Логотип Магариф уку
Цитата:

Минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы бертигез булачак

Россиянең Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын бертигез итәргә булды. Россиянең хезмәт министрлыгы программаны 3 ел эчендә тормышка ашырыга уйлый, дип белдергән Россиянең Хезмәт...

Россиянең Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын бертигез итәргә булды. Россиянең хезмәт министрлыгы программаны 3 ел эчендә тормышка ашырыга уйлый, дип белдергән Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.


"Берничә ел, бәлки өч яисә берникадәр күбрәк вакыт эчендә без бу программаны тормышка ашыра алабыз”, – дип хәбәр иткән Топилин Федерация Советының “Хөкүмәт сәгате”ндәге чыгышында.


Ул минималь хезмәт хакы күләме төбәгенә карап билгеләнелергә тиеш дип искәрткән. Әгәр дә яшәү минимумы уртачадан түбәнрәк булган төбәкләрдә минималь хезмәт хакы шундый ук югарылыкта билгеләнсә, аларда хезмәт хакына югары таләпләр куелачак, көндәшлеккә урын калмаячак, дип белдергән иде ул моңа кадәр.


2016 елның 7 декабрендә Россия Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен 2017 елның 1 июленнән 7800 сумга күтәрү турында закон кабул иткән иде. Хәзерге вакытта ул 7500 сум тәшкил итә. Закон проекты буенча, минималь хезмәт хакы 2017 елның июленнән 4 процентка артачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ