куллансак, ул күп кенә бөек шәхесләрнең тормыш һәм иҗат биографияләре, мөһим тарихи вакыйгалар, күренекле Россия язучыларының классик әсәрләре «сызылып ташланган» дәреслекләргә нигезләнгән белем бирү эчтәлеген чагылдыра кебек.
Һәр халыкның шәхесне күзаллавында үз идеалы бар, һәм милли тәрбия өлкәсендә ул шуңа омтыла да. Тәрбияләү – димәк, кешегә билгеле бер рухи сыйфатларны «кертеп урнаштыру». Моны ничек тормышка ашырырга, шәхеснең аңына ничек сеңдерергә? Милли рухта тәрбияләү – димәк, кеше аңына теге яки бу халыкка хас булган рухи, дини һәм хәтта физик сыйфатларны да сеңдерү ул. Аннары, тәрбия теге яки бу халык яшәгән дини һәм дәүләти кысаларда алып барылырга тиеш. Тәрбияләү бу халыкның тарихына, холкы-асылына һәм әлеге халыкка хас үзенчәлекләргә туры китереп алып барылырга тиеш.
Бүген Россия мәгарифендә алып барылган вәзгыятьне, бер сүз белән әйткәндә, бөтен мәгариф системасын «миллисезләндерү» дип атарга мөмкин булыр иде. Шуңа да карамастан, федерация киңлекләрендәге милли-мәдәни мөхтәриятләрнең (оешмаларның) мәгарифнең югары таләпләренә – стандартларына җавап бирердәй һәм милли ихтыяҗларны истә тоткан балалар бакчалары, мәктәпләр булдыру юнәлешендә тукталмыйча эш алып баруын ассызыклап үтәргә кирәк. Соңгы елларда гына да Россиянең төрле төбәкләрендә гомуми белем бирә һәм якшәмбе көнне генә эшли торган татар, башкорт, чуваш, немец, мари, украин мәктәпләре күпләп ачылды. Мондый шартларда заман рухындагы рус милли мәктәбен булдыру рус халкы алдына да мөһим бурыч булып килеп басты.
Хәзер «милли мәктәп» төшенчәсе дә бик гади генә күз алдына китерелә кебек. Әгәр мәктәп баланың ана телен предмет буларак укыта икән, кайбер җитәкчеләр моны милли мәктәп була дип саный. Асылда, нинди мәктәпне милли мәктәп дип атап була соң? Безнеңчә, мәктәп милли булсын өчен, биш мөһим шартның үтәлүе мәҗбүри.
Балада милли үзаң формалаштыру милли мәктәпнең төп тәрбия максаты булырга тиеш. Бу – беренче шарт. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, мәктәп барлык укытылырга тиешле предметларны баланың туган (ана) телендә укытырга тиеш. Бусы – икенче шарт. Өченче шарт – ана теле дә укыту предметы буларак укытылырга тиеш. Дүртенче шарт – тәрбия процессының шулай ук баланың ана телендә алып барылуы. Һәм бишенче шарт – тәрбия процессының бу милләтнең педагогикасы җирлегендә алып барылуы яки тәрбиянең халыкчанлыгын тәэмин итү.
Яшәп килгән милли мәктәпләр арасында кайсылырының бу таләпләргә туры килүен яки килмәвен тикшереп карасак, бик аяныч хәл күрербез. Милли мәктәп дип аталган урта белем бирә торган мәгариф оешмалары асылда «милли компонентлы мәгариф учреждениеләре» дип йөртелә. Һәм әлеге белем бирү оешмаларында, ана телен өйрәнүдән кала, башка милли компонентлар юк дәрәҗәсендә. Бу очракта мондый уку йорты балада ничек итеп милли үзаң формалаштыра алыр икән? Инде шунысын да искәртергә кирәк: хәзер балалар һәм әти-әниләр бертавыштан: «Безгә ана телен өйрәнү кирәк түгел», – дип баралар. Алар, бәлкем, хаклыдыр да. Ни дисәң дә, тормышта телне куллануга ихтыяҗ булу кирәк. Мәсәлән, без алдарак сүз алып барачак хант телен өйрәнеп, бала аны кайда куллана алачак соң? Әгәр дә өйдә ана телендә аралашсалар, фәкать өйдә генә. Ана телендә аралашмасалар, өйдә дә кирәге юк. Ягъни тел эш кәгазләрендә, көндәлек матбугатта, телевидение һәм радиода, тәрбияви һәм иҗтимагый оешмаларда, эштә, өйдә, урамда –беркайда да кулланылмый. Телне яраткан хәлдә дә, аны белгән очракта да, ул кулланылмый икән, аңа үләргә генә кала. Ул сакланмый, баетылмый, үстерелми...
Хәзер хант һәм манси телләренең язмышы турында берничә сүз. Безнең округта хант һәм манси җирле халыклары өчен милли компонентлы 37 белем бирү оешмасы эшләп килә. Чынлап та, алар – милли компонентлы, ягъни бер компонентлы. Аларда фәкать хант яки манси телләре предмет буларак укытыла. Укытыла дип әйткәндә, атнага ике сәгать тел өйрәнүне күз алдында тотабыз. Кайбер мәгариф оешмаларында хант һәм манси телләрен өйрәнү факультатив дәрес итеп куелган. Әлеге белем бирү оешмаларында уку елы дәвамында милли бәйрәмнәрдән «Боланчылар бәйрәме», «Балыкчылар бәйрәме», «Карга бәйрәме», «Аю уеннары» да үткәрелә, билгеле.
Инде Ханты-Манси автономияле округында яшәүче милләттәшләребез тормышына күз салыйк. Бүген округта миллион ярым кеше яши. Шуларның 12 процентын без – татарлар тәшкил итәбез. Бу – 200 мең мең кеше дигән сүз. Әмма безнең милли мәктәпнең торышы, хант һәм мансилар белән чагыштырсак, тагын да начар хәлдә икәнен күрербез. Округыбызда бер генә татар мәктәбе дә юк. Бу – җирле һәм округ хакимиятенең шундый сәясәт алып бару нәтиҗәсе. Ә бит округта 130 га якын милләт вәкиле яши. Әгәр барысы да милли мәктәп сорый башласа, нишләргә? Моны алар күз алдына китерергә дә куркалар. Шулай булгач, татарларның милли мәктәп соравы безне алар каршында беренче дошман ясый. Бу – асылда шулай да. Чөнки округта башка милләт вәкилләренең округта бу таләпне куйганнарын ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады.
Округта алтмышка якын, шул исәптән татар, башкорт, казах, украин, немец, чуваш, азәрбайҗан һ.б. милли-мәдәни мөхтәриятләр эшләп килә. Әлеге оешмаларның кайберләрендә якшәмбе мәктәпләре бар. Татарларның якшәмбе мәктәбе быел алтынчы уку елын башлап җибәрде. Анда ике төркем эшләп килә. Бер төркемгә мәктәп яшендәге балалар йөрсә, икенче төркемдә өлкән яшьтәге милләттәшләребез шөгыльләнә. Сургут шәһәрендә 40 меңләп татар яши. Шуларның сабый балалардан алып мәктәп яшендәгеләре барысы бергә 10 меңгә якын баланы тәшкил итә. Инде уйлап карыйк: бер Сургутта гына да менә шуның кадәр баланы ана теленнән, татар милләте тарихыннан, мәдәниятеннән, гореф-гадәтләреннән, бәйрәмнәреннән мәхрүм итәбез. Бу җинаять түгелме?! Болар кем баласы булып үсәчәк? Билгеле ки, болар татар милләте баласы булмый, болар манкорт, рус телле татарлар, ә асылда бу балалар киләчәктә бөтен барлыклары белән «рус» кешесенә әверләчәк. Русча сөйләшәләр, аралашалар, яшиләр, үләләр, русча җеназа чыгалар һәм русча күмәләр. Бу адәм балалары өчен «татарлык» менә шулай русча яшәүдән гыйбарәт.
Инде йомгак ясап шуны гына әйтергә кала: Россиядә милли мәктәпне саклап калу – милләтеңне саклауга тиң булган иң җитди мәсьәлә. Һәм аны хәл итү өчен, җитди карарлар кабул ителергә тиеш!
2015 елның октябрь санында чыккан башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.
Комментарийлар