Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мин сине яратам, Миләүшә...”

Без сыйныфта ике Миләүшә идек. Адашым төскә-биткә дә миннән чибәррәк, уку отличнигы иде. Ихтимал, сыйныфыбыз егетләренең күбесе аңа битараф булмаганнардыр.Кышкы көннәрнең берсе иде. Класс бүлмәсе шау-...

Без сыйныфта ике Миләүшә идек. Адашым төскә-биткә дә миннән чибәррәк, уку отличнигы иде. Ихтимал, сыйныфыбыз егетләренең күбесе аңа битараф булмаганнардыр.


Кышкы көннәрнең берсе иде. Класс бүлмәсе шау-гөр килеп тора. Дәрескә звонок булгач, Җәлил исемле бер шук егетебез өстәл астына кереп утырды. Биология-химия кабинетында укыганлыктан, классыбызда ике зур яшел өстәл тора иде. Укытучы дәрескә бик тиз керде, Җәлил, өстәл астыннан чыга алмый, шунда утырып калды. География дәресе иде. Безнең иң яраткан дәресләребезнең берсе. Укытучы Илсөя апабыз аны шулкадәрле мавыктыргыч итеп үткәрә. Сыйныфыбыздагы һәр укучы картаны яттан белә, теләсә кайсы илне минут эчендә табып күрсәтә ала иде.


Укытучы дәресне башлап җибәрде. Ләкин дәрестә безнең гамь юк, өстәл астындагы Җәлил генә кызыксындыра безне. Укытучы апабыз да аның юклыгын тиз генә абайламады, чөнки без класста 35әү идек. Дәреснең ничәдер минуты үтеп тә китте. Беренче партада утыручы Рәдис (күптән мәрхүм инде) боргалана башлады, аның башына ниндидер фикер килгән, шуны тормышка ашырмакчы була. Менә ул бер кәгазь кисәге ертып алды да миңа төртә. «Мин сине яратам, Миләүшә» дип кенә язып бир әле», – ди. Мин язудан баш тартам. Ул шулкадәр ашыга, нәрсәгә икәнлеген дә аңлатып тормый. Ә икенче Миләүшә берничә парта арттарак утыра. Бик теләсә дә, аңа яздыра алмый. Мин язмагач, үзе кәгазь кисәгенә нидер сызгалады да өстәл ярыгыннан Җәлилгә төшермәкче булды. Менә шул вакытта инде Рәдисебез тотылды, өстәл астындагы Җәлил дә чыгарылды. Рәдис кулындагы кәгазь кисәге укытучы кулына күчте.


Дәрес бетүгә, класска укытучылар кереп тулды. Класс җыелышы башланды. Безне, ике Миләүшәне, бастырып куйдылар. Ничек кенә аклансак та, кәгазьне Рәдис язганны ничек кенә итеп әйтеп карасак та, безгә ышанмады укытучыларыбыз. Бу вакыйганың иң гаепле кешеләре булып ике Миләүшә торып калды ул вакытта. Өстәл астына качкан Җәлилне дә, хат язып утырган Рәдисне дә безгә караганда азрак ачуландылар сыман.


...Бу вакыйга инде тәмам онытылган иде. Укытучыларга да үпкә саклап йөрмәдек без. Үзем дә инде күп еллардан бирле укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Быел XI сыйныфны сыйныфташым Җәлилнең Миләүшә исемле кызы тәмамлый. Шул кыз баланы күргән саен, классташларымның шуклыклары бүгенгедәй булып күз алдына килеп баса.


Миләүшә ЗАРИПОВА,


Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ