Ах син, мошенник!
Башыңдагы кыйбатлы бүрекне урамда көпә-көндез салдырып китүчеләр чоры турындагы истәлекләрне ишеткәнегез бардыр. Бүрек кыйссасы бүгенге заман талау ысуллары янында бер мәзәк кебек кенә. Кырыгалдарларның кулы озын хәзер: чит илдән торып та ыштансыз калдыра алалар. Мошенникларның яңа ысуллары, алардан саклану чаралары турында искәртеп тору артык булмас.
Максат бер – кодны әйт!
Алданучылар турында берән-сәрән ишетелгәндә, бу хәл минем белән булмас, гадәттә өлкән буын вәкилләре алдана, дип уйлый идек. Хәзер исә хокук саклау органнары мондый гаризаларны меңәрләп терки. Ниндидер мәсьәләне хәл итәм дип, оешмаларга йөз кабат шалтыратып, көннәр буе чиратта утырулар онытылмасын иде ул! Югыйсә бер шалтыратудан эреп китәбез. Онытмагыз: беркем дә, беркайчан да, беркемне дә кайгыртып, телефон аша пенсия, субсидия билгеләми вә синең дәүләт порталындагы шәхси кабинетың куркынычсызлыгын кайгыртмый! Әмма шундый ышандырып сөйлиләр! Әнә А. ханым үзе билгеле кибетләр челтәре директоры, 6 млн сумлык кредит алып, мошенникларга күчергән. Очына чыгу мөмкин булмады, иренең йөрәге күтәрмәс дип, аңа да әйтмичә, ничә ел буена шуны түли. Ә декреттагы Г. ханым исә «полиция» хезмәткәрләренә ышанып, ярты көн эчендә дүрт банктан кредит җыеп, кулларына тоттырып җибәргән. «Гипнозга да ышанмый торган кеше мин, ә монда сулыш алырга да ирек бирмәделәр. Нәрсә кылганымны аңлап алганда, акылдан шаша яздым», – ди. Мондый тарихлар һәркайсыбызда бихисап.

– Мошенниклар яңа ысулларны үзләштереп кенә тора: салым идарәсе, прокуратура хезмәткәре, торак-коммуналь хуҗалык операторы, хастаханә администраторы, социаль яклау үзәге белгечләре – кем булып кына шалтыратмыйлар, – ди Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов. – Бәйрәмдәге ташламалар чорында фишинг сайтлар, салым түләгәндә салым идарәсеннән шалтыратулар, әллә нинди кызыктыргыч, мөһим, әһәмиятле төркемнәргә, вакыйгаларга, оешмаларга сылтамалар, ялган QR-кодлар... Легендалар төрле, ә һәр шалтыраткан мошенникның максаты бер: теләсә нинди ысул белән «Дәүләт хезмәтләре» порталына килә торган кодны әйттерергә тырышалар. Трубканы куярга да өлгермисең, банк яисә полиция хезмәткәре исеменнән шалтыраталар. Янәсе, шәхси кабинетыгызда ят кешегә сезнең исемнән шикле ышаныч кәгазе (доверенность) теркәлгән. Әлеге документ белән сезнең исемнән теләсә нинди гамәл кыла алалар, имеш. Радикаль оешмаларга акчалар күчерсәләр, сез рөхсәт биргән булып чыгасыз, утыртып куячаклар. Гаепсезлекне дәлилләү өчен, аларның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк, имеш. Әлбәттә, бу хакта кемгә дә булса сөйләү тыела. Янәсе, тикшерү барышындагы мәгълүматларны сөйләгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Мессенджерларда кешегә төрле документлар, фото, видеолар юллана, полиция хезмәткәренең документлары күрсәтелә, кыскасы, шулкадәр дәлилләргә ышанмый калуы да авыр. Кеше үзен хокук саклау органнары белән сөйләшәм, мошенникларны тотарга булышам дип инана. Монда берничә сценарий була ала. Кеше акчаларын «куркынычсыз» счётка күчерә, янәсе, акчаларны саклап кала яисә инде банкоматтан салдырып, акчаларын таксистка, курьерга биреп җибәрә.
Зыян күрүче портреты:
– Эшләүче хатын-кыз
– 25 тән 44 яшькә кадәр
– Уртача керемле
– Урта белемле
– Шәһәрдә яши
Чаң сук!
Алданган кешеләрнең һәр бишенчесе бу хакта беркая да хәбәр итми. Банк барлык операцияләр турындагы мәгълүматны базага теркәргә тиеш. Мошенниклар белән сөйләшүегезне аңлап алуга, иң элек банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны хәзер телефондагы банк кушымталары аша да башкарырга мөмкин. Аннан полиция бүлегенә барып, гаризада барысын тәфсилләп язарга: кайчан алдадылар, акчалар кемгә юлланган, кайсы банкка һ.б.
КАНУН
Дропперлык – җинаять
Банк счётыңны (белеп яисә белмичә) мошенникларга куллануга тапшырган өчен, 2025 елның 1 июленнән җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде. Сүз РФ Җинаять кодексының 187 нче маддәсе 3 нче бүлеге турында бара. Акчаның законлы булмаган әйләнеше дип бәяләнгән җинаять өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Дропперлык турында тулырак =>
https://magarif-uku.ru/news/news/sin-dropper-tugelme
Иң таралганы – кредит мошенниклыгы

Нурания ХӘЙРУЛЛИНА,
Россия банкы бүлеге – Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе урынбасары:
– Айга якынча 80 мең кеше дропперга әйләнә. Уртача яшьләре – 18 дән 24 кә кадәр. Үсмерләрне, тиз акча эшләп алу белән кызыктырып, дропперлыкка тарту киң таралды. Янәсе, үз исемеңә карта ачтыр да аны безгә биреп тор, аның өчен фәлән сум акча бирәбез – шул гына. Нәтиҗәдә мошенниклар ул карталарны урланган акчаларны чыгару өчен куллана. Аларның койрыкларын тоту кыен, ә үсмер, дропперга әйләнеп, җаваплылыкка тартыла. Моны булдырмауны күздә тоткан яңа закон буенча, 2025 елның 1 августыннан 14 тән 18 яшькә кадәрге үсмерләр бары тик законлы вәкилләре рөхсәте белән генә банкта исәп-хисап счёты ача ала, банклар һәр операция турында әти-әниләргә хәбәр итәргә тиеш.
Мошенниклар кәгазь акчаны кулга төшерү ягын карый, болай иткәндә счётларны белешәсе юк, эзне чуалту җайлырак. Шуңа күрә банклар банкоматтан акча салдыру операцияләрен дә контрольгә ала. Мисал өчен, кеше банкоматтан акчаларын, гадәттә, әз суммалар белән бары тик Казанда гына салдыра, ди. Бердәнбер көнне төн уртасында Чаллыда 100 мең сум салдырырга уйласа, бу операция шикле булып тоелачак.
Банклар, элемтә операторлары белән берлектә, билгесез номерлардан даими шалтыратуларга да игътибар итәчәк. Мондый хәл күзәтелсә, банкоматтан акча салдыруга 6 сәгатькә кадәр вакытлыча лимит куелачак.
Кредит мошенниклыгы – иң киң таралганнардан. Кредит алуга үзтыю законын 17 млн га якын кеше кулланган инде. Әле алай да мошенниклар үз ягын каера, кредит тарихлары бюросы хезмәткәрләре булып шалтыраталар. Янәсе, үзтыюны куйганда, техник проблема килеп чыккан, алар җибәргән сылтама аша кереп, мәгълүматларны тәңгәлләштереп алырга кирәк. Ышанмагыз!
2025 елның 1 сентябреннән «икенче кул» сервисын кулланырга мөмкин, ягъни клиент ышанычлы кешесен билгели ала. Ышанычлы кеше килештерми торып, кайбер операцияләрне башкарырга мөмкин түгел.
Кредит бирер алдыннан клиентка уйлау өчен вакыт – «суыту периоды» да кертелде. 50 меңнән 200 меңгә кадәр акча турында сүз барганда ул – 4 сәгать, 200 меңнән артып китсә, ике көнгә кадәр кредитны рәсмиләштерми торалар.
Россия киберполициясе
Киберҗинаятьләрне ачу белән шөгыльләнү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгында 2022 елда аерым идарә булдырыла. Мәгълүмати-коммуникация технологияләр белән бәйле барлык яңалыклар Россия киберполициясе каналында.
Зөлфия Мадьярова коллажы





Комментарийлар