Бала әле без!
«Тәртип» радиосы, әниләргә карата хөрмәт, ихтирам йөзеннән, «Бала әле без!» дип исемләнгән өр-яңа проект башлап җибәрде. Беренче адым, яңа сулыш алып алга атлаучы Тинчурин театры белән ясалды.
«Тәртип» радиосы, әниләргә карата хөрмәт, ихтирам йөзеннән, «Бала әле без!» дип исемләнгән өр-яңа проект башлап җибәрде. Беренче адым, яңа сулыш алып алга атлаучы Тинчурин театры белән ясалды.
Көзнең иң җылы бәйрәме Әниләр көне уңаеннан «Тәртип» радиосы һәм Тинчурин театры хезмәткәрләре үзләренең әниләренә һәм тамашачыларга бәйрәм бүләк итте. Иҗади кичә театр фойесында оештырылган иде. Бирегә радиода эшләүче хезмәткәрләр үзләренең әниләре белән килгән. Театр артистлары да үз әниләрен чакырган. Бәйрәмдә әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
– Әниләребезне җыеп, җылы бәйрәм уздыру күптәнге хыял иде. Әниле, әтиле вакытыбызның кадерен белеп, башкаларны да шуңа өндәү нияте белән эшләнде. Гадәттә, әти-әни гомер буе бала дип яши. Җитәкләп балалар бакчасына озата, мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышына йөри, түгәрәктән түгәрәккә чаба, уку йортларына кертә... Бала хакына бернинди бизмәннәргә салынып та үлчәп бетерә алмаслык эш башкара. Әлбәттә, бала әти-әнисенә моның кадәр үк яхшылык кылып бетерә алмый. Әмма тырыша ала. «Бала әле без!» проекты нәкъ шул ният белән башланды. Инде буй җиткән, үз көннәрен үзе күргән балаларның үз әниләрен җитәкләп бәйрәмгә алып килүе бәхет бит инде ул. Әлеге хыялны тормышка ашыруда ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән «Татмедиа» АҖ, Тинчурин театры җитәкчелегенә, артистларга, Ильяс Камал җитәкләгән оркестрга, оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм, – дип сөйләде әлеге проектның идея авторы, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Җыр-бию, тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр белән үрелеп барган кичә спектакль карау белән дәвам итте. Дәвамлы эш булсын! Әле озак еллар әниле, әтиле булып яшәргә, булдыра алган кадәр игелек күрсәтә алырга язсын.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
«Мәгариф» редакциясенең Әниләр көненә багышланган «Әнием бәгърем» проекты турында безнең социаль челтәрләрдә: https://web.telegram.org/k/#@magarifgaile





Комментарийлар