Логотип Магариф уку
Цитата:

Монда туып, монда укып, читкә таралганнар Татарстанга ярдәм итәргә әзер

Герман-Россия институтында «Талантлар ачу» дип исемләнгән IV Республика форумы уза. Әлеге чарага республикадан читтә яшәүче талантлы яшьләр җыелып, бүгенге көндә үзләре яшәгән төбәк, ил һәм Татарстан...

Герман-Россия институтында «Талантлар ачу» дип исемләнгән IV Республика форумы уза. Әлеге чарага республикадан читтә яшәүче талантлы яшьләр җыелып, бүгенге көндә үзләре яшәгән төбәк, ил һәм Татарстан арасында ничегрәк хезмәттәшлек күперләре төзергә  була, шул турыда фикер алыштылар.


Форум кысаларында яшь талантлар Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Тимерхан улы Борханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Михайлович Терентьев белән очраштылар.


Яшь ватандашлар арасында Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, Германия, Англия, Кытай, Төркия, Америка һәм башка илләрдән әлеге чарага кайтучылар да бар иде. Аларның күбесе республикада туып, монда белем алып, тагын да зуррак мөмкинлекләр артыннан читкә таралган. Һәрбер спикерның чыгышында читтә яшәү дә, эшләү дә күпме генә рәхәт булса да, Татарстанга хезмәт итәргә зур теләк булуы яңгырады. Читтә яшәүче яшьләрдән татар телен өйрәнү, милли белем бирүдә заманча алымнарны файдалану кебек фикерләрне ишетү аерата куанычлы булды.


Ленар Мөхәммәдиев Балтач районында туып-үсеп, татар мәктәбендә белем алган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә Американың Питтсбург шәһәрендә IT-инженер булып эшли.


“Америкадагы татар җәмгыяте тормышында мин бик актив катнашам, - дип башлады ул сүзен. - АКШ һәм Канаданың татар яшьләрен берләштергән “Кардәшлек” оешмасын эшләтеп җибәрүдә дә башлап йөрүчеләрдән булдым. Без анда интеллектуаль очрашулардан алып концерт һәм сабантуйларга кадәр үткәрәбез. Татар мәдәнияты турында мәгълүмат таратабыз, күргәзмәләр оештырабыз, бер-беребезгә килеп туган проблемаларны чишәргә ярдәм итәбез. Мин үзем авыл мәктәбендә татарча белем алып чыктым. Соңгы арада татарча укысаң зур уңышларга ирешә алмыйсың дигән сүзләр яңгырый. Үземнең мисалымда исбат итеп әйтәм. Бу дөрес түгел. Мин үзем өч телне дә камил беләм. Татарстанда татар-инглиз мәктәпләре ачу мөмкинме, шуны сорыйсым килә. Башка илләрдә яшәүче күп кенә татарлар белән аралашып яшим. Аларның туган телләрен онытасылары килми, ә киресенчә тагын да камилрәк беләселәре килә. Ләкин моның өчен мөмкинлекләр бик аз. Шул ук “Ана теле” онлайн-мәктәбенә язылу да бик четрекле, чөнки анда лицензия  чикләнгән.”


Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борханов, белемне нинди телдә алу ул хатле әһәмиятле түгел, әгәр дә син тырышмыйсың, укымыйсың икән үзеңнең булдыксызлыгыңа сәбәп кенә эзлисең, диде. Ул шулай да Ленар Мөхәммәдиевкә һәм башка чыгыш ясаучыларга теләк, тәкъдимнәрен проект итеп формалаштырып, мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрергә кушты.


Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев Милли мәгариф институты ачуның бүгенге көндә берничә варианты каралуын әйтеп узды. Әлеге мәгариф йортын булдыру турында республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгатендә ассызыклаган иде. “Бу мәсьәлә бүген һәръяклап өйрәнелә, төрле концепцияләр карала, фикерләр, тәкъдимнәр анализлана,” - диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары. Ул шулай ук татар, рус, инглиз телләрен камил үзләштерү бүгенге заманның тәлабы һәм стандарты, без шуңа ирешергә омтылырга тиеш, диде.


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ