Балам хөрмәт итми...
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имамы
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ата-ана баласына биргән иң яхшы әйбер дөрес тәрбия дигәнен һәркайсыбызның ишеткәне бар. Дөрес тәрбия дигән сүз – иманнан килгән тәрбия ул. Әти-әнигә мөнәсәбәт тә Аллаһ сүзләре аркылы килә.

Күңелдәге контроль
Балалар дөньяга тумыштан иман белән килә. Аның кем булып үсеп җитүе тулаем ата-анасы җаваплылыгында. Ата-ананың төп бурычы – баланы тулы иманы белән саклау.
Бүгенге көндә исә иман тәрбиясе җәмгыятьтә иң соңгы урында тора. Бала тугач, аны сөйләшергә, тәпи йөрергә, укырга, санарга өйрәтәбез, түгәрәкләргә, театрларга йөртәбез, мультфильмнар күрсәтәбез. Аллаһны танырга өйрәтү «по остаточному принципу» – искә төшсә, вакыт булса, дәү әниләрдән бераз керсә керә, кермәсә юк. 6–7 яшьтән мәчеткә алып барулар, дини тәрбия бирүләр мөселман гаиләләрендә генә күзәтелә. Тәрбиянең нигезе иманнан килә дә инде ул. Бала Аллаһны танымаса, кануннарын да белми, димәк, аңа контроль дә юк. Баланы өйрәтүче, тәрбия бирүче зат булмаячак. Бер кеше икенче кешене контрольдә тота алмый. Әгәр дә аны башка берәү күрми икән, тыелган гамәлләрне ул күрмәгәндә кылырга мөмкин бит. Гади генә мисал китерәм. Камераларны юкка куймыйлар бит, күзәтеп торучы барлыгын белгәч, кеше монда җинаять кылырга курка. Аллаһ Тәгалә камера кебек. Тик ул – күзәтүче, күрүче генә түгел, җәза бирүче дә, хөкемдар да. Бала моны сеңдереп үссә, гамәлләре гел күзәтү астында икәнен тоеп, күңелдән үз-үзен тәрбияләячәк.
«Гариза язып килмәдем»
Әти-әнигә мөнәсәбәт тә Аллаһ сүзләре аркылы килә. Без баладан мине ярат, хөрмәт ит, сүземне тыңла дип таләп итә алмыйбыз. Бу сүзләрнең мантыйгы юк. Бүгенге көндә балалар акыллы, замана технологияләрен яхшы үзләштергән, аларга мантыйк кирәк. Акыллы, әмма әхлак тәрбиясе төшеп калган әлеге үсеш берзаман җимешләрен бирә башлый. Әти-әни: «Улым, кызым, син мине тыңларга тиеш», – дип әйтә икән, бала сорау бирә: «Нәрсәгә тыңларга тиеш?» Әти-әни: «Без синең әти-әниең бит, – дип гаҗәпләнәләр,– сине таптык, ашатабыз-эчертәбез, карыйбыз, төн йокыларын йокламыйбыз...» Бар яктан белемле итеп үстерелгән бала кабат сорый: «Мин сездән минем әти-әнием булырга сорадыммы соң? Гариза язып килмәдем бит. Миннән нидер таләп итү урынлымы? Юк, урынсыз».
Йә булмаса, башка мисал. Заман балалары бик еш кына кулланучы ролендә. «Әти-әни икән, алар тиеш! Таптыгыз икән, тәрбияләгез!» Берзаман әти-әнисе нидер бирә алмый башлагач, бала әйтә, алар миңа кирәк түгел, ди. Алар үз вазифасын үтәделәр, бирәсен бирделәр. Хәзер кирәк түгел. Бездә хәзер дөнья малын кем бирә, шулар кадерле, диләр. Чөнки ул җәннәт аналарның аяк астында дигәнне белми.
Ата-аналарга карата рәхмәтле, ихтирамлы, миһербанлы булу кебек сыйфатларны бары тик иман аша гына сеңдерә алабыз.
Бүгенге җәмгыятьнең иң зур хатасы – имансыз да тәрбияле балалар үстерә алабыз дигән фикер. Кемдер, Совет чорындагы әти-әниләр яхшылыкка өйрәтте бит дип, каршы килер. Әти-әниләр Совет чорында туса да, аларны бит революциягә кадәр туган, үзләре дә дин белән тәрбияләнгән ата-аналары үстергән! Алар, Аллаһ сүзен белмәсәләр дә, шул кануннар белән тәрбияләнгән. Ә менә иман белән үсмәгән әти-әниләр буыны акчага табынучы, җиңел генә уңышка ирешергә омтылучы сыйфатларын алга сөрде.
Әти-әнигә булган хөрмәтне Коръән, хәдисләр тәрбияли. Изге китапта Аллаһ әйтә: «Аллаһка иман китерегез һәм әти-әниләрегезгә яхшы мөнәсәбәт күрсәтегез», – ди. Икенче бер аятьтә: «Уф» дип тә әйтмәгез, аларга рәхмәт канатларыгызны җәегез», – ди. Әти-әнигә гел йомшаклык һәм яхшылык белән карарга куша. Башта һәрвакыт аларга ничек хезмәт итә алам, нинди изгелек кыла алам дигән уй булырга тиеш. Әти-әнисе исән була торып та, шулар аша җәннәткә ирешә алмаган кеше – ләгънәт кылынган кеше. Ягъни ул бала шулкадәр аңгыра һәм мәгънәсез, әти-әнисе исән була торып, аның аркылы җәннәткә керә алмаган, форсаттан файдалана алмаган дигән сүз.
Әти-әнисе риза булмаган кеше җәннәткә керә алмый. Шундый вакыйга да була, бер сахабә үлергә интегеп ята, иман кәлимәсен әйтә алмый. Башкалар аптырый, ник болай икән, шундый иманлы бәндә иде бит, дип. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шунда әнисен чакырта. Әнисеннән, син балаңнан риза булдыңмы, дип сорый. Тегесе әйтә, минем балам үскәндә бик әйбәт иде, тик өйләнде дә хатын ягына күчеп бетте, шуңа мин аңа үпкәләдем, рәнҗедем, ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, менә синең шул рәнҗешең аркасында ул иман кәлимәсен әйтә алмый интегә. Син аны гафу ит, югыйсә имансыз китә бит, тәмугка керә бит дигәч, ананың йөрәге йомшара, гафу итә. Сахабә иман кәлимәсен әйтеп үлеп китә.
Димәк, хәтта иманыңның нык, дөрес булуы да әти-әнигә мөнәсәбәтең аша килә.
«Үзебез өчен яшибез»
Иманлы кеше шушы аятьләрне, хәдисләрне белә, аңлый. Аллаһ Тәгалә аннан риза булсын өчен, шушы әмерләрне үти башлый. Бүгенге көндә кешенең акылына гына калдырсак, син тиеш бит инде, дип кенә әйтсәк, булмый, чөнки акыл ягыннан без беркемгә берни тиеш түгел булып чыгабыз, чөнки әти-әни сорап алынмаган бит.
Баланы тапканда да үзем өчен, картайганда караучым булсын өчен дип табабыз бит, Аллаһ ризалыгы өчен дип түгел. Күп балалар муллыкта, әмма ата-ана тарафыннан яратуның нәрсә икәнен белмичә үсә. Күбесен яратмыйча тапканнар яки зинадан туганнар. Күп яшьләр өйләнешкәч, үзебез өчен яшәргә телибез, бала тапмыйбыз әле, диләр. Димәк, туган бала алар өчен көтеп алынган, сөекле булмый бит инде ул. Минем тормышымны бозды дигән хис тә булырга мөмкин.
Иман түбәнәйгән вакытта бала табу кими.
Шул ук Совет чорында гаиләдәге 6–7 шәр булып үскәннәр. Аларның балалары ике бала белән чикләнә. Бүгенге көндә демография проблемасы кискен тора. Хәтта Гарәп Әмирлекләрендә дә Көнбатыш йогынтысында бала тапмый башладылар. Америкада күптән тапмыйлар, ул ил миграция белән генә яши.
Игътибар итегез, бала табучылар күп булган регионнар – иманлы төбәкләр. Чөнки бала табу да, аны иманлы итеп тәрбияләү дә – иманнан.
Гомәр (р.г.) янына бер кешене китерәләр. Әйбер урлаган өчен кулын кисәргә дигән карар чыгарганнар икән. Бу әйтә, минем кулымны кискәнче, башта әниемнең телен кисегез, ди. Кечкенә чакта минем иң беренче урлаган әйберем күршебезнең тавык йомыркасы иде, шул хәлдән соң әнием мине мактады, ди. (Гарәпләрдә кешене мактаганда телне махсус хәрәкәтләндереп тавыш чыгаралар.) Балам ризык алып кайта башлады, дип куанды, ди. Икенче бер очракта әтисе баласы тәртипсез булганга, сүз тыңламаганга зарлана. Гомәр (р.г.) баладан сорый: «Әниең кем?» «Кол», – ди малай. «Ничек тәрбияләндең?» – ди. «Мин, әтием сука сукалаганда, үгезнең муенына утырып йөрдем. Әти үгезне ничек ачуланса, мин шуларны ишеттем. Башканы күрмәдем», – ди. Гомәр (р.г.) атасына әйтә: «Син бит баладан нидер сорар өчен аңа берни бирмәгәнсең: анасы итеп колны сайлагансың, Коръән укытасы урынга, сүгенү сүзләре тыңлатып басуга йөрткәнсең. Син аннан берни таләп итә алмыйсың», – ди.
Баланы гаепләгәндә, үзеңә дә сорау бир: ә син аны тәрбияләрлек нәрсә бирдең? Ашаттың-эчерттең, киендердең, уенчыкка күмдеңме? Эт-мәчене дә киендерәләр, ашаталар, ветеринарга йөртәләр. Ләкин хайваннан бит соңгы көнне су алып килүне сорамыйсың. Әгәр дөрес иман тәрбиясе бирмәсәң, балаңнан да таләп итәргә хакың юк.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар