Беренче ярдәм кагыйдәләре
Җәйге чорда гына түгел, һәрчак кул астында булырга тиешле беренче ярдәм кагыйдәләрен саклап куегыз.
Руслан ХӘСӘНОВ,
Республика балалар клиник хастаханәсенең 2 нче травматология бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды
Киселгәндә, яраланганда беренче ярдәм:
* Яра урынын өч процентлы водород перекисе, әгәр ул булмаса, чиста су (кайнатылган булса яхшырак) һәм сабын белән юыгыз.
* Яра урынындагы тирене корытыгыз һәм йод белән эшкәртегез.
* Яраны чиста марля белән каплагыз һәм бәйләвеч куегыз.
Җитди киселүләр һәм яралар булганда:
* Әгәр ярага берәр предмет яки пыяла кисәге кадалган булса, аны алырга ашыкмагыз. Бу тирене җитди зарарларга яки кан китүгә китерергә мөмкин.
* Әгәр баланың ярасы каты итеп канаса, ул урынны күкрәктән югары күтәрегез һәм яралы урын тирәсенә мендәр яки чиста тукымадан эшләнгән төргәк терәп, кан туктаганчы, нык итеп кысып тотыгыз.
* Ярага үсемлек яки хайваннан алынган матдәләр сыламагыз, салмагыз, бу инфекция барлыкка китерергә мөмкин.
* Баланы тиз арада хастаханәгә алып барыгыз яки ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Медицина хезмәткәреннән балага тартышу авыруына (столбняк) каршы прививка ясатырга кирәкме, юкмы икәнлеген белешегез.
Сөяк сынганда ашыгыч ярдәм:
Нишләргә?
* Ашыгыч ярдәм чакыртырга.
* Сөяк сынган урынны хәрәкәтсез тотарга.
* Салкын предмет ярдәмендә сынган урынның авыртуын басарга, моның өчен боз яки катырылган ризыклар кулланырга мөмкин, аларны, тәнгә куйганчы, тукымага төрегез.
* Шина салырга.
* Ачык сыну булганда, киемне салырга (кисәргә), канны туктатырга, яраны эшкәртергә һәм стериль бәйләвеч куярга кирәк.
* Зыян күрүчене хастаханәгә алып барырга.
Ярамый!
* Кешене утыртырга яки бастырырга, умыртка баганасы, баш сөяге, кабырга яки аяклар сынганда аеруча.
* Җәрәхәтләнгән сөякне үзлегеңнән төзәтергә, турайтырга тырышырга.
* Зыян күрүчене шина куймыйча күчереп йөртү.
* Имгәнгәннән соң су эчертү һәм ашату.
Биеклектән егылып төшкәндә беренче ярдәм:
* Баш мие, муен, умыртка баганасы җәрәхәтләнү параличка китерергә мөмкин. Бу вакытта баш һәм арканы селкетмәскә тырышыгыз, умыртка баганасын хәрәкәттән саклагыз, кичекмәстән, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
* Әгәр бала егылганнан соң селкенә алмаса, аның сөякләре сынган булуы ихтимал. Сынган урынны шина ярдәмендә ныгытыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
* Әгәр бала егылганнан соң аңын югалтса, аны җылыда тотыгыз һәм медицина ярдәмен көтегез.
* Имгәнгән урынны салкын суга тыгыгыз яки аңа 15 минут дәвамында боз куеп торыгыз. Бозны алдан целлофан пакетка салып, йомшак сөлгегә төрегез. Салкын боз авыртуны басар һәм шешүне бетерер. Баланы тынычландырыгыз.
Электр тогы белән зарарланганда беренче ярдәм:
* Әгәр бала электр тогыннан зарар күрсә, пешсә, иң элек электр чыганагын сүндерергә кирәк. Аңын югалтса, аны җылыда тотыгыз һәм тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
* Бала суламаса яки аңа сулавы авыр булса, башын бераз гына күтәртеп, аркасына туры итеп яткырырга кирәк. Баланың борын тишекләрен ябып, күкрәк өлеше күтәрелерлек итеп, авызына өрегез. Бу процедураны бала сулый башлаганчы кабатлагыз.
Термик пешү вакытында беренче ярдәм:
* Термик агент тәэсирен туктатырга кирәк, сак кына пешкән урынга тиеп торучы материаллардан арыну мөһим (кием, аяк киеме һ.б.).
* Пешкән урынга тияргә – куыкларны шартлатырга, юк итәргә, ярага ябышкан предметларны алырга ярамый. Әгәр пешкән урынга кием ябышкан булса, аны кубармагыз, яра тирәли кисеп кенә алыгыз.
* Пешкән урынны салкын су яки боз белән 10–15 минут эчендә суытып торыгыз. Бу вакытта бозлы компресс куллану тыела, ул сәламәт тукымага зыян гына китерергә мөмкин.
* Мазьлар кулланмагыз!
* Яралы урынны стериль бәйләвеч яки чиста салфетка белән каплагыз (марля яки адгезив бәйләвечләр кулланмагыз, алар пешкән урынга ябышырга мөмкин).
* Профессиональ ярдәм артыннан мөрәҗәгать итегез.
Агуланганда беренче ярдәм:
* Бала агуны йотса, костырырга ашыкмагыз, бу аның халәтен авырайтырга гына мөмкин.
* Агу баланың киеменә яки тәненә эләксә, киемен салдырыгыз һәм зарарланган урынны күп итеп су белән юдырыгыз, берничә тапкыр сабын белән юыгыз.
* Агу күзгә керсә, ким дигәндә ун минут дәвамында чиста су белән юдырырга кирәк.
* Баланы кичекмәстән хастаханәгә алып барыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Үзегез белән агулы матдәнең үрнәген яки савытын алырга онытмагыз.
* Медицина ярдәмен көткәндә, баланы тынычлыкта тотыгыз.





Комментарийлар