Түбән Камадан Булат Садриев Россиянең иң яхшы физкультура укытучылары исемлегендә
Россия футбол берлеге педагоглар өчен «Футбол магниты» һөнәри конкурсына нәтиҗә ясады.
2024/2025 уку елында Татарстан Республикасын конкурста «Мәктәптә футбол» проектын гамәлгә ашырган гомуми белем бирү оешмаларының 30 педагогы тәкъдим итте.
Татарстаннан җиңүче булып Түбән Кама районының 38 нче лицеен физик культура укытучысы Булат Садриев танылды. Ул Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы 50 укытучысы исемлегенә кергән. Җиңүче акчалата приз һәм Мәскәүгә 5 июньнән 8 июньгә кадәр танылган футболчылар һәм тренерлар катнашында бүләкләү тантанасына чакыру алды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар