Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслимдә «Фоат Садриев укулары» узды (ФОТО)

Бүген Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакцияләре, Мөслим муниципал...

Бүген Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакцияләре, Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге Мөслим гимназиясендә II  Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” чарасын үткәрде.


Җыенда күренекле язучы үзе, "Мәгариф" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов та катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм катнашучыларга укуларда катнашу турында сертификатлар тапшырылды.


садриII Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” чарасы бурычлары:


- Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру;


- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучы Фоат Садриев иҗатын өйрәнү;


- укытучыларның фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү;


- укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;


- белем бирү оешмаларының фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү тәҗрибәсен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу;


- югары уку йортларында эшләүче галимнәрне һәм язучыларны укытучылар һәм укучылар белән эшчәнлеккә тарту.


гл 1


3


2




Чараның нигезләмәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ