Мультик сайлыйбыз

Элек кенә ул һәрбер мультфильмны җитди  тикшерүдән соң гына телевизор экраннарына чыгарганнар. Ә бүген совет мультфильмнары инде искергән санала. Заманчаларының исә барысы да балага уңай йогынты ясамый, аларның кайберләре агрессия, бәйлелек барлыкка китерә. Биредә тәрбияви күзлектән карап, начар һәм файдалы мультфильмнарны аерырга өйрәнәбез.

Мондый мультфильмнардан баш тартырга кирәк:

Хайваннарга, кешеләргә карата мыскыллы караш, өлкәннәргә карата хөрмәт юк.

 Геройлар ямьсез, бик шыксыз итеп сурәтләнә.

Начар гамәл җәзасыз кала. Геройлар бер­берләрен үтерәләр, тәрәзәдән сикерәләр, дусларын кыйныйлар һәм мыскыл итәләр, көчсезләрне рәнҗетәләр, урлыйлар-талыйлар…

Ир-ат геройлар үзләрен — хатын-кыз, ха­тын-кызлар үзләрен ир-ат кебек тота. Бала ике ут арасында кала: ни өчен аларны әти- әниләре — бер, ә мультфильмнар икенче төрле тәртипкә өйрәтә?

Мультфильмнарда дорфа сүзләр кулланыла.

Геройлар баланың сәламәтлеге, тормышы өчен куркыныч гамәлләр кыла.

Америка мультфильмнарында без еш кына низаг, сугышу, атышу кебек күренешләргә тап булабыз. Әлеге мультфильмнар баланы кемнең дә булса зыян күрүеннән ләззәт табарга мәҗбүр итә. Япон анимеларында төрле куркыныч трюклар күрсәтелә. Аларны кабатлау — бала тормышы өчен куркыныч тудыра. Иң яхшы тәрбия бирүче мультфильмнар — совет мультфильмнары. Алар баланы гадел, тугры, якыннарына карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Балалар психологы Әлфия Мөхәммәтҗанова:

Мультфильм персонажлары балага әйләнә-тирәне танып-белүнең төрле ысулларын өйрәтә. Алардан күреп, бала нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген өйрәнә. Мультфильмда барган вакыйгалар баланың уйлау, күзаллау сәләтен арттыра, фантазиясен баета. Димәк, мультфильм бала тәрбияләү чарасы булып тора. Бер яктан караганда, уңай тәэсирле, икенче яктан караганда яшерен манипуляция, бала белән идарә итү чарасы ул.       

«Том и Джерри»

Билгеле бер яшькә җитмәгән балаң мондагы ике яклы агрессиянең, бер-берсен имгәтүнең уйдырма икәнлеген аңламаска да мөмкин. Нәтиҗәдә аңарда саклану хисе, башкалар хәленә керә белү той­гысы кими.

«Мадагаскар», «Ледниковый период», «Тачки» һ.б.

Биредә яхшылык начарлыкны җиңсә дә, баланың гына түгел, хәтта олы кешенең колагына да ятышсыз сүзләр кулланыла. Балалар бу сүзләрне бик тиз отып алып, үзләре дә шуларны кулланып сөйләшә башлый.

«Шрэк»

Хатын-кыз образы (Фиона) ир-атлаштырылып бирелә, сугыша. Бер эпизодта Фиона җырлый һәм аның җырлавыннан кош шартлый. Әлеге момент баланы көләргә мәҗбүр итә. Ә бит хатын-кыз каты бәгырьле, башка җан ияләрен үтерүгә сәләтле булырга тиеш түгел.

Төп геройларның үбешкәнен күрсәтәләр, олыларга гына хас мәхәббәт күренешләрен балалар өчен мультфильмнарда кулланырга ярамый.

Төп герой Шрэк, изге күңелле булса да, начар гадәтләре дә күп: кикерә, колагын актара. Бу баланы тәрбиясезлеккә өйрәтә.

«Клуб Винкс»

Монда тискәре хис-тойгылар артык күп: бер-берсенә үпкәләү, бер-берсе белән идарә итү, җәза бирү бар. Бу мультфильм кызларның игътибарын кеше­леклелек сыйфатларына түгел, ә тышкы кыяфәткә, бизәнүгә юнәлтә.

«Король-Лев», «Книга джунглей», «101 долматинец» һ.б.

Биредә әниләрнең балаларына карата булган мөгамәләсе сурәтләнә. Аларның балаларына биргән назы, җылылыгы соклану уята.

«Смешарики»

Күтәренке кәефтәге геройлар бергәләп төрле мәсьәләләрне хәл итә, алар баланы җәм­гыятьтә үзенә урын табарга өйрәтә.

«Лунтик»

Мультфильмда уңай герой­ларның әкәм-төкәмнәр белән аралашуы мисалында бала башкаларның теләкләре белән исәпләшергә, зыян китермәскә өйрәнә.

 «Маша и медведь»

Аюга карап бала сабыр, башка кешеләргә игътибарлы булырга өйрәнә.

«Фиксики»

Иң уңай мультикларның бер­се. Өлкәннәргә дә аңлатырга кыен булган сорауларга җавап бирелә. Монда белем генә бирелми, ә команда эчендә эшләргә дә өйрәтелә.

Сергей Киатров, «Татармультфильм» берләшмәсенең баш режиссеры:

— Бүген бары тик боевиклар, яисә, ахыр чиктә, «текә» көнбатыш мультфильмнарын гына ка­рарга теләүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны еш очратырга мөмкин. Ата-аналар,Умка яисә Чебурашка турындагы совет мультфильмна­ры заман баласы таләпләренә туры килми, дип уйлый. Ә чынлыкта исә, бала әле алар- ны карарга әзер түгел. Кечкенә бала нечкә хисләрне: дуслык яралу билгеләрен, кешелек хисләре төсмерләрен аңлый алмый, кырыс «экшн»ны алардан өстен күрә.Ул мультфильм каһарманнарының үзара мөнәсәбәтләрен аңлап бетерми.

Әти-әниләргә киңәшләр:

-2 яшькә җитмәгән балаларга, гомумән, мультфильм карарга киңәш ителми;

-1,5 сәгатьтән артык мультфильм карарга ярамый;

  • Психологик стресслардан соң балаларга мультфильм карау вакытын чикләргә кирәк;
  • Бала белән караган мультфильмнар турында сөйләшүләр үткәрү зарур. Шулай итеп сез аның уй-фикерләрен дөрес юнәлешкә бора аласыз.
  • Балага мультфильмнарны чамасыз күп каратмагыз. Сабый өчен һәр мультфильм бүләк кебек булырга тиеш.
  • Онытмагыз, бала өчен әти-әнисе белән аралашу рәхәтен хәтта иң яхшы мультфильм да алыштыра алмый. Шуңа эшләрегезне бер читкә куеп, аз гына булса да вакытыгызны балагызга бирегез!

Мультфильмны ничек сайларга?

3 яшькә кадәргеләр өчен — хайваннар турында, җырларга һәм шигырьләргә нигезләнеп иҗат ителгәннәре.

3 яшьтән олыраклар өчен — дуслык хакында, яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр, куркуны җиңү турында. Аңлашылмый торган образлар һәм мөнәсәбәтләр баланы куркытырга мөмкин.

Мәктәп балалары өчен — маҗаралы мультиклар, дуслык һәм хыянәт, җаваплылык турында.

Үсмерләр өчен — тормыш кыйммәтләре, яхшылыкның яманлыкны җиңүе, мәхәббәт турында; абстракт эчтәлектәге мультфильмнар.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА тексты.

«Гаилә  һәм мәктәп» журналы, 2013, август, №1.

Фото: be-no.ru

Добавить комментарий