Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәтиҗә дәреслекләргә дә бәйле

Татар теленнән тугызынчы сыйныфлар өчен имтихан кертелү укытучылар тарафыннан каршылыклы кабул ителде. Ләкин ничек кенә булмасын, имтихан бар икән, димәк, телебезгә дә игътибар бар дигән сүз.Без озак...

Татар теленнән тугызынчы сыйныфлар өчен имтихан кертелү укытучылар тарафыннан каршылыклы кабул ителде. Ләкин ничек кенә булмасын, имтихан бар икән, димәк, телебезгә дә игътибар бар дигән сүз.


Без озак еллар дәвамында Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән программалар буенча эшләп килдек. Соңрак татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты дөнья күрде. Ул вакытлы гына дип төзелсә дә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2009 елның 4 нче мартында кабул ителгән № 499/09 нче боерыгы нигезендә гамәлгә куелды. 2011 елда үрнәк программалар басылып чыкты, гәрчә, гамәлдә йөргәннәре дөнья күргәнгә дә озак вакыт үтмәгән иде әле. Татар мәктәпләре өчен әдәбияттан төзелгән менә шул программалар арасында Д.Заһидуллина һәм Н.Йосыповаларныкы гына стандартка нигезләнеп эшләнгән иде. Менә шуннан укытучы юллар чатында калды: стандарт, программа, дәреслек – өчесе өч төрле. Ә ул, нинди генә шартларда эшләсә дә, беренче чиратта, стандартларны үтәргә тиеш. Аккредитация яки башка төрдәге тикшерү иләге аша үткән мәктәпләр яхшы белә: стандартларда булган бер генә нәрсә дә төшеп калырга тиеш түгел. Тагын шунысы да бар: укытучының анда күрсәтелгән әсәрне төшереп калдыру гына түгел, алмаштырырга да хакы юк.


Инде шул стандартларга җайлаша башлап, эш программаларын үзгәртеп бетергән генә идек, 2013 – 2014 уку елы башында татар әдәбиятыннан яңа үрнәк программа тәкъдим ителде. Минем үземә бик ошый ул: анда минимум итеп бирелгән әсәрләр дә уйлап сайланган, аларның сыйныфлар буенча бүленеше балаларның яшь үзенчәлекләрен күздә тотып эшләнгән. Үзеңә нидер өстәү мөмкинлеге дә калган. Кыскасы, мәктәпнең уку программасындагы татар әдәбиятын укыту өлешен шуңа нигезләнеп төзисең дә - рәхәтләнеп эшлисең. Әмма... Кызганыч, программа бар, дәреслекләр юк. Бүген минем укучыларым IX, X, XI сыйныфлар өчен төзелгән төрле дәреслекләрне бертуктаусыз алмаштырып укырга мәҗбүр. Әле ярый, шундый мөмкинлегебез бар. Әсәр бер дәреслектә дә булмаган очракта электрон вариантны куллану шактый катлаулы. Ә электрон китап та булмаса? Эшләргә мөмкин анысы, тик әдәби әсәрне үз кулыңа тотып укуга җитми инде.


Быел шулай ук татар теленнән дә яңа программа белән эшли башладык. Әдәбияттан аермалы буларак, тел – консерватив өлкә, шуңа монда артык зур үзгәрешләр юк. Дөрес, анда бик кирәкле булган, әмма әлегә дәреслекләргә кертелмәгән “Паронимнар”, “Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары” кебек темаларны күрергә була.


Соңгы елларда рус мәктәпләрендә укучылар өчен төрле авторларның үзгә укыту концепцияләренә нигезләнгән татар теле дәреслекләре дөнья күрде. Милли мәктәпләр янә читтәрәк калган иде, чөнки альтернатив вариантлар булмау уңай күренеш түгел. Дөрес, боз кузгалды кебек: татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзүдә дә үзгәрешләр сизелә башлады. Шуларны файдаланып, укучыларыбыз күңелендә туган телгә мәхәббәт учаклары кабызыйк, ул утны сүндермичә сакларга өйрәтик. Нинди генә заман килсә дә, ана теле укытучысының милләт сакчысы булуын онытмыйк.


Миләүшә ХАФИЗОВА, Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Редакциядән: Әлеге язмада күтәрелгән мәсьәләләр хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән мәкаләне журналның киләсе санында укыгыз. Башка укучыларыбызны да  фикер алышуда катнашырга чакырабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ