Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәни сукбайлар

Балаларны дөрес тәрбияләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар – спорт секцияләре адым саен, мәктәпләрдә көчле укытучылар, эшлим дип торган кешесенә эше бетми, яшәргә фатирлар төзелә. Әмма... Урамда яшәүче, эт...

Балаларны дөрес тәрбияләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар – спорт секцияләре адым саен, мәктәпләрдә көчле укытучылар, эшлим дип торган кешесенә эше бетми, яшәргә фатирлар төзелә. Әмма... Урамда яшәүче, эт тормышында көн күрүче балалар да җитәрлек. Сугыш вакыты түгел, ачлык юк, югыйсә. Һәм иң куркынычы – мондый язмыш һәр кешегә килергә мөмкин икән... 


 


Саннар – бер, тормыш – икенче


Россиядә түрәләр мәктәп формасы, пенсия яше, БДИ таләпләре турында баш ваткан арада, урамда яшәүче, караучысыз калган үсмерләр саны арта бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, сукбай балалар саны аз – берничә мең генә исәпләнә. Шуның өчен дәүләт бу проблемага ныклап алынмый да. Чынлыкта, вокзал, подвал, күпер асларында яшәүчеләр 100 меңнән башлап, җиде (!) миллионга кадәр санала! Россиядәге бөтен сукбай балаларны бер җиргә тупласаң, мегаполис барлыкка килер иде хәтта! Бездәге барлык балаларның 2,17 проценты – сукбай, һәр 50нче бала урамда яши дигән сүз. Гадәттә, нәни сукбайларның 60 проценты киләчәктә төрмәгә эләгә, күбесе наркотик матдәләр куллана, алкогольне үз итә, кызлар исә фахишәлек юлына баса.


Икътисадый яктан алга киткән илләрдә дә сукбай балалар саны гел артып тора. Әмма урам балалары буенча төгәл саннарны бүген бер генә дәүләт органы да әйтә алмый. Бала полиция кулына яки балалар йортына эләкмәсә, аның сукбай булуын берничә еллар буе беркем белмәскә мөмкин.


«Этне имеп үскән»


2004 елда Алтай өлкәсенең Змеиногорск районында эт куенында үскән җиде яшьлек малайны күреп алалар. Приютка алып килгәч, малайны кеше тормышына ияләштерә алмыйча интегәләр. Ул этләрчә яшәргә күнеккән: дүрт аяклап йөргән, ризыкны ашар алдыннан иснәп караган. Әнисе улын өч айлык вакытында ташлап калдырган. Әтисе эчкече, улы турында белми дә. Аны кашык тотып ашарга, туп уйнарга, ике аякта йөрергә өйрәткәннәр. Башта ул сөйләшә дә белмәгән, тәрбиячеләр аның белән ишарәләр ярдәмендә генә аралашкан.


Шәһәр җирендә генә түгел, күрше-күлән бөтен нәрсәне белеп торган авылларда да урам балалары табыла. Аксубай районының Иске Үзи авылында эчкече бер ана үзенең алты баласын бар дип тә белмәгән. Бала бәхетен аракыга алыштырган ул. Ә сабыйлары ачлыктан тилмергән: авыл буенча йорттан-йортка ризык сорап йөргәннәр. Өйдә авыз ачып әниләреннән берәр нәрсә сорасалар, тегесе балаларын кыйнаган, соңгы чиктә бөтенләй куып чыгарган. Приютка китергәндә өч яшьлек Маринаның авырлыгы 7 килограмм гына булган! Авылдашлары сүзе буенча, иң кечкенәсе Трофим эт балалары белән бергә үскән, эт имгән... Әле ярый вакытында күреп, балаларны коткарып калганнар. «Өегезгә кайтасыгыз киләме?» – дигән сорауга да, урамда интегеп үскән балалар озак уйлап тормыйча: «Юк!» – дип җавап биргән. Бу ачы язмышларның берничәсе генә...


«Элекке сукбай үрнәк кешегә әйләнми»


«Нәни сукбайларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: сигез яшькәчә һәм аннан олыраклар, – дип саный Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы булып эшләгән Зилә Шайбакова. – Кечкенәләр, гадәттә, канализация коеларында яши, поездларда йөри, гаиләләреннән кача. Полиция хезмәткәрләре аларны тотып, әти-әниләренә кайтара яки балалар йортына урнаштыра. Тик бу гына проблеманы чишеп бетерә алмый, бер урамга өйрәнгән сабый һаман шунда тартыла. Ятим балалар йортына урнаштырылганнарының да күбесе аннан кача, дисциплинага күнегә алмый. Үскәч, аларга полициядән качып йөрү туйдыра, гаиләләренә әйләнеп кайта башлыйлар. Әти-әнисе яхшы булып күренсә, өендә ашарына ризык булса, аны ятимнәр йортына озатмаячакларын, полиция хезмәткәрләре борчып йөрмәячәген аңлыйлар. Шуның өчен эчкече әти-әниләрен эшкә урнаштырып, алар урынына үзләре эшкә йөргән балалар да бар.


14 яше тулгач, тәртип бозучыларны җаваплылыкка тартып була. Моны да нәни сукбайлар бик яхшы аңлый, әмма каян да булса ашарга табарга кирәк бит. Аларда шундый система: зурраклар кечкенәләрне урлашырга өйрәтә. «Ашарга табу» урыны булып күпчелек очракта базар санала, нәни сукбайлар шунда сораша, урлаша. Ризык алып кайтып биргәннәре өчен зурраклар, үз чиратларында, кечкенәләрне яклый, кыерсыттырмый, «түбә» ролен үти. Сукбай балалар бер-берсен белә. Берәр баланың өеннән качуын хәбәр итсәләр, шундук зуррак яшьтәгеләре янына барып, мәгълүматны шулардан ала идек. Кайчак дуслары үзләре үк аларны ата-аналарына, полициягә «сатып» җибәрә. Кагыйдә буларак, нәни сукбайларның барысы да диярлек эчкече, начар гаиләләрдән. Күбесе токсикоман. Бер нәни сукбайны мәктәпкә урнаштырып, анда илтә һәм дәресләрдән соң барып ала идем. Тәнәфес вакытларында качып җилем исни икән бу, тиз генә тәртипкә китерәм димә. Юньле тәрбия күрмәгәч, мәктәптә белем алмагач, алар үскәч тә ата-анасы юлын куа. 16 яшькә, гадәттә, инде хөкемгә тартылган булалар. Элеккеге сукбайларның үскәч үрнәк гаилә коруы, тырышып-тырмашып яши башлавы турында белмим. Һәрхәлдә, тәҗрибәмдә андый очрак булмады».


 «Мин аларны өемдә яшәттем»


«Әмма үзенчәлекле хәлләр белән очрашырга туры килде, – дип дәвам итә Зилә Шайбакова. – Мәсәлән, Ульяновскида үскән, әти-әтисеннән качкан бер баланы дүрт тапкыр эләктердек. Әти-әнисе ярлы кешеләр дә түгел, менә дигән гаилә. Ләкин бердәнбер уллары өеннән кача. Тоткач, әнисенә хәбәр итәбез, ул килеп, баласын алып кайтып китә. Күпмедер вакыттан соң нәкъ шул хәл тагын кабатлана. Баксаң, моның сәбәбе тирәндәрәк икән. Ир белән хатын 35 яшьләрендә бу баланы уллыкка алган булган. Малай бу хакта белмичә үскән. Ә 12 яшькә җиткәч, «әти» дип йөргән кешесе кызып китеп, балага бу хакта әйткән. Мәктәптә «5»легә генә укучы, музыка белән шөгыльләнүче үрнәк малайның шул көннән башлап тәртибе түбәнгә тәгәри башлаган. «Мин бит шундый акыллы, әйбәт. Нишләп әти-әнием мине ташлаган соң?» – дип борчылган ул. Шуннан соң малай үз әти-әнисен эзләргә керешкән. Кемдер аңа аларның Түбән Камада булырга мөмкин икәнлеген әйткән, малайның атлаган саен безнең шәһәргә килүе шул сәбәпле булган икән.


Әле бу проблеманың чишелмәгән яклары күп. Урамнан тотып, полиция бүлекчәсенә җитәкләп алып килгәч, нәни сукбайларны кайда урнаштырырга белми идек. Закон буенча, аларны балалар йортына җибәрү өчен әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк. Ә бу процесс шактый вакытны ала. Аңарчы балалар вакытлыча тору үзәгенә озатылырга тиеш. Әмма анда урнаштыру өчен дә суд карары кирәк. Карарны көткән арада сабыйларны полиция бүлекчәсендә тотарга да хакыбыз юк. Өенә кайтарып җибәрсәң, кача, кире тота алмыйсың. Димәк, безгә нәни сукбайларны нишләтергә кала соң? Миңа аларны еш кына өемә алып кайтырга, үземнең фатирымда кундырырга туры килә иде».


«Бала – гаилә көзгесе»


Тулы, матур гаиләдә үскән бала тик торганнан урамга яшәргә китми, билгеле. Илдәге эшсезлек, эчкечелек, аерылышулар, тормышның авырлашуы – болар һәммәсе сукбайлык сәбәпләре. Җенси эзәрлекләү, кыйнаулардан качып, Россиядә ел саен 50 мең бала өеннән китә икән. Димәк, гаиләдәге низаг – беренче сәбәп.


Диана Теплякова, балалар психиатры:



  • Бала – ул гаиләнең көзгесе. Еш кына ата-аналар бала белән уртак тел таба алмый, тыңламый башлады, дип зарлана. Моның сәбәпләрен эзли башласак, гаеп сабыйда түгел икәне ачыклана. Бөтен проблема ир белән хатын арасында. Ә сабыйның тәртипсезләнүе аның бу проблемага реакциясе генә. Тораксыз, урынсыз-җирсез эчкечеләрнең балалары гына түгел, бай, мул тормышта яшәүче ата-ананың сабые да урамга чыгып китәргә мөмкин. Аны күрә, ишетә белү мөһим. Кул белән бервакытта да сугарга ярамый. Хәтта шул да яшүсмерне өйдән чыгып китәргә, начар юлга басарга этәргеч була ала. Бигрәк тә 10-12 яшьләрдә бала-чагага аерым игътибар итәргә кирәк. Кемнәр белән аралаша, нинди темаларга сөйләшә, яшереп акча алып чыгып китмиме, ят исләр килмиме? Проблемалары белән ул, беренче чиратта, ата-анасы белән уртаклашса яхшы.


Шул ук вакытта гаиләнең имин, әйбәт яшәве дәүләттән дә тора. Күп еллар Белоруссиядә эшләгәч, сукбай балалар проблемасын анда ничек хәл итүләрен яхшы беләм. Баланы мәктәптә өч төрле орган тикшереп тора – укытучылар, психологлар һәм социаль эшчеләр. Ел саен психологлар укучыларның өйләренә йөри. Бала нинди шартларда яши, укый, ата-аналары ни белән шөгыльләнә – шуның белән кызыксыналар. Шуңа карап, һәр балага карточка тутыралар, авыр гаиләләрне исәпкә алалар һәм алар белән белгечләр эшли башлый. Әлбәттә, вакытында күреп, белеп торгач, проблеманы чишүе дә җиңелрәк. Әгәр Россиядә дә шулай эшләсәләр, сукбай балалар саны күпкә кимер иде.


Белгеч фикере


«Берсен дә урамда калдырмыйбыз»


Гөлнара ӘЛИМОВА, ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эше буенча баш инспекторы:



  • Татарстанның полиция бүлекчәләренә 2013 елда караучысыз калган 1698 бала килеп эләккән.  Шуларның 677се әти-әниләренә тапшырылган, ә 17сенең – караучысы, торыр урыны юк. 2014 елның гыйнвар һәм февраль аенда караучысыз калган 199 баланы теркәдек, икесе – урам баласы, тагын икесе – теләнеп йөрүче. Гадәттә, андый балалар белән профилактик чаралар үткәрәбез, сөйләшәбез, аңлатабыз. Кайбер балаларга бер тапкыр полиция бүлегенә эләгү җитә, урамда бүтән күренмиләр. Полициягә берничә тапкыр эләгүчеләре дә бар.


Күптән түгел Яшел Үзәндә 12 яшьлек малай әти-әниләре «Wi-Fi» интернеты тоташтырмаган өчен өеннән чыгып киткән. Үзләре үрнәк кешеләр, бездә хисапта тормыйлар, эчмиләр. Малайны өенә кайтардык. Шуңа күрә сукбай балаларны йортсыз, әти-әнисез дип кенә карарга кирәкми. Гадәттә, яшүсмерләр: «Кичке унда кайтам», – дип әти-әниләрен алдап чыгып китә. Ун тулып киткәч, телефоннарын сүндереп куялар. Ата-аналары безгә хәбәр итү белән эзләргә керешәбез, бер-ике тәүлек эчендә күпчелеге табыла. Язга таба урам балалары арта. Безнең максат – урам тормышының начар ягын аңлату, аларны гаиләләренә кайтару. Әгәр барыр урыннары, ата-аналары булмаса, яисә эчкечеләр гаиләләрен тәэмин итә алмаса, дүрт яшькәчә балаларны сәламәтлек саклау оешмаларына тапшырабыз. Дүрт яшьтән зурракларын социаль яклау бүлекләренә, приютларга, социаль тернәкләндерү үзәкләренә бирәбез. Полиция бүлегенә эләккән бер генә баланың да урамда калганы юк.


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА, Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА. «Гаилә һәм мәктәп» журналы



Фотосурәтнең чыганагы: tomas-i-ego-druzya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ