Монтессори: балага тулы ирек!

Мария Монтессори педагогикасын кулланмаган ил юктыр. Дөньякүләм мәгълүм бу галимнең хезмәтләре 24 телгә тәрҗемә ителгән. Әлеге методика нидән гыйбарәт соң?

Ни телисең, шуны эшлә

Аның башлангычы бик гади. 1896 елда Рим университетының медицина факультетын тәмамлаган Мария Монтессорига акылга зәгыйфь балалар хастаханәсендә эшләргә туры килә. Караваттан гайре әйбер булмаган бүлмәләрдә яшәүче балаларның ач булуларына карамастан уйнарга омтылганнарын, хәтта ипи биргәч башта аны туп урынына тибеп уйнауларын күреп бик гаҗәпләнә ул. Соңрак бу сабыйларның үзләренә шөгыль табарга теләкләре булуын аңлап ала. Нишләргә дигән сорау борчый башлый аны. Әлеге сорауга җавап эзләп кенә калмый, үз методикасын да булдыра ул.

«Тәрбиядә иң төп таләп – баланың рухи яктан ирекле булуына хөрмәт белән карау», – дип саный методика авторы. Кешенең рухи үсеше психик һәм физик үсеше белән тыгыз бәйләнгән булуын даими ассызыклый ул. Гомумән, әлеге педагогиканың үзәгендә бала тора, бөтен нәрсә дә баладан башлана.

Рухи ирек дигәндә, ул шушы мөмкинлекне булдыруны күз алдында тота. «Үзем эшлим, ярдәм генә ит», «Мин үзем!» девизлары да шуннан. Баланың мөстәкыйль булырга омтылуы хупланырга һәм хөрмәт ителергә тиеш, дип саный Монтессори.

Өстән генә күз йөртеп чыксаң, бу педагогика балага чиксез ирек бирә яки ни телисең, шуны эшлә, ди сыман. Әмма алай ук түгел. Мәсәлән, коллектив тәрбиясендә шундый шартлар куелган: «Башкаларга комачауларлык булмаса, теләгәнеңне эшләргә ярый», «Алган әйбереңне кире урынына куй». Ә эшкә шундыйрак мөнәсәбәт тәрбияләнә: «Бернәрсә дә эшләмичә утырырга ярамый», «Башланган эшне ахырына җиткер».

Тәрбиячегә дә җиңел

Әлеге педагогика бакчага сабыйларны яшь буенча туплауны хупламый, киресенчә, балаларны өч яшь аерма белән җыярга куша. Болай эшләү үзара ярдәмләшү, әхлакый үсеш өчен яхшы чара, дип санала. Мондый төркемдә эшләү тәрбиячегә шактый уңайлы, чөнки олырак балалар кечерәкләргә ярдәм итә. Шулай ук кечерәкләр олыларны күзәтә, алар кебек эшләп карарга теләкләре туа, бер-берсен кайгырталар. Күпбалалы гаиләләрдәге сыман, мондый шартларда тәрбияченең эше күпкә җиңеләя.

Мария Монтессори методикасы балаларны коллективта тәрбияләү өчен уңайлы, шулай ук аны өй тәрбиясендә дә кулланып була. Гадәттә, әлеге система 3−12 яшьлек балалар өчен кулай.

«Балага карагыз әле, ул кабатланмас һәм уникаль ич! Аның мөмкинлекләре бик зур һәм ул бөтен нәрсәне белергә омтыла. Баланың «үзе булып калу» хокукын хөрмәт итегез һәм аңа һәрьяклы үсеш алырга мөмкинлек тудырыгыз. Танып белергә омтылуын сүндермәс өчен аның белән йомшак һәм итагатьле булыгыз, көнен яңа «ачышлар» белән тутырыгыз», – дигән Мария Монтессори.

Монтессори педагогикасының  кайбер кагыйдәләре:

* Бала үзе эшли, өлкәннәр аңа булышучы ролендә генә, ә өйрәтүче түгел.
* Олырак балалар кечерәкләрен өйрәткәндә, ярдәм, кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәнәләр.
* Бала карарны үзе кабул итә.
* Өлкәннәрнең бурычы – баланы кызыксындырып җибәрү генә, ә калганын ул үзе эшли.
* Артык кайгыртучанлык күрсәтмичә генә, ирек биреп тәрбияләү.
* Тизлеген арттырам дип «чыбыркыларга» ярамый, шулай ук кызыксынуы сүнеп китмәсен өчен күзәтү кирәк.
* Теләсә нинди әйбер, мәсәлән, таз, чиләк, чүмеч, су, чүпрәк һ.б. уенчыкка әйләнә.
* Бу педагогиканың шулай ук үзенә генә хас уенчыклары да бар.

http://gaila.ru/. «Гаилә һәм мәктәп» журналы, №2 (19), 2015.

Тулысынча «Электронная подписка» бүлегендә.

Нурия Әлмиева

Рәзилә ФАЗЫЛОВА

Добавить комментарий