Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала күзләре

Яңа уку елы – баланың күзләре өчен дә сынау. Белем алу күзләргә зыян салмасын дисәк, табиб фикеренә колак салыйк.

Күзләр аккомодациясе

Игътибар итсәгез, еракка караганда күзләребез ял итә, озак итеп якынга карап торсак ‒ арый. Бу – аккомодация процессы, ягъни күзләребезнең ерактан якынга табигый рәвештә яраклашуы. Озак вакыт уку, язу, якыннан карау әлеге процесс өчен җаваплы буыннарга авырлык китерә. Мәктәп укучыларының көндәлек режимын исәпкә алсак, моңа аптырыйсы да юк. Еш кына балалар иртәнге сигездән алып кичкә кадәр укуда, түгәрәкләрдә була, аннан соң, өйгә кайткач, дәрес әзерли. Инде мәктәп, өй эшләре тәмамлангач, аның үз шөгыленә күчәсе, ял итәсе килә. Ә күпчелек бала өчен ял ул – гаджет тотып утыру. Шул рәвешле, аның күзләре көнозын якынга гына карый, димәк, алар тоташ киеренке халәттә. Бу исә киләчәктә җитди авыруларга сәбәпче булырга мөмкин.

 

Миопия – беренче урында

Балалар арасында иң еш очрый торган күз авырулары арасында беренче урында ‒ рефракция, ягъни күз төзелешенә бәйле чирләр. Бүген миопия (ерактан начар күрү) һәм гиперметропия (якыннан начар күрү) һәм астигматизм кебек патологияләр киң таралган. Кайбер балалар берничә күз авыруыннан интегергә мөмкин. Шулай ук күзләрнең ялкынсынуы, мисал өчен, конъюнктивит белән дә еш очрашабыз. Шулай да кечкенә пациентларның 70–80 проценты ‒ ерактан күрмәүче балалар. Бу авыру шулкадәр киң таралды ки, хәтта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да 2050 елда җирдә яшәүче һәр икенче кешенең күзләренә миопия куркынычы янаячак дип кисәтә.

 

Табибка күренәбез

Баланы беренче тапкыр күз табибына, бер айлык чагында ук, планлаштырылган медицина тикшеренүе кысаларында алып баралар. Күз табибы белән киләсе очрашу ‒ өч яшьтә, сабый балалар бакчасына җыенганда гына. Шуннан соң, 7 яше тулмыйча яки ниндидер авыру билгеләре барлыкка килмичә, бала офтальмологларның күз уңыннан югалып тора. Бүгенге вазгыятьнең ачы тәҗрибәсе бу, чөнки күп кенә күз авырулары нәкъ менә шушы арада үсә, катлаулана, кайбер чирләрне, гомумән, 7–8 яшькә кадәр генә дәваларга мөмкин. Әйтик, амблиопия, ялкау күз авыруы – шулар рәтеннән. Баланы елга бер тапкыр күз табибына күрсәтергә кирәк. Бүген 3–4 яшьлек сабыйлар да күз авыруларыннан зыян күрә башлады. Кызганыч, аларны тулысынча дәвалап булмый. Мисалга, миопиянең артуын тоткарларга гына мөмкин, әмма ул бетми.

 

Бала күрми. Ничек белергә?

Балалар «күзем күрми» дип зарланмый. Еш кына әти-әниләр улының яки кызының начар күрүе турында укытучы, психолог яки башка белгеч аша белә. Баланың күз күреме кисәк кенә үзгәрми бит, бу – елларга сузыла торган процесс. Начар күреп тә, үз хәле турында белгертмәүче балалар бар, алар яшьтәшләреннән ояла, күзлек кимәс өчен дә шушы адымга барырга мәҗбүр. «Күзем күрми» дисә, әти-әнисе бөтен гаепне телефонга, гаджетларга сылтап калдырыр дип куркып йөрүчеләр дә бар. Цифрлы җайланмалар экранына төбәлеп утыручы балаларның күзләре өчен, без – табибларның да йөрәге әрни. Әмма бу проблема турында әти-әниләргә әйтеп аңлатудан уза алмыйбыз. Һичьюгы, баланың күзләрен вакытында тикшертеп торсалар иде. Нәселдә күз авырулы кешеләр булганда аеруча. Мисал өчен, әгәр әти-әнинең берсе миопия белән авырый икән, балага бу чир күчү ихтималы илле процентны тәшкил итә, икесе дә бу чирдән зыян күрсә, нәселдән күчү куркынычы 80 процентка арта.

Баланың ничек күрүен гади генә бер ысул белән тикшерергә мөмкин, моның өчен урамга чыккач, элмә такталарына күз салыгыз, андагы язуларны укый аламы ул? Әмма кайбер авыруларны алай гына чамалап булмый шул.  Мисалга, анизометропия кебек җитдиләрен. Бу – күзләрнең төрлечә күрүе, ягъни баланың бер күзе яхшы күрә, ә икенчесе – ялкау күз, ул күрми. Бала исә яхшы күрә торганы хисабына моны сизмәскә дә мөмкин. Андый авыруларны фәкать белгеч кенә ачыклый ала.

 

Күзләрне ял иттерәбез

20–20–20 кагыйдәсе

20 минут якыннан караганнан соң (дәресләр, китап уку, гаджет, телевизор), күзләрне егерме секундка 5–6 метр ераклыкка төбәргә, аннан соң 20 тапкыр ачып-йомып торырга кирәк.

Күзләр гимнастикасы

Күзләр белән өскә – аска, уңга – сулга карыйбыз, сигезле, түгәрәк ясыйбыз. Шулай ук балалар өчен кызыклы да, файдалы да күнекмә – күзләр белән рәсем ясау, хәрефләр, сүзләр язу.

Җәяү йөрү

Бала белән көндез 1–1,5 сәгать һава суларга чыгыгыз. Бу ‒ миопия чиренә каршы иң яхшы профилактика чарасы. Каядыр бару аеруча яхшы, бу вакытта күзләр еракка карый, ял итә. Саф һавада бала организмында күз авыруларын булдырмаучы гормоннар бүленеп чыга.

Коры күз синдромын булдырмас өчен (телефонда күп уйнаучы балаларда еш очрый), ара-тирә еракка карап торырга кирәк.

 

Гаджетлар вакыты:

7–8 яшь – көнгә 10–15 минут;

9–10 яшь ‒ көнгә 3–4 тапкыр унбишәр минут;

10–15 яшь ‒ берьюлы 30–40 минут.

Бала зур экранлы гаджеттан файдалансын. Бу – телевизор яисә компьютер булырга мөмкин, һәрхәлдә, сабый күзләренә җиңелрәк булачак, аккомодациясенә азрак авырлык киләчәк.

 

Уку чорында

* Баланың дәрес әзерләү вакыты көндезге сәгатьләргә туры килүен кайгыртыгыз. Өй эшләре караңгыга калса, алар кичке тугызга кадәр тәмамлансын. Төнгә каршы акыл хезмәтенә тотыну баланың гына түгел, олы кешенең күзләре өчен дә авыр. Күзләр – баш миенең бер өлеше, баш арыганда, күзләргә дә зыян килә дигән сүз.

* Дәрес әзерләгәндә, утның дөрес төшүе мөһим. Бала уң кулы белән яза икән, лампаны сул якка, сулагай булса, уң якка куярга кирәк.

 

Күзләр өчен витаминнар

 Күзләр өчен иң файдалы витамин ул – лютеин+зеаксантин. Әмма аны ризык аша кабул итү яхшырак. Әлеге витамин яшел, сары һәм кызгылт-сары төстәге яшелчә, җимешләрдә була. Ә иң күп лютеин ‒ яшел үләннәрдә. Укроп, петрушка, шпинат, брокколи, кыяклы суган – яшел төстәге һәр бакча үләненең күзләр өчен файдасы гаять зур. Кышын витаминлы тәрәзә төбе ясап, балагыз белән яшел суган үстерегез – бу кызыклы шөгыльдә күпме файда бар! Моннан тыш, махсус анализлар тапшырып, Д витамины кабул итү мөһим. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ