Мин гаепле идемме?

Фоат Садриев,
Татарстанның халык язучысы

Мәктәп чорыннан хәтердә калган мизгелләрнең һәркайсы кадерле, истәлекле  инде бүген. Нишлисең бит, беренче сыйныфтан алып мин гел тәртип бозучылар исемлегендә булдым. (Шул ук вакытта гел «биш»ле билгесенә укучылар рәтендә дә идем.) Туктаусыз күңел ачарга яраттым. Миңа нинди дә булса кызык китереп чыгару ошый иде. Ул кызыкларны чыгара-чыгара, үзем бервакыт трагедиягә дә тарыдым.

фоат садриев

…Тугызынчы сыйныфта укыйбыз. Борынга «ис кергән» чак. Нишләптер бер чорда, эпидемия кебек, кызлар белән егетләр арасында шаярышу, чеметешү китте. Беркөнне озын тәнәфестә күрше сыйныфтагы бер кыз мине чеметте дә качты. Мин моны куган арада, дәрескә кыңгырау шылтырады. Кердем. Аларның сыйныфы безнең сыйныф аша йөри. Ике арада – ишек. Безнең сыйныфка әле укытучы кермәгән, ә алар сыйныфында инде дәрес бара. Теге кызның (исемен хәтерләмим) ишек янындагы партада утырганын беләм. Әгәр, мин әйтәм, кулны үрелеп тыгып, тегенең беләген чеметеп алсам, начар булмас иде бит. Шушы уй мине дәртләндерде, ишекне әз генә кыстым да, кулымны сузып, тегенең беләген умырып алдым. Җавап юк… Кыз бит кулга китереп сугарга тиеш иде – сукмады. Авыртуыннан айный алмагандыр, бичара, дип, тешләремне кысып, тагын бер мәртәбә чеметеп алдым мин моны. Һаман кулга сукмый. Өченче мәртәбә чеметергә җыенганда, беләгенә сәгать тагылган нечкә генә кул ишек тоткасына күтәрелмәсенме?! Ул кул ишекне тартып ябып та куйды, һәм мин шул мизгелдә «кыз»ның завуч Прасковья Петровна икәнен аңлап алдым. Ул, дәрескә кереп, теге кызның урынына утырган булган ләбаса! Башларым әйләнеп китте. Көләргәме монда, еларгамы? Тыела алмый көлә башладым. Ник көләсең, диләр. Мин сөйләп бирдем. Башкалар да кушылып көлә башлады. Ярар, укытучы керде, дәрес башланды. Минем эчтә ут. Ни булып бетәр бу? Элек тә кисәтүләрем күп иде. Ике сәгатьтән соң Прасковья Петровна дәресе – геометрия булачак. Нишләргә?! Прасковья Петровна, дәресне аңлатканда, сораулар бирә. Беркем дә кул күтәрми, мин күтәрәм, ләкин миннән җавап бирдерми.

Дәресләр тәмамлангач, безнең сыйныфка барлык укытучылар җыелышып керделәр. Сыйныфта чебен очкан тавыш та юк. Мине чыгарып бастырдылар.

– Садриев, сөйлә, – ди сыйныф җитәкчебез Вера Максимовна.

Ни сөйлим? Ничек сөйлим? Башымны иеп басып торам. Шуннан соң сыйныф  старостасы Зина Хрисанованы бастырдылар. Бик күп «кыстагач», ул, ниһаять: «Он ущипнул Прасковью Петровну», – дип әйтә алды. Шуны әйтүгә, укытучылар, күрәсең, нәрсә булганын белмәгән булганнардыр, кайсы авызын, кайсы йөзен каплап көләргә тотынды. Немец теле укытучысы Петр Афанасьевич, укытучыларның ник көлешкәнен аңышып бетмичә:

– Әнә, карагыз әле, ул бит маймыл бе­лән бер, без аның тәртибен тикшергәндә дә, нидер кыланып кеше көлдерә, – диде.
Нык тиргәделәр мине. Аттестат бирмәячәкбез, «кәҗә билеты» белән чыгып китәчәксең, диделәр.

Мин урта мәктәпне яхшы гына тәмамладым. Кулымны кысып, матур теләкләр әйтеп, өлгергәнлек аттестатын тапшырдылар. Әмма бүген дә уйланам: мин гаепле идемме соң?

2015 елның октябрь санында чыккан башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.

Добавить комментарий