Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем гаиләдә булмас, димәгез…

Дүрт ел элек кечкенә генә китап дөнья күрә. «Без, әти-әниләр өчен китапчык» («Книжка для нас – родителей») дип атала ул. «Ышаныч» («Доверие») балалар һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзә...

Дүрт ел элек кечкенә генә китап дөнья күрә. «Без, әти-әниләр өчен китапчык» («Книжка для нас – родителей») дип атала ул. «Ышаныч» («Доверие») балалар һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әзерләгән, наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган бу китапчыкта әти-әниләрне борчыган күп четерекле сорауларга җавап бар.


Китапның авторлары – педагог-психологлар Наталья САБИРОВА һәм Галина АНАНЬЕВА наркотиклар турында сөйләми. Алар бүген һәр әти-әнинең үз баласы өчен нәрсә эшли алуын, бала белән нәрсә турында һәм ничек сөйләшергә кирәклеген, сөйләшүдән тыш ниләр эшләп булуын, ничек бәйсез булып калуны өйрәтү серләрен, аңа ничек үрнәк күрсәтергә, баланың ялгыш юлга кереп баруын сизгән очракта, ничек ярдәм итәргә икәнлеген яза. Бүген сезгә әлеге китапчыктан өзекләр тәкъдим итәбез.


КИТАП


Бала белән әңгәмәне ничек башларга?
Баланы каршыгызга утыртып, аңа наркотиклар турында лекция укудан сак булыгыз. Болай каршылык хисе генә уятырга мөмкин. Берничә куркыныч вакыйга турында сөйләүнең дә файда китерүе икеле. Бала әле кыенлыклар белән очрашмаган кешеләрне белә икән, сез сөйләгәннәргә ышанмаячак. Үсмер наркотиклар турында әңгәмәне үзе башлап, кызыксынган сорауларын бирсә – иң яхшысы. Ә мондый хәл булмаса?
Чынлыкта, наркотиклар куллануга кагылышлы төрле темаларга сүз башлау өчен әллә ни кирәкми. Моны балагыз белән бергәләп кино, телетапшыру караганда, сыра, тәмәке яки алкоголь рекламасын күргәндә, кафеда тәмәке тартмаучылар өчен махсус бүлмә сайлаганда, балагызның яшьтәшләрен сыра шешәсе тотып торуын күргәндә һәм башка күп шундый очракларда да эшли аласыз. Шул чакта балагыз белән түбәндәге темаларга сөйләшергә тырышыгыз:
• кешенең наркотиклар куллана башлавы кем өчен отышлы;
• наркотиклар белән бәйләнгән танышларыгыз мисалы;
• кешенең, наркотиклар зыяны турында белгән килеш тә, ни өчен аларны куллануын дәвам итүе һ.б.


Наркотиклар турында ничек сөйләшергә?
Еш кына сезнең ничек сөйләшүегез нәрсә турында сөйләшүгә караганда мөһимрәк. Балага үз фикерегезне ачык итеп аңлатыгыз. Шул ук вакытта ул үзенең шәхси фикере булырга мөмкинлеген дә төшенсен. Балагызның карашы белән килешмәсәгез дә, бу фикернең нәрсәгә нигезләнүен белгән очракта гына, аны үзгәртә алачаксыз. Үз белемегезне балагызга да тапшырырга теләү табигый. Ләкин иң элек үсмерне ниләр борчуы турында белергә кирәк. Бары шул очракта гына сез аңа кирәкле белем бирә алырсыз.
Сорау биргәч, тыңлый да белегез! Балагызның фикерен җөмләне «Ничек? Нәрсә? Кайчан? Кайда? Ни рәвешле?» кебек сораулардан башлаган очракта белә аласыз. Балагыз сөйләгәндә аны бүлдермәгез. Аңа таба борылып, күзенә карап тыңлагыз. Ишетүегезне белдереп, баш селкү дә комачауламас. «Син шуны әйтергә телисеңме?..» дип балагыздан кабатлап сорарга да иренмәгез. Иң мөһиме – сүзләр артында нинди хисләр яшеренгәнен аңлау.


Килешү төзегез!
Балагыз ни өчен наркотик матдәләр кулланырга ярамаганлыгын аңлагач, аның белән килешү төзергә тәкъдим итегез. Килешү исә мондый булырга тиеш: беркайчан да, бернинди дә наркотиклар кулланмаска. Бу кагыйдә һәрвакыт һәм һәркайда үтәлергә тиеш. Килешү бозылган очракта нәрсә буласы турында да сөйләшегез. Әгәр балагыз кагыйдә бозган икән, һичшиксез, моның өчен җәзасын да алырга тиеш. Җәза килешүдә каралганнан кырысрак булса, икенче юлы үсмер бу хакта сезгә белгертмәскә генә тырышачак.
Килешү вакытында үз өстегезгә дә җаваплылык алыгыз. Әйтик, сез тәмәке тартасыз, ди. Балагыз алдында тартмаска сүз бирегез. Вәгъдәгезне бозган очракта, әлбәттә, үзегез дә җәзага тартылырга тиеш буласыз. Бу хакта да алдан сөйләшеп куегыз.


Килешү бозылса…
Бала килешүне бозган очракта, безнең ачу киләчәк, аны күралмас дәрәҗәгә җитәргә дә мөмкинбез. Эчтән «кайнап», тыштан яхшы булырга тырышканда без икейөзлеләнәбез. Үз хисләрегезне тыныч кына җиткерә белергә өйрәнегез.
Ачу килгәндә бу хакта әйтергә кирәк. Ниләр кичерүегез турында сөйләп, сез балагызны да үз эченә бикләнмәскә өйрәтәсез.


«Юк» дияргә өйрәтегез
Әгәр бала олылар кушканны гына үтәргә күнеккән икән, кайчан да булса аңа үзеннән өлкәнрәк кеше тәкъдим иткән әйбердән баш тарту авыр булачак. Бала «юк» дип тә әйтә белергә тиеш. Балагызга моны төрлечә әйтеп булганын аңлатыгыз.
• Гади генә: «Юк, рәхмәт»;
• үз фикерең белән: «Юк, наркотик – минем өчен түгел»;
• сәбәп белән: «Юк, миңа бүген контроль эшкә әзерләнергә кирәк»;
• кире тәкъдим белән: «Юк, әйдә футбол уйныйбыз!»


Үз балагызны аңларга өйрәнү, гаиләдә туган кыенлыкларны хәл итү өчен белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз:


*Балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен ышаныч телефоны –
571-35-71 яки 8 800 2000 122 (тәүлек буе, бушлай)
*«Доверие» («Ышаныч») комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары белән очрашуга язылырга – 571-15-80 (Годовиков ур., 14), 512-43-80 (Коләхмәтов ур., 21), 522-51-81 (Чуйков ур., 79а).


Баланың наркотиклар куллануын белгән очракта, түбәндәге хезмәтләр ярдәмгә киләчәк:


*Татарстанның үсмерләр буенча баш наркологы Степан Матвеевич Криницкий –
тел: 272-35-43;
*наркомания һәм ВИЧ мәсьәләләре
буенча ышаныч телефоны –
555-13-04 (9.00-23.00 сәг.);
*«Доверие» («Ышаныч») комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бәйлелек мәсьәләләре буенча белгече –
тел: 571-15-80;
*Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе ышаныч телефоны – 273-43-45.


Китапның тулы варианты белән интернетта www.ufskn.tatarstan.ru/rus/metodmaterial.htm/knigit.htm сылтамасы аша танышырга мөмкин.


Язма Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ