Логотип Магариф уку
Цитата:

5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак

Быел Татарстанда 5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак. Грант күләме муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен бу – 11 мең сум, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен — 10 мең сум, калган районнар өчен — 8 мең сум.

 – Транспорт гранты – Татарстан студентларына ярдәм итүнең мөһим һәм кирәкле чараларының берсе, – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Ул әлеге грантка социаль ярдәмгә мохтаҗлар гына түгел, ә укуда һәм иҗтимагый тормышта үзен аеруча күрсәткән студентларның да дәгъва итә алуын ассызыклады.

«Транспорт гранты» – Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә укучылар арасында транспорт хезмәтләре өчен түләүгә грантлар алучыларны сайлап алу буенча конкурс.

Фото ТР студентлары лигасы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ