Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман балалар сабантуен быел да уздыралар!

Республикакүләм мөселман балалар сабан туеның үткәрү урыны - Балтач районының Бөрбаш авылы. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, быел ул 15 июль көне булачак. “Бик күп кунаклар...

Республикакүләм мөселман балалар сабан туеның үткәрү урыны - Балтач районының Бөрбаш авылы. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, быел ул 15 июль көне булачак. “Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында уздырыла торган әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эль, Чувашия республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч җәмәгать белән намаз укыла. Узган елны бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелде. Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга – скутер, беренче урынга – скоростной велосипед, калган урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Моннан тыш, сабантуйда төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак. Сабан туе сәгать 10.00 башлана”, - диелә рәсми хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ