Музыканттан – «дальнобойщик»ка

Равил САДРИЕВ,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укытучысы

«Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс» дигән алтын фикерне халкым гасырлар буе саклап килгән. Ә инде аны үзенең яшәү өлгесе итеп кулланучы гаиләләр, гадәттә, тату, мул тормыш кичерә һәм иртәгесе көн өчен хәсрәтләнми, чөнки аларның җитештерүе яки хезмәт күрсәтүе әйләнә-тирәдәгеләр өчен һәрдаим кирәк. Үзеңнең белемеңне, сәләтеңне һәм физик көчеңне файдалы итеп эшкә җигә белмәсәң, хәзерге заман арбасыннан төшеп калып, хәерчелек бусагасында калуың көн кебек ачык. Моның өчен күрәзәче булу кирәкми.

Инде дүртенче тапкыр сыйныф чыгарырга җыенучы җитәкче буларак, укучыларның һөнәр сайлавы, олы тормыш юлында үз урыннарын таба алуы буенча хәзерге көн кадагында торган берничә проблемага тукталып үтәсем килә.

Совет чоры балаларыннан сораганда күпләр шофер, табиб, космонавт яки тегүче һөнәрләрен сайлаячакларын турыдан-туры әйтә иде. Ә хәзерге укучыларның күбесе XI сыйныфның икенче яртыеллыгына күчкәндә дә әле үзенең кем булачагы, нинди уку йортына керәчәге турында белми. Ни өчен шулай соң бу? Сәбәбе нидә? Укучының теләгән һөнәрен үзләштерүе уку йортына керә алуына шикләнүендәме яки хезмәт хакы азлыгындамы, әллә инде күп һөнәрләрнең дәрәҗәсе төшүдәме? Еллар буе үткәргән дистәләгән тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчесе теге яки бу һөнәргә, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбия­ли алмадымы икән әллә? Бәлки безгә, мөгаллимнәргә, эш юнәлешен үзгәртергәдер, һөнәрләрнең ялтыравык өлгесеннән эчкәрәк керергәдер һәм укучыларга һөнәрне сайлап, үзләштереп кенә түгел, аны җиренә җиткереп башкарган үз эшенең остасы булсаң гына, уч тутырып акча алып, бәхетле гаилә корып булачагы турында аңлатырга вакыт җиткәндер?

Ә менә һөнәрне тирән үзләштерү өчен нигезне мәктәптән ныклап корып чыгарга кирәклеген даими искәртеп тору зарур. Чөнки чын табиб булу өчен биология, химия фәннәрен «3»ле–«4»легә генә үзләштереп, «проходной балл»ны да уза алмыйча, «коммерческий группа»да укып чыгу гына җитенкерәмәячәк. Авыруга ялгыш диагноз куеп, фани дөньядан китәргә булышып, суд юлын таптаучы чиле-пешле бер табиб аркасында йөзләгән ак халатлы намуслы затларның һөнәри дәрәҗәсе төшә. Ә бит мәктәптә тиешле белемне алып бетермәү һәм көч җитмәгән (еш кына күршедән калышмас өчен) уку йортына кереп «ырып-ерып чыгу»ның җимеше бит бу!

Шулай ук нинди һөнәр сайласаң да, син коллективның тулы хокуклы, дус һәм тату, сер сыярлык әгъзасы булсаң гына, хезмәтеңнән тәм табып эшли алачаксың. Менә моның өчен укучыларның әхлак­лы, ярдәмчел кешеләр булып үсүләренә ирешү кирәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – укучының киләчәген авыл яки шәһәр белән бәйләве. Ул үзен кайда яшәүче буларак күз алдына китерә? Авылның саф һавасы, матур табигате белән берлектә эшсезлек проблемасының басып торганын беләме соң укучылар? Ни өчен соң әтиләре яки күрше абыйлары термосларына аш тутырып, бер машинага биш кеше төялеп, таң йокыларын калдырып, шәһәргә чыгып китәләр дә караңгы төшкәч кенә хәлдән таеп кайтып егылалар? Ә бит аларның бишесе биш төрле һөнәр иясе булуы мөмкин: укытучыдан башлап мал табибына кадәр. Тик барысы да бер үк төрле һөнәрне башкара: я йөк ташый, я измә болгата. Ни өчен болай соң бу? Кайда хата киткән?

Бу юнәлештәге мисаллар адым саен диярлек. Биш-алты ел буе югары белем үзләштергән яшь музыкант, берничә уен коралында сыздырып уйнаучы Илнурыбызны (исеме үзгәртелде) гитара тоткан унбишләп укучы сырып ала иде. Ләкин быелгы уку елында аларның хыял канатлары киселде. Җыр-моңнары белән бергә Илнур абыйлары, яраткан һөнәреннән китеп, зур машинага утырып, Россия буенча йөк ташый башлаган, ягъни «дальнобойщик»ка әверелгән. Аны да аңлап була. Сәнгать мәктәбенең биш-алты мең сум акчасы белән ике балалы яшь гаиләне аякка бастыра алмаячак бит ул. Ә бер атналык рейстан музыка укытучысының биш айлык хезмәт хакы алып кайтуын да сызып ташлап булмый. Бу инде безнең системаның, сирәк һәм кирәкле һөнәр ияләренә карата игътибары тиешле дәрәҗәдә булмаганлыгын күрсәтә.

Тагын бер фикердә тукталмый кала алмыйм. Тик монысы хәзерге мәгариф сис­темасындагы кайбер җитешсезлекләргә кагыла. Белгәнебезчә, гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә иң беренче урынга әхлакый-тәрбиялелек дәрәҗәсе, спорт-сәламәтләндерү һәм иҗади үсеш түгел, ә бәлки БДИ проблемасы куела. Мәктәпнең техник хезмәткәре һәм завхозыннан алып директорына кадәр бер генә юнәлешне беләләр – ул да булса БДИ. Әгәр дә БДИның бар­лык фәннәренә дә караш бертигез булса, бер сүз дә әйт­мәс идем. Юк шул! «Үзеңнеке – үзәктә» дигәндәй ике генә фән белән «яна» мәктәп әһелләре – математика һәм рус теле. Иң мөһиме беренче сыйныфтан ук атнага бишәр-алтышар дәрес шушы фәннәрне укыган балага IX–XI сыйныфларда һөнәри юнәлешкә әзерлек өчен дип каралган электив курс­ларныда, чәчәкле-чуклы исемнәр уйлап чыгарып, шушы ике фәнгә багышлыйлар. Тирәнрәк уйлап карасак, мәктәп «3ле»гә шуышып барган укучының, «2»ле алып, аттестатсыз калуыннан курка. Ни өчен бу проблеманы дәресләр тутыру хисабына хәл итәргә? Бу юнәлештә барылса, укучылар атнасына тугызар дәрес математика фәнен укырга мәҗбүр була. Ә атнасына икешәр генә дәрес биология, химия, тарих һәм җәмгыять белемен укып, шул фәннәрдән БДИ сайлаган укучы белән нишләргә? Электив курс­лар нәкъ шул максаттан чыгып, белем бирү сис­темасына кертелгәннәр. Сер түгел, кайбер мәктәпләр алар хисабына «тишек ямыйлар», кемнәргәдер җитмәгән сәгатьләрне тутыралар. Тик бу проблема алай хәл ителергә тиеш түгел. Төп фикерне әйтүчеләр – киләчәк өчен һөнәр сайлаучы укучылар. Гуманитар, төгәл һәм табигать фәннәре буенча укучыларны аерып, процент буенча пропорциональ бүлеп билгеләргә кирәк ул профиль курсларын. Табигый ки, математика һәм рус телен яхшы белгән укучы өстәмә БДИлар сайлаячак. Тик югары уку йортында, мәҗбүри фәннәрнең баллыннан бигрәк, аның профиль буенча биргән БДИ нәтиҗәсенә өстенлек биреләчәк. Димәк, сайланган БДИ нәтиҗәсе укучының киләчәк язмышын билгеләүче төп фактор булып тора.

Ә мәҗбүри БДИдан «куркучы» авыр укучыларны фән түгәрәкләрендә өстәмә шөгыльләндерергә кирәк. Гадәттә аларны «ничек булса да» шушы ике имтиханны биреп чыгу гына борчый. Ә без, укытучылар, күп БДИ сайлап югары уку йортына керүне максат итеп куйган алдынгы укучыларның пароходыннан аларның көймәсен аерып алырга тиешбез. Үзләре дулкыннарны ишеп барсыннар, буксирга сөйрәлмәсеннәр һәм алдагыларның тизлеген тоткарламасыннар.

«Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында чыккан калган материаллар белән биредә танышырга мөмкин. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий