Логотип Магариф уку
Цитата:

«Начар укытучы, гомумән, мәктәпкә барып җитәргә тиеш түгел»

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:«Начар укытучы, гомумән, мәктәпкә барып җитәргә тиеш түгел»Энгель Нәвап улы Фәттахов «Мәгариф» журналына беренче интервьюсын бирә. Форсаттан...

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры
Энгель Фәттахов:


«Начар укытучы, гомумән, мәктәпкә барып җитәргә тиеш түгел»

Энгель Нәвап улы Фәттахов «Мәгариф» журналына беренче интервьюсын бирә. Форсаттан файдаланып, министрга журнал укучыларын борчыган, мәктәпләрдә безнең белән очрашуларда яңгыраган һәм редакция адресына аеруча еш килә торган сорауларны бирдек. Әлбәттә, әңгәмә аз комплектлы мәктәпләрне реорганизацияләү мәсьәләсенә кагылышлы сораулардан башланды.


– Татарстанның киләчәге мәгариф системасына нык бәйле, – дип башлады бу темага сүзне Энгель Фәттахов. – Бюджеттан мәгарифкә саллы гына акча бүлеп бирелә, без исә аны нәтиҗәле итеп, төгәлрәк әйткәндә, белем бирүнең сыйфатын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүдә файдаланырга тиешбез. Мәгариф хезмәткәрләренең узган елгы август киңәшмәсеннән соң, максатчан рәвештә, районнарның мәгариф эшчәнлеген тикшердек, чит илләрнең тәҗрибәсе белән чагыштырдык һәм... республикада мәгариф өлкәсе белән идарә итү структурасын үзгәртмичә, алга бару мөмкин булмаячагына тагын бер кат инандык. Муниципаль дәрәҗәдә белем сыйфаты, ахыр чиктә, төп өч факторга: мәгариф бүлеге җитәкчесенең, методик хезмәтне оештыручыларның һәм директорлар корпусының һөнәри компетентлык дәрәҗәсенә бәйле. Министрлык гомуми белем сыйфаты өчен җавап бирә, ләкин әлеге факторларга тәэсир итү өчен, кулыбызда җитәрлек вәкаләтләр юк. Шуңа күрә без районнарда мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләрен муниципаль район хакимияте белән бергә эшкә урнаштырырга, аларның компетентлыгын үстерүдә ярдәм итәргә һәм эшләрен даими бәяләп торырга дигән тәкъдим белән чыктык. Икенче мәсьәләдә, ягъни методик хезмәт өлкәсендә дә проблемалар бар, чөнки район методистларының хезмәт хакы укытучыларныкына караганда да түбәнрәк. Аларга күпьеллык даими һөнәри эшчәнлек өчен («За выслугу лет». – Ред.) өстәмә түләү, ташламалар да каралмаган. Татарстан Президенты белән киңәшләшкәннән соң, киләсе елдан методистларның хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген таптык. Өченче факторга килсәк, республикада 1500 мәктәп, һәрберсенең үз директоры һәм аларның һәркайсының белем бирүгә үз карашы бар. Мондый күпсанлы директорлар корпусы белән эшләү кыенрак. Татарстан Республикасы Иминият Советында әлеге мәсьәләне күтәреп чыктык һәм гомуми урта белем бирү база мәктәпләрендә 80нән дә ким бала укырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Шушы күзлектән карап, һәр районның мөмкинлекләрен яңадан җентекләп өйрәндек.


– Реорганизациягә бәйле рәвештә база мәктәпләренең тәгаен исемлеге кайчан билгеле булачак?


– 1 июньдә ТР мәгариф һәм фән министры боерыгы белән база мәктәпләре исемлеге расланачак. Исемлектә барлыгы 600ләп мәктәп булачак. Әлеге мәгариф оешмаларында тиешле укыту нагрузкасы белән тәэмин ителгән иң көчле укытучылар, тәрбияче-педагоглар эшләячәк, бай матди-техник база, параллель сыйныфлар булдырылачак. Яңа система районның иң ерак авылында яшәүче баланың да сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.


– Белүебезчә, быел мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Бөгелмә районында уздырылачак. Игътибар итсәк, бу районда югары сыйныфларга иң яхшы өлгереш күрсәткән балалар гына бара.


– Чыннан да, һәр бала, төп урта мәктәпне тәмамлагач, X сыйныфка укырга барырга тиеш дигән сүз түгел. Шуның өчен элекке урта махсус уку йортлары нигезендә ресурс үзәкләре төзибез дә инде. Әлеге карарның хаклыгын Бөгелмә мисалы раслады инде: анда төп мәктәпне тәмамлаучыларның 35–40%ы гына X сыйныфка укырга бара, һәм әлеге укучылар ике ел дәвамында вузга керү өчен максатчан рәвештә әзерләнә ала.


– Киләсе 2015–2016 уку елыннан укытучыларның хезмәт хакын исәпләүгә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу нәрсәгә бәйле?


– Мәктәпләр рейтингына күз салсак, мәгариф оешмасының хезмәт хакы фонды аның рейтингта кайда урнашуына бәйле түгел. Укытучыларга баллар буенча түлибез, ә баллның бәясе аерым очракларда начар эшләгән мәктәптә – югарырак, әйбәтрәк мәктәптә, киресенчә, түбәнрәк. Гомумән алганда, моңа кадәр хезмәт хакы фонды укытучының эш күрсәткеченә бәйле рәвештә үзгәрми иде. Бу хәлне төзәтү максатында, мәгариф җитәкчеләреннән башлап укытучыларга кадәр хезмәт хакларын көйләү механизмы эшләнә. Ул критерийлар әзер.


Гомумән, укытучылар белән эшләүнең аерым «юл картасы» булдырылачак. Бер БДИ билгесенә карап кына, укучының һәм укытучының эшен бәяләү мөмкин түгел, дип саныйбыз. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларының белемен тикшерү өчен, мониторинг уздыруны гамәлгә керттек. IX сыйныфтан соң да мониторинг уздырылачак, ягъни баланың белемен күзәтү-бәяләүнең тулы бер системасын төзибез. I сыйныфтан башлап, баланың портфолиосы туплана барачак.


– Белем сыйфатына ирешүдә төп фактор – укытучы, дисез. Яңача фикер­ләүче балаларны укыту-тәрбияләү өчен кадрлар әзерләү эше дә яңача корылыр­га тиештер...


– Татарстанда өч педагогик вуз бар – Казанда, Алабугада һәм Чаллыда. Алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, координацион совет төзелде. Педколледжлар белән безгә аеруча актив эшләргә кирәк. Педколледж тәмамлаучыларга югары белем алу мөмкинлеге тудыру өчен, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Чаллы дәүләт педагогика институты белән бергә кыска вакытлы программалар эшлибез. Шулай итеп, Казан, Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллыда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Укытучылар әзерләү ул – шул дәрәҗәдә мөһим мәсьәлә, без бу проблеманы хәтта Иминлек советында күтәреп чыгып, районнар белән бергә хәл итәчәкбез. Чит илләрнең тәҗрибәсен дә өйрәнәбез. Начар укытучы, гомумән, мәктәпкә барып җитәргә тиеш түгел. Кадр­лар әзерләүнең тулы бер системасы булдырылачак. Ул укытучыларны аттестацияләү, аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләрен колачлаячак.


– Аттестация дигәннән, бу юнәлештә яңалыклар кертелде инде...


– Хәзер квалификация категориясе алырга теләүчеләргә таләпләр артачак. Быел әле югары категориягә дәгъва итүчеләрнең эше генә респубика аттестация комиссиясе аша уза. Киләчәктә беренче квалификация категориясенә гариза бирүчеләргә дә таләпләр көчәйтеләчәк. Аттестация формаларын да үзгәрттек.


Квалификация күтәрү курсларында белемен кайсы өлкәдә арттырырга теләвен дә укытучы үзе белдертергә тиеш. Яңача эш рәвешен 5 «пилот»-район нигезендә сыныйбыз.


Дәвамы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ