Әзерме? Әзер!
Академик белемнәр ‒ мәктәпкә әзерлекнең бер өлеше генә. Укырга кергәнче баланың укый, яза, саный белүе аңа адаптация чорын җиңел үтү өчен кирәк. Мәктәп исә баланың физиологик, иҗтимагый һәм психологик яктан әзер булуын таләп итә.
Илмира МӨФТӘХОВА,
«Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы
Интеллектуаль әзерлек ул – күзәтү, анализлау, фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен булдыру сәләте. Баланың мәктәпкә әзерлек чорында шәхси тәҗрибәсе нигезендә тупланган белемнәре булу мөһим. Сорауларга җавапны да ул белемнәре аша табарга тиеш. Заманча мәктәп системасы нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Болар хәтер, күзаллау, мантыйкый фикер йөртә белүгә бәйле. Бу күнекмәне өйдә генә ятып булдырып булмый, балага әйләнә-тирәне күзәтүләр, төрле урыннарда булу, аралашу кирәк.
Психологик әзерлек баланың игътибарны бер ноктага юнәлтүен, башланган эшне ахырга кадәр җиткерү, инструкция буенча эшли белүне аңлата. Икенче төрле аны шәхси, хис һәм ихтыяр көченә нигезләнгән психологик үсеш дип тә атыйлар. Бала мәктәпкә баруның максатын аңларга, ягъни аның мотивациясе булырга тиеш. Яңа белемнәр алырга теләү – мотивациянең иң зурысы. Балагызга мәктәптә нинди фәннәр була, алар көнкүреш белән ничек бәйле – шул хакта сөйләгез.
Социаль (иҗтимагый) әзерлек – яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу сәләте, кагыйдәләрне аңлау һәм тәртип нормаларын белү. Мәктәп бусагасын атлап кергән баланың үз-үзен контрольдә тотуы һәм башкалар белән аралаша белүе мөһим. Ләкин кайбер балалар танышырга, аралашырга ояла. Бу – яңа гына укырга кергән күпчелек балаларның уртак проблемасы. Мондый хәлгә юлыкмас өчен, әти-әниләргә балаларын кечкенәдән башкалар белән ничек танышырга, аралашырга кирәклеген өйрәтергә киңәш итәм. Балалар мәйданчыклары – иң яхшы аралашу мәйданы.
Физик үсеш тә баланың мәктәпкә әзерлегендә мөһим роль уйный. Вак һәм эре моторика үсешенә, организмның мәктәптәге авырлыкларга әзер булуын алдан кайгыртырга кирәк. Физик әзерлек шулай ук укучының мәктәптә адаптация чорын уңышлы узуына нигез, баланың үсеше белән турыдан-туры бәйләнгән.
Мәктәпкә әзерлекне тикшерәбез
Баланың мәктәпкә әзерлеген тикшерүнең төрле алымнары бар, мөгаллимнәр һәм психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түбәндәге сораулар буенча әти-әни үзе дә сабыеның мәктәпкә әзерме-түгелме икәнлеген чамалый ала.
Сөйләм күнекмәләре
- Бала кыска хикәя яки мультфильмнарның эчтәлеген сөйли аламы?
- Рәсем буенча хикәя төзи беләме?
- Барлык авазларны да дөрес әйтәме?
Мантыйкый фикер йөртү һәм хәтер
- Бер предметның икенчесеннән нәрсә белән аерылуын, охшашлыгын аңлата аламы?
- Гади күренешләрнең нинди гамәлләрдән торганын, эзлеклелеген атый аламы? (Мисал өчен, башта киенәбез, аннары урамга чыгабыз...)
- Бер тапкыр кабатлаганнан соң, 5–7 сүз яки рәсемне исендә калдыра аламы?
Математик күнекмәләр
- Бердән унга һәм кирегә уннан бергә кадәр саный беләме?
- «Күбрәк – әзрәк», «кыскарак – озынрак» кебек чагыштыруларны аерамы?
- «Өстәлдә 3 алма бар иде, шуның берсен ашадылар, күпме калды?» кебек гади мисалларны чишә аламы?
Моторика һәм координация
- Сәдәф эләктерү, төен бәйләү кебек күнекмәләре бармы?
- Карандаш, кайчыны дөрес итеп тотамы?
- Рәсемне чиктән чыкмыйча әйләндерә аламы?
Эмоциональ һәм социаль әзерлек
- Уенда яки әңгәмә вакытында, бүлдермичә, үз чиратын көтеп тора аламы?
- Уңышсызлыкларны тыныч кабул итәме? (Мисал өчен, беренче тапкырдан туры сызык сыза аламы?)
- Мәктәптә үз-үзеңне тотуның кагыйдәләре, укытучының дәрес вакытында таләпләре турында хәбәрдармы?
Әти-әниләр колагына
1. Мәктәпкә баручы балага уку-язу өчен уңайлы шартлар тудырыгыз. Булачак укучының буена туры килерлек өстәл һәм урындык, җайлы мәктәп букчасы, рәсемнәре игътибарын читкә юнәлтми торган мәктәп кирәк- яраклары алырга кирәк.
2. Балада кечкенәдән мөстәкыйльлек һәм тәртип тәрбияләү мөһим. Мәктәп букчасын тутыру, киемнәрне тәртипкә салу һәм башка шундый эшләрдә җаваплылыкны әкренләп укучының үзенә тапшырыгыз.
3. Укырга керү тоташ авырлык булып тоелмасын өчен, балагызның ял вакытын кайгыртыгыз, аеруча мәктәпкә адаптация чорында нәни җилкәләргә зур авырлыклар өймәгез.
4. Дөрес һәм файдалы туклану, көндәлек режимны саклау мөһим. Көн дәвамында арыган баланы төнгә кадәр өй эше эшләтү зыянга гына. Гаджетлар, телевизор каршында утырганчы, бергәләп саф һавада булыгыз, аралашыгыз. Бу вакыт – бер генә.
Мәктәп яше
Һәр баланың үсеш темпы төрле. Кемдер 6 яшьтә үк мәктәпкә әзер булырга мөмкин, әмма хәзерге заманда бу – бик сирәк күренеш. Чөнки без балаларны табигый шартларда үстермибез. Туу белән подгузникларда йөртәбез, егылуыннан куркып, шлем киертәбез, еласа, тизрәк телефон тоттырабыз. Нәтиҗәдә бала үзенең тәнен тоймый. Хәрәкәтле уеннары да юк дәрәҗәсендә. Аның каравы, әти-әни сабыен төрле үзәкләргә үсеш дәресләренә йөртә. Бала, мәктәпкә кергәнче, рәхәтләнеп уйнарга тиеш. Менә кайда аның үсеш дәресе! Саф һавадагы уеннар – табигый нейрокоррекция ул. Укый-яза белмәсә дә, алар аша баланың баш миендә мәктәпкә әзерлеге өчен җаваплы өлкәләре формалаша. Юкса 7–8 яшьтә дә ул үзен сабый итеп тотарга, димәк, мәктәпкә дә тиз генә ияләшә алмаска мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк: 7 яшьтәге балаларның әйдәүче эшчәнлеге – уен. Мәктәптә исә уйнау белән мавыгып булмый, анда уйлау эшчәнлеге кушыла.
ГМ-ИНФО
«Россия Федерациясендә белем бирү турында» федераль законның 67 нче маддәсе нигезендә, беренче сыйныфка алты яшь тә алты айга җиткән һәм сәламәтлеге буенча бернинди чикләүләр булмаган балаларны алалар. Ата-ана гариза язган очракта, баланы иртәрәк тә кабул итәргә мөмкиннәр. Мәктәпкә керү вакыты сигез яшьтән дә соңарырга тиеш түгел.
«Мәктәп белән куркытмагыз»

Фәридә ФАЗУЛЛИНА, Саба урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:
– Баланың мәктәпкә әзерлеге еш кына аның физик ныклыгы, гаиләсенә, балалар бакчасына, ата-ананың бала белән шөгыльләнүенә дә бәйле. Беренче сыйныфка кергән бала үзенең исем-фамилиясен, әти-әнисенең исемен, адресларын белсә яхшы. Сорауларга бер сүз белән «әйе-юк» дип кенә түгел, 3–4 сүздән торган җөмлә төзеп җавап бирсә әйбәт, андый балалар укуда да тиз алга китә.
Мәктәпкә әзерлекнең янә бер мөһим нигезе – баланың «ишетә» белүе. Мисалга, ашарга чакырып, бер әйтә әти-әнисе, икенче тапкыр дәшә ‒ бала исә кушканны эшләргә ашыкмый. Бу күренешнең мәктәпкә ни катнашы бар диярсез? Хикмәт шунда: гаиләдә бер әйтүдә тыңларга өйрәнгән бала дәрестә дә укытучы сөйләгәнне беренче тапкырдан ук отып кала, мәгълүматны шунда ук истә калдыра. Бер укучымны мисал итеп китерә алам. Гадәттә, укытучы теманы бер тапкыр аңлата, аннан кабатлый, тагын аңлата, өченче этап итеп, практик эшкә күчә. Бу бала, беренче аңлатканда ук, дикъкать белән тыңлый, отып кала иде. Калганнарга исә кабат-кабат аңлатырга туры килә. Шул вакытта бу бала, башын партага куеп, ятып торырга гадәтләнде, чөнки ул үзенә кирәкле мәгълүматны алды инде, бер үк теманы икенче тапкыр тыңлау ихтыяҗы юк аның. Әлеге күнекмәне ул ата-ана тәрбиясе аша алган. Кабат-кабат әйтеп тыңлату балаларга начар йогынты гына ясый. Мәктәптә дә андый укучылар таркау, игътибарсыз була.
Яшькә килгәндә, мәктәпкә иртә кергән бала да бик әйбәт белем алырга, хәтта үз яшендәгеләрен узып та китәргә мөмкин. Кайчак язарга, укырга өйрәнеп кергән укучы, кызыксынуы сүрелеп, арттарак кала. Бу мәсьәләдә һәр очрак шәхси, аны ниндидер бер кысаларга салып булмый кебек. Укытучы булып 38 ел эшләү дәверендә һәр беренче сыйныфымда шушы хәлне күзәтәм. Укытучысы, сыйныфташлары нинди булуы, әти-әнисенең ярдәме, теләктәшлеге, бала белән шөгыльләнүе – болар бар да баланың укуына йогынты ясый. Белем алу бер генә көнлек хезмәт түгел, көндәлек эш икәнлеген онытмаска кирәк. Киңәшем: мәктәп бусагасын атлап кергән сабыегызны үсендерегез, мактагыз. Мәктәп, укытучы белән куркытмагыз. «Син тырышасың», «әйбәт укырсың», «мин сине яратам» дигән сүзләрне ешрак әйтегез.
«6 яшьтән тәвәккәлләдек!»

Гөлшат БУТОРИНА,
беренче сыйныфка баручы 6 яшьлек Регинаның әнисе:
– Кызыбызга 6 яшь февральдә генә тулды әле. Шулай да тәвәккәлләргә булдык – быел ул мәктәпкә барачак. Соңгы вакытта балалар бакчасына карата кызыксынуы кимеде, теләп бармый, авырдан кала башлады. Бию түгәрәгенә бергә йөрүче укучы кызлар белән аралашуы йогынты ясадымы, мәктәпкә барасы килде. Булачак сыйныф укытучыбыз да бик тәҗрибәле, аның белән дә киңәшләштек, ярты ел мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрдек, түгәрәкләрдә шөгыльләндек. Өйдә дә әзерләнәбез, бу арада әтисе белән, чиратлашып, йоклар алдыннан кызыбызга әкиятләр, хикәяләр укыйбыз – хәтере яхшырсын, текстларның мәгънәсен аңласын дибез. Регина үз яшенә карата җитди, тыңлаучан, сабыр, ихтыяр көче бар, бер урында утырып шөгыльләнә ала. Шушы сыйфатлары ярдәмендә мәктәпне тиз үз итәр дип ышанам.
«Без мәктәпкә әзер»

Гөлшат Гарипова, беренче сыйныфка баручы 7 яшьлек Абдулланың әнисе:
– Мәктәпкә керүче улыбызга 7 яшь тә 10 ай ‒ 8 яшь тула дисәң дә була! Мәктәпкә барыр вакыты җитсә дә узган ел сагаеп калдык шул. Сөйләмендә бераз хилафлыклар бар иде, балалар бакчасындагы методистыбыз да, быелга калып торсын, дип киңәш итте. Белгечне тыңладык, үзебезнең шикләр дә өстенлек алды, ахры. Үкенмибез. Бер ел эчендә Абдулла физик яктан да ныгыды, үсеп китте, тиз ота, җаваплары тулы, тасвирлый, укыганын дөрес итеп сөйли белә. Үтә кызыксынучан, мөстәкыйль, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә өйрәнде. Инде курыкмыйча «без мәктәпкә әзер» дия алам.





Комментарийлар