Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларның хәтере ни өчен начарая?

Укымыйлар, ятламыйлар, физик күнегүләр ясамыйлар...

Аянычлы факт: замана балаларының 70 проценты бүген истә калдырырга кирәкми дигән фикергә таянып яши. Ә бу хаталы фикер балаларны хәтерсезлек дигән проблемага китерергә мөмкин. Күп балалар,  телне өйрәнә алмыйм, дип хәтер начар булуга сылтыйлар. Предметларның әһәмияте кая югалды, әллә менталитет үзгәрдеме? Яшь буында хәтерсезлек проблемасы ишәя бару һәм  аны булдырмау турында  югары категорияле клиник психолог Людмила Михаил кызы Невоструева фикерләрен тыңладык.

Белгеч әйтүенчә, бүгенге заманда  мәгълүматнең чамадан тыш күп булуы  балаларда, яшүсмерләрдә хәтерне начарайтучы төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Белгеч фикеренчә, мәктәптәге укыту программаларының күп һәм катлаулы булуы яхшы нәтиҗәләр бирә , дигән фикер – зур ялгышлык. Ул әлеге сүзләренә дәлилләр китерде: «Ата-аналар балаларыннан яхшы билгеләр генә таләп итә. Ни өчендер, һәр ата-ана, безнең  бала  отличник булырга тиеш, дип саный. Хәтта аның укуга хирыслыгы  булмаса да,  бу баланы көчләп укытабыз, таләп итәбез.  Репетиторлар белән җәфалыйбыз. Билгеле, балада укырга сәләт, физик, акыл мөмкинлекләре нормада булса, ул  зур информация агымын тиз үзләштерәчәк. Ә башкалар өчен ул күпме генә тырышсалар да «ун литрлы чиләккә ун литр су гына керә» шикелле килеп чыга.  Артык таләп итү бары кире тәэсир тудыра. Людмила Михайловна, балаларда ни өчен хәтер начараюының бик күп сәбәпләрен санады. 

Бу турыда «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында укырга киңәш итәбез.

 

Фото Людмила Невоструева шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ