Логотип Магариф уку
Цитата:

Әни, мин үзем!

Сабый чакта балаларны өйдәге хезмәттән ерак тотабыз. Комачаулама, янәсе. Ә бит көндәлек эшләр – тәрбия чарасы гына түгел, бала өчен файдалы нейрокүнегү дә.

Эльвира МАСЛАХОВА, нейропсихолог
 

Качып эшләмәгез

Табак-савыт, кер юу, җыештыру, ризык әзерләү, чүп түгү кебек көндәлек көнкүреш хезмәте бала өчен – табигый мохит. Ул боларның барысын да күреп үсәргә тиеш. Әмма еш кына әти-әни бу эшләрне бала йоклаганда, уйнаганда, урамда булганда хәл итеп куя. Сылтау да һаман бер: бәләкәч белән бу эшләрне җәһәт кенә эшләп булмый! Иминлек кагыйдәләре, пычрану мәшәкатен дә истә тотмый булмый. Әмма «Әни, мин үзем!» дип «ярдәм»гә йөгереп килгән сабыйны читкә этәреп торсак, соңрак, ул буй җиткәч, ничек өй эшләренә җәлеп итәргә кирәк? Көнкүреш хезмәтен куркыныч, пычрак дип күргән, аннан ерак торырга күнеккән баланың фикерен үзгәртү җиңел булмас. Сабыйның йорт эшләрендә иртәрәк катнаша башлавы яхшы. Кечкенәдән кул арасына кергән бала төрле яклап үсә.

 

Әти-әнисенә өй эшләрендә ярдәм итүче баланың вак һәм эре моторикасы чарлана. Чөнки көнкүреш хезмәтен башкару өчен сабыйга әллә ничә тапкыр утырырга, торырга, чүгәләргә, кулына төрле әсбаплар алырга, моның өчен шактый көч куярга, физик активлык кирәк. Мисалга, су – юеш, идәнгә түгелә икән, ул юешләнә. Идәнне коры чүпрәк белән сөрткәч, юеш бетә, ә тукыма дымлана дигән кечкенә ачышлар да ясый.

 

ГМ–КИҢӘШ

Мөһим эшләр исемлеген төзү кирәк. Эш чиратын дөрес куярга өйрәнгән балага мәктәптә дә укуын көйләү җиңел булачак. Башкарасы эшләрне бергәләп языгыз, рәсемнәр белән бизәгез, фантазиягезне кулланыгыз. Тәмамланган эшне ябыштыргычлар белән билгеләп барырга була.

Аңлый башлагач

Еш кына балаларны көнкүреш хезмәтенә мәктәп алдыннан гына җәлеп итә башлыйбыз. Әмма бу вакытка сабыйның үзаңы инде формалашкан, моңа кадәр әти-әнисе башкарган эшләрнең үзенә йөкләнүе аны аптырашта калдырырга мөмкин. Өстәвенә, мәктәпкә ияләнү чоры – үзе үк катлаулы, вакыт сорый торган этап. Яңа тормышына ияләнер урынга ул көчен көнкүреш бурычларын үтәүгә юнәлтәчәк. Бала өйдәге эшләрне аларның әһәмиятен аңлаган чорда гына үти башласа урынлы булыр. Ягъни әти-әнисенә ярдәм итүче сабый үзе дә ныклап йөри, хәрәкәт-гамәлләре белән идарә итә, әти-әнисенең үтенечләрен аңлый белергә тиеш. Хезмәт юлын көн дә кабатлана торган вазифалардан башлагыз. Әйтик, ашаганнан соң савыт-сабаны алып кую кебек гади генә күнекмә дә тормыш өчен кирәкле көнкүреш хезмәте бит.

 

«Чокырыңны үзең юарга телисеңме?»

Баланың хезмәткә омтылышын хуплагыз гына. Беренче табак-савытларын ипләп юмас та, ди, идәнгә түгелгән суны да 3–4 яшендә җитез генә сөртеп ала алмас сабый. Әмма кечкенә чакта тәвәккәлләп карамаса, боларны ул җиде, хәтта ун яшьтә дә эшли белмәс бит.

Кечкенә чакта бөтен нәрсәне уен итеп кабул иткән сабыйга көнкүреш эшләрендә катнашу авыр түгел. Әнисе нинди эшкә тотынса да, сабыеның булышам дип итәгенә килеп сарылулары да аның өчен йорт эшләрендә катнашу кызыклы шөгыль икәнлеген раслый. Һәр эш өчен мактап, аңа рәхмәт әйтеп торсаң, бу дәвамлы «уен» ялыктырмас, яшәү рәвешенә әйләнер. «Тәлинкәне алып килеп биргәнең өчен рәхмәт, улым», «Идәнне ялт иттергәнсең бит, уңган кызым» – ихластан әйтелгән мактау сүзләре кемне сөендермәс! Сабый чакта балалар пычрактан курыкмый, чирканмый, аның әле озак вакыт игътибарын җәлеп итә торган шөгыльләре дә юк, димәк, хезмәт яратырга өйрәнер чак.

 

2–3 яшьтә:

* уенчыкларны җыеп кую;

* пычрак киемнәрен кер өчен махсус савытка салу;

* түгелгән сыеклыкны сөртү;

* ашаганнан соң табак-савытны алып кую.

 

4–5 яшьтә:

* үзенең урын-җирен җыештыру;

* тузан сөртү;

* гөлләргә су сибү;

* табынга табак-савытны тезү;

* чүп түгәргә булышу;

* киемнәрне элгечкә элү;

* аяк киеменең бавын бәйләү.

 

6–7 яшьтә:

* идән себерү;

* ризык әзерләүдә катнашу;

* чиста киемнәрне эләргә булышу;

* чүп утау;

* су сибү;

* кибеттән азык-төлекне алып кайтырга ярдәм итү.

 

8–9 яшьтә:

* урын-җирне җыю һәм җәю;

* төймә тагу;

* табак-савыт юу;

* үзе белеп, пычрак киемен чистасына алмаштыру;

* кием шкафын җыештыру;

* чүп түгәргә булышу;

* олылар ярдәме белән кибеттә үзенә кием сайлау;

* исемлек буенча азык-төлек сатып алу.

 

10–11 яшьтә:

*  урын-җирен алыштыру;

* кер юу машинасында кием юдырту;

* гади ризыклар әзерләү;

* кечкенә балаларга күз-колак булу.

 

 

«Хезмәтне кечкенәдән яратсын»

Гөлзидә Галимуллина:

– Баланы кечкенәдән көндәлек эшләргә өйрәтүне мөһим дип саныйм. Үзебез дә авылда әти-әнигә булышып үстек. Яшь тә тугыз айлык булуына карамастан, кызым Зифа белән өй эшләрен бергәләп эшлибез. Үзе дә бик теләп ярдәм итә ул: гөлләргә су сибәргә, киемнәрен урнаштырырга, тузан сөртергә ярата. Мин янында карап, хәстәрләп торам. Өйрәнүе – үзен өчен, хезмәтне кечкенәдән яратсын, дим.

«Берсе турый, икенчесе юа»

Рамилә Сөләйманова:

– Кызларым – дүртәү, һәм һәрберсе төрле яшьтә кул арасына керә башлады. Әсманурыбызга ике яшь кенә булса да, безгә үзенчә салатлар ясый. Мин яшелчәләрне юып кына бирәм, кыяр, помидор, борычын да үзе турый. Апалары да шулай ук. Ясмин дүрт яшендә үк юылган киемнәрне тип-тигез элә белә иде. Сальманур исә өебездә җитәкче кебек, бөтен нәрсәнең урынын белә, апаларының карандашларын очлап, мәктәп букчасына тутырып ук куя. Бәрәңге алганда да ярдәмчеләребез алар. Ашарга пешергәндә дә тик тормыйлар: берсе турый, икенчесе юа, кирәк ризыкны алып килеп бирәләр. Менә беркөнне чигү чигә башладым, кызлар, эшләрен ташлап, бу эшкә керештеләр. Аларга да чигү әсбаплары алырга туры килде.

Фото авторы – Рамилә Сөләйманова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ