Мәктәп укучылары өчен яңа туристик маршрут эшлиләр
Татарстанда укучылар өчен яңа туристик маршрут төзиләр. Маршрут 12–16 яшьлек яшүсмерләр өчен эшләнгән һәм фәнне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Программа ТР Фәннәр академиясенә, фәнни үзәкләргә баруны, мастер-класслар һәм галимнәр белән очрашуларны үз эченә ала.
Казан туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова сүзләренчә, маршрутның төп максаты – укучыларга фәнне «эчке яктан» күрсәтү, ачышларга кызыксыну уяту һәм фәнни карьера сайларга илһамландыру.
Маршрутны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар