Логотип Магариф уку
Цитата:

Албасты

Татар халык иҗатында кешенең табигать белән мөнәсәбәте, аңлатып булмаслык күренешләрне мифик затлар аша тасвирлау киң урын алып тора. Шүрәле, Бичура, Су анасы кебек үк, Албасты да татар мифологиясенең иң серле һәм шомлы образларыннан санала. Ул – борынгы төрки ышанулардан килгән, күп гасырлар дәвамында халык хәтерендә сакланган мифик зат. Албасты турында риваятьләр, ышанулар, әкиятләр татар халкының дөньяга карашын, курку-хәтәрне ничек аңлатуын күрсәтә.

Кем ул Албасты?

Каюм Насыйри XIX гасырда ук татар халкының ышануларын, хорафатларын җыеп язып калдырган. Аның «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» хезмәте татар этнографиясе өчен гаять әһәмиятле чыганак булып тора. Насыйри, халык арасында таралган мифик затлар турында бәян иткәндә, Албасты образын да телгә ала. Ул татарларда төрле ияләр, җеннәр, өрәкләр турындагы ышануларның бик көчле булуын ассызыклый. Албасты кеше янына төнлә йоклаганда килеп чыга дигән ышану яшәп килә. Йоклаган кеше өстенә утырырга, аны буарга һәм аның канын эчәргә мөмкин. Кеше уянгач, ул юкка чыга.

Татар мифологиясендә Албасты явыз рух, еш кына су белән бәйле хатын-кыз кыяфәтендәге зат итеп күзалдына китерелә. Кайбер риваятьләрдә ул озын чәчле, ямьсез йөзле, озын күкрәкле карчык рәвешендә сурәтләнә. Аның төп вазифасы – кешене куркыту, адаштыру, төнлә буу, бигрәк тә ялгыз йөрүчеләргә зыян салу. 

Албасты – татар халкының йоклаган кешене буа торган бер мифик иясе. Сүзнең килеп чыгышына карасаң, ул «йәл» (искечә кул) «басты» (ягъни кул белән басучы, буучы), йә «ал(ны) басты» (ягъни алны, күкрәкне басып буучы) сүзләренең кушылуыннан килеп чыгуы ихтимал.

«Албасты» сүзе, күпчелек тикшеренүчеләр фикеренчә, этимологик яктан «ал» (кызыл, утлы) һәм «басты» (баса, басым ясый) сүзләреннән килеп чыккан. Бу үз чиратында әлеге образның утлы, кызыл төсләр белән бәйле булуын, шулай ук йоклаучы кешегә яки малга басып, аның энергетик кыйммәтен «суыру» сыйфатын белдергән, дип яза галимнәр. Албастыны төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, борынгы дөньяга карашын аңлатучы бер фактор итеп карыйлар. Албасты ул – табигый стихияләрдән дә, куркынычлардан да, башка кыенлыклардан да курыкмый торган рух.

 Халык ышануларында Албасты күбрәк су буйларында, камышлыкларда, ташландык урыннарда яши дип саналган. Шуңа күрә кешеләр кич белән су буена ялгыз барудан сакланган. Яшь аналарны һәм сабыйларны Албастыдан саклау өчен төрле догалар укылган, өйдә сабыйның мендәр астына пычак яки башка берәр тимер әйбер куелган. Тимернең явыз рухларны куркыту көченә ия булуына ышану төрки халыкларда киң таралган булган.

 

Каюм Насыйри хезмәтләрендә Албасты

Каюм Насыйри татар халкының мифик карашларын фәнни нигездә өйрәнгән беренче галимнәрнең берсе санала. Ул халык арасында йөргән ышануларны «наданлык калдыгы» дип кенә түгел, ә милләтнең рухи мирасы буларак та бәяләгән. Насыйри үз хезмәтләрендә татар халкының төрле рухи затларга ышануын теркәп калдыра. Аның язмаларында Албасты кебек мифик образлар кешеләрнең табигать каршындагы көчсезлеген, аңлашылмаган хәлләрдән туган куркуын чагылдыра. Ул чорда кешеләр төнге саташуны, авыруларны, кинәт үлүләрне еш кына Албасты белән бәйләгәннәр. 

 

Фатих Урманчиев һәм татар мифологиясе

Фатих Урманчиев – шулай ук татар мифологиясен тирәнтен өйрәнгән галимнәрнең берсе. Аның хезмәтләрендә Албасты образы борынгы төрки мифологик катлам белән бәйләп аңлатыла. Урманчиев фикеренчә, мондый образлар халыкның дөньяны ике өлешкә – якты һәм караңгы көчләргә бүлеп каравыннан туган.

Галим Албастының төрки халыкларда төрле исемнәр белән йөртелүен билгели: казахларда – Албасты, кыргызларда – Албарсты, нугайларда – Албаслы һ.б. Бу уртак тамырлар төрки халыкларның борынгы мәдәни бәйләнешләрен дәлилли. 

Албасты – гади генә «куркыныч җен» түгел. Ул – татар халкының борынгы дөнья картинасының бер өлеше. Галимнәр фикеренчә, бу образ аша кешеләр аңлатып булмый торган хәлләрне тасвирларга тырышкан. Төнге төшләр, саташулар, авырулар, суда бату очраклары – болар барысы да кайчандыр Албасты эше дип саналган. Албасты образында табигатьтән курку да, аны хөрмәт итү дә чагыла. Борынгы кешеләр өчен урман, су, караңгы төн – серле һәм хәвефле дөнья булган. Шуңа күрә мифологик образлар кешеләрне сак булырга өндәгән.

«Албасты» әкияте

Берәү каладан кайтып бара икән. Бер таныш авылына ике-өч чакрым гына калгач, юлның ике ягында кинәттән биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Менә бу кеше, ни булды бу дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат, күпме генә чапса да, бу ике чүмәләдән уза алмый икән. Барганнар, барганнар, бер дә чүмәләдән уза алмаганнар. Менә бу кеше, аягүрә торып, атын кыйный-кыйный куып чаба башлаган. Әмма чүмәләләрдән бер дә уза алмаган. Актыгында бер урманга барып чыккан. Ул тирәдә бернинди дә урман булырга тиеш түгел икән. Шуннан соң бу кеше чүмәләнең Албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган. Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгрәгән, ат кешнәгән  тавышлар, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган – урманның очы да, чите дә күренми. Бер дә чыга алмаган. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. «Инде ни булса, булыр» дигән дә арбасына бөгәрләнеп яткан, ә атын үз иркенә җибәргән.  Менә кинәттән әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Торып караса, чүмәләләр дә юк икән, бер авыл да якында гына тора. Бу адәм куанычыннан нишләргә белмәгән. Аты җиңеләеп киткән. Кыйнап чаба алмаган атны тартып тотып булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми, әйләнеп авылларына да кайтып җиткәннәр.

Әкият «Легендалар һәм мифологик хикәяләр» китабыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ