Логотип Магариф уку
Цитата:

Батут – уен түгел, спорт!

Күпчелек ата-ана уен мәйданчыгы итеп күзалласа да, батут ул – спорт корылмасы. Дөрес кулланганда, батутта сикерү баланың сәламәтлеген ныгытырга, үсешенә уңай йогынты ясарга мөмкин. Батутның плюсларын һәм минусларын бергәләп ачыклыйк.

Файдасы бармы?

Чынлыкта батутның плюслары бихисап. Мисалга, сикергәндә баланың терәк-хәрәкәт аппараты һәм бер төркем буыннары тулы куәткә эшли башлый. Ә бу – организмда кан йөреше яхшыра дигән сүз.  

Сикерү йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен менә дигән профилактика чарасы дип тә искәртә белгечләр.

Баланың арка мускулларын ныгыту өчен дә батутның файдасы зур. Баш әйләнүдән зарланучыларга да сикерү ярдәмендә вестибуляр аппаратны көйләргә киңәш итәләр.

Батутта сикерү хәтта көндәлек иртәнге зарядка белән дә көч сынаша ала икән. Балаларның физик күнегүләргә исләре китмәвен исәпкә алсак, бер күрүдә сабый күңелен яулаган батут бу алышта җиңүче дә әле. Димәк, аны иммунитетны күтәрү өчен дә файдаланырга була.

Артык килограммнардан котылу әмәле буларак та батутта шөгыльләнергә мөмкин. Әлбәттә, бу шөгыльләр дөрес туклану режимы белән үрелеп барырга тиеш.

Ә инде батутта сикергәндә тойган хис-халәтләрне сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел – бу әлеге корылманың иң зур плюсы, мөгаен. Авызын җыя алмаган сабыйларның көлә-көлә җилфердәп өскә күтәрелүләрен күргән олылар да бу җайланмага чын-чынлап мөкиббән китә. Бәлки шуңа да үз йортлары белән яшәүче гаиләләр арасында биләмәләрендә батут урнаштыручылар көннән-көн арта, ата-аналар балаларын батут үзәкләренә дә ешрак йөртә торгандыр.

 

 Батутны ничек сайларга?

Челтәрле батут турында сүз барганда төп кагыйдә – әлеге корылма бәләкәй булырга тиеш түгел. Хәтта ул бер бала өчен сатып алынса да. Чөнки, гадәттә, батутта барыбер берничә бала сикерәчәк. Күршеләр, туганнар, дуслар – батутта бергәләп сикерү үзе бер күңелле! Балалар имгәнмәсен өчен, зур мәйданлы корылма сайларга киңәш ителә.

Батутның зурлыгы аның кая урнашуына да бәйле. Мисалга, бакча, йорт территориясендә 3–5 метрлы корылманы урнаштырырга, ә фатир яки өй эчендә киңлеге 1,5 метрдан алып 3 метрга кадәрлесен сыйдырырга була.

Батутның сыйфатлы, тиз тузмый торган материалдан эшләнүе дә шарт. Кулланучылар арасында полипропиленнан эшләнгән батутка өстенлек бирүчеләр арта. Батутны әйләндереп алган махсус челтәрнең дә сыйфатлы булуы үтә мөһим.

Сабыйлар корылмага җайлы гына менә алсын өчен, баскыч урнаштырырга мөмкин. Төрле бөҗәкләр, хайваннар кермәсен, дисәгез, махсус тент та алып кую комачауламас.

 

Челтәрле батутның пружиналарына игътибарлы булырга кирәк, дип искәртә белгечләр. Пружиналар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.    

Батутның икенче бер төре – кабартылганын, шулай ук зурракны алырга киңәш ителә. Аның челтәрле батуттан өстенлеге – төрле төстә, матур булуы. Шулай ук кабартылган батутны, һавасын чыгарып, читкә алып куярга мөмкин, мондый корылма урынны күп алмаячак. Тик кабартылган батут җәй көне кояшта каты кыза, тәнне дә пешерүе ихтимал. Юк кына очлы әйбердән тишелеп китүе, көтелмәгән хәлләргә китерүе бар.

Шуңа да батутны урнаштырганда, аны тигез, ташсыз, чүпсез урынга куярга киңәш ителә.

 

Ныклап беркетелгән, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп куелган батутка гына баланы кертергә була. Сатучыдан корылманың гарантиясе хакында сорау, сыйфатын дәлилләүче кәгазьләрен барлау да мәслихәт.

Инсаф Сабиров, табиб-остеопат: 

 

– Батутта дөрес сикермәгән бала иң элек авырлык импульсларын тез, аннары янбаш буыннарына ала, ахыр чиктә, иң зур авырлык умыртка баганасына туры килә. Шуңа да батутта сикерер алдыннан башта буыннарны җылытырга, уйнап алырга киңәш итәм. Сер түгел, күпчелек балалар ит ашамый. Шуңа да аларның организмында аксым белән кальций аз микъдарда, нәтиҗәдә сөякләре дә йомшак була. Шул сәбәпле, батутта сикергәндә умыртка баганасының күкрәк өлешендә компрессия сынуы булырга мөмкин. Андый сынуларны ата-ана белми дә кала, чөнки бала гадәттәгечә йөри, уйный. Әгәр инде ул, батутта сикергәннән соң, муен, арка авыртуларына зарлана икән, һичшиксез, табибка күренергә кирәк. Үземнең практикада мондый очраклар бик күп. Компрессия сынуы алган бала аннан ярты ел чамасы бары утырып яки ятып кына торырга тиеш була. Шуңа батутны зарарсыз инвентарь дип әйтеп булмый, ата-аналар игътибарлы булса иде. Батутта алган имгәнүләр буын бәйләмнәренең тартылуына, сөяк каерылуга, муен һәм баш җәрәхәтләренә китерергә мөмкин. Кайчакта чамасыз сикерү бөерләр төшүгә сәбәпче була.

Белеп сикер!

Әлбәттә, баланы сикерергә өйрәтеп булмый. Шук сабыйлар шунда ук үзләре теләгәнчә мәтәлчек атына башлаячак. Әмма, олы кеше буларак, нәни чикерткәгезгә бу кагыйдәләрне әйтеп кую комачау итмәс.

* Беренче тапкыр батутка кергән балага батутның үзәгендә, уртасында сикереп карарга кирәк.

* Сикергәндә һәрвакыт аяклар җилкә киңлегендә торырга тиеш, аеруча, өстән аска төшкәндә, аларның шул рәвештә калуы мөһим. Өскә сикергәндә, аякларны бераз бөгәргә кирәк, ә басканда табан асты тулысы белән батутның нигезенә тисен, аяк очларында сикерергә ярамый.

* Ә инде батутта сикергән көе сальтолар, төрле алымнар куллануга килгәндә, моны бары тик тренер белән генә башкарырга мөмкин.

Бу урында батутның күзгә күренеп торган минуслары барлыкка килә дә инде. Батут балалар имгәнү буенча башка спорт төрләреннән кимен куймый. Барлык спорт җиһазлары кебек аның да үз кагыйдәләре бар һәм аларны бары оста инструктор яки махсус тренер белән өйрәнергә була. Шул очракта гына алда санап үтелгән уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

 

ГМ-инфо

Батутта сикерүчеләр өчен яшь чикләве юк кебек тоелса да, кечкенә балалар өчен бу корылма зыянлы. Белгечләр алты яшькә кадәр балаларны, сөякләре ныгып бетмәү сәбәпле, зур батутларда сикертмәү яклы. Сколиоз, шикәр диабеты, яман шеш, бронхиаль астма, эпилепсия, инфекцияләр, йөрәк авырулары, төрле тән җәрәхәтләре алган балаларга да батутта сикерү киңәш ителми.

 

«Батут куймаска булдык»

Йолдыз Насыйбуллина, 3 бала әнисе, блогер:

– Казан читендә үз йортыбыз белән торабыз. Куярга урыныбыз булса да, батут урнаштырмаска уйладык. Дөресрәге, бу иремнең акыллы фикере иде. Батутта дөрес сикерә белергә кирәк, юкса уеннан уймак чыгарга, бала имгәнү алырга мөмкин, ди ул. Ә без аларга сикерү кагыйдәләрен өйрәтә алмыйбыз, үзебез дә алардан хәбәрдар түгел. Анда кергәч, өч балабыз да котырачак бит инде, төрле хәл булуы бар. Ә менә энемнәр йортларында батут урнаштырдылар. Сер түгел, кунакка килгәч, балалар сикерми калмый. Тик алар кереп китүгә догаларымны укып торам, исән-имин генә сикереп чыксыннар, дип телим, борчылам.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ