Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нәүрүз» телләр өйрәтә

Дөньядагы барлык халыкның 75 проценты, ким дигәндә, ике телне камил белә. Баксаң, Азия илләрендә күп тел белү гадәти хәл, ә Һиндстанда юл күрсәтү билгеләрен хәтта 3-4 телдә күререргә мөмкин. Бу вәзгыя...

Дөньядагы барлык халыкның 75 проценты, ким дигәндә, ике телне камил белә. Баксаң, Азия илләрендә күп тел белү гадәти хәл, ә Һиндстанда юл күрсәтү билгеләрен хәтта 3-4 телдә күререргә мөмкин. Бу вәзгыять бездә дә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Соңгы елларда балалар бакчаларында полилингваль белем бирү, ягъни берничә тел өйрәтү системасы тулы куәт белән эшли башлады. Башкалабыз Казанда гына да бу юнәлештә эшләүче 89 балалар бакчасы бар. 405нче санлы “Нәүрүз” балалар бакчасы әнә шундый бакчаларның берсе.


Иң беренче – ана теле


 “Нәүрүз” – 1991 елның декабрендә Яңа Савин районында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче беренче балалар бакчасы булып ачылган иде. Бакчада барлыгы 5 төркем эшли. Аларның барысы да татар төркемнәре. Әмма анда йөрүче балалар бер үк вакытта рус телен дә өйрәнә. Ә өч төркемдә инглиз телен үзләштерәләр.


– Балаларын безнең бакчага алып килүче башка милләт әти-әниләргә алдан ук: без – татар балалар бакчасы, дәресләр, аралашу татар телендә генә барачак, дип әйтеп куябыз. Әмма алар барыбер карарларын үзгәртми, киресенчә балаларының берничә телне белүен күреп, сөенә генә, – ди бакча мөдире Дания Гаязова.


Биредә дә, тел өйрәнү системасының һәркайсында кебек, иң элек баланың үз, туган телен өйрәнү өстенлеге ята. Балалар бакчасына килгән баланың теле ачылмаган да булырга мөмкин бит. Нинди тел даирәсенә эләгә, беренче сүзләрен дә шул телдә әйтүе ихтимал. 405нче бакчага йөрүче нәниләргә иң элек татар телен өйрәтү бурычы куела. Рус телле балалар өчен җиңелрәк үзләштерә торган программалар, ә татар балалары өчен катлаулырак укыту методикасы каралган. Укыту өчен каралган мәҗбүри программалардан тыш, тәрбияче-мөгаллимнәр эшләгән “Уйный-уйный өйрәнәбез” һәм “ Без әкият яратабыз” исемле методик кулланмалары буенча да укыталар. “Бу методик кулланмалар балаларның сөйләм телендәге кимчелекләрен төзәтүдә куллану өчен эшләнде. Моннан тыш, балалар телләрне гадәти көндәлек тормышта – уйнаганда, җырлаганда, рәсем ясаганда һәм башка шөгыльләр вакытында үзләштерә. Әдәби әсәрләр, музыка тыңлыйлар, рәсем сәнгате белән танышалар, шигырьләр өйрәнәләр”, – дип искәртә өлкән тәрбияче Сиринә Хәкимова.


Рус телен камилләштерү максатыннан балалар бакчасы логопеды Лариса Кирикмасованың “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзлек аермалыклары” темасы астында методик кулланмасы да балаларның сөйләм кимчеклекләрен төзәтүдә кулланыла.


Инглиз теле әлегә түгәрәкләрдә өйрәнелә. Бу юнәлештә бакчада өч тәрбияче эшли. Аларның икесе төп тәрбияче вазыйфасын башкарса, берсе – мәктәптән килеп укыта. “Инглиз теленә ихтыяҗ ничек кенә зур булмасын, ата-аналар түгәрәкләргә язылырга ашыкмый, – ди инглиз теле түгәрәге тәрбиячесе Айгөл Габдрахманова. – Төркемдәге утыз баланың унысы гына инглиз телен үзләштерә. Гәрчә, түгәрәктә сөйләм теле һәм грамматиканы камилләштерү максаты да куелган”.


Телнең башы – гаиләдә...


         – Бала үз телендә, чит телне дә тигез дәрәҗәдә белсен дисәгез, аның ике телдә дә бер үк күләмдә аралашуын тәэмин итегез, – ди бакчада ана теле тәрбиячесе Роза Гыйззәтуллина. – Балачакта тел өйрәнү җиңел, ләкин, кабатламаган очракта, ул тиз онытыла. Шулай булгач, телне өйрәтергә генә түгел, саклый белергә дә кирәк. Без бакчада саф һавада йөргәндә яңгырга, кояшка эндәшәбез. Халык авыз иҗаты буенча өйрәнгәннәрне төрле кичәләр, викториналар, курчак театрлары, бәйрәмнәрдә кулланабыз. Шулай да телнең башы – гаиләдә була. Гаиләдә тел кулланыла икән, димәк, бала да аны онытмаячак. Берничә телне берьюлы өйрәнгәндә ата-аналарның, гаиләдәгеләрнең ярдәменнән башка булмый.


         Нәүрүзгә йөрүче 6 яшьлек Бикназ Сабированың дәү әнисе Гамбәрия ханым оныкларының берьюлы күп тел өйрәнүнә куана. “Байтак еллар Россиядән читтә яшәдек, инде үзем дә, балаларым да татар телен онытып бетергән идек, – ди ул. – Татарстанга кайтып төпләнгәч, үземә оныкларымны татар теленә өйрәтәчәкмен, дип сүз бирдем. Киленебез рус милләтеннән булса да, бу хыялым тормышка ашты. Оныкларым бакчада өч телне өйрәнә, ә кайткач, алган белемнәрен көндәлектә кулланабыз. Аларны күргәч тә, ике телдә “исәнме”, “здравствуй” дип исәнләшәм, алар өч телдә җавап кайтара, чөнки хәзер инглиз телен дә яхшы беләләр инде”, – ди ул.


 ГМ-инфо


Полилингвизм дип тел белгечләре бер җәмгыятьтә берьюлы өч тел белүне, ягъни күптеллелекне дип атый. Полилингваль белем бирүнең асылында да туган тел белән беррәттән, чит тел аша башка илләрне өйрәнү методикасы ята. Ягъни бу телләр өйрәнү генә түгел, илләр өйрәнүне максат итеп күздә тота. Полилингваль системада тел өйрәнүчеләр үзенә күрә әнә шундый дөньяви культура тудыра да инде.


Белгеч фикере


“Һәр нәрсәнең үз вакыты”


Солтания ГАТАУЛЛИНА, балалар психологы:


– Балага чит телләрне үз телендә камил һәм аңлап сөйләшә башлагач кына өйрәтә башларга була. Монда һәр балага шәхси якын килү таләп ителә. Өйрәнү уен формасында барырга тиеш. Моның өчен өйрәтелә торган тел мохите булдырырга кирәк. Тагын бер үтемле киңәш: берьюлы берничә тел өйрәтергә тырышмагыз.


Шунысы да бар: әгәр балагызның сөйләм телендә кимчелекләр булып, балагыз логопед белән шөгыльләнә икән, чит телләр өйрәнүне кичектереп торырга кирәк. Бу сөйләм теле үсешен тоткарларга мөмкин һәм авазлар әйтелешендә кимчелекләр китереп чыгара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ