Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөрбаш үрнәге

Авылны тотып торучы кеше булса, авыл яши ул, яшәү сулышы белән дөрли. Балтач районының Бөрбаш авылы – әнә шундый бәхетле язмышка дучар булган салаларның берсе. Чөнки анда республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яши. Үтемле вәгазьләре белән генә түгел, эш-гамәлләре белән дә ул – бик күпләргә үрнәк шәхес.

Авыл тарихы

Җәлил хәзрәтнең авыл өчен янып йөрүе 1990 елларга барып тоташа. Дин күтәрелә, дини белем бирүгә уку-укыту методикасы булмаган заманда мәктәп балаларына ислам кануннары, гарәп графикасы өйрәтә башлый. 1997–1998 елларда район эзтабары Бакый Зыятдинов Бөрбаш авылының тарихын өйрәнергә киңәш итә.  Авылның килеп чыгышы, нәселләр тарихын өйрәнүе 2004 елга кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә авылга нигез салучы Көчек бабай – Туктаргалигә тоташа торган 83 хуҗалык булуын ачыклый. Үзенең шушы нәселнең бер тармагы булуын белә. Эзләнә, казына торгач, соңрак үзенең 33 буынын табуга ирешә. 200 дән артык хуҗалыгы булган Бөрбаш авылының 6 нәселдән (соңгы елларда килеп төпләнүче гаиләләрдән тыш) торуын архив документлары нигезендә раслый. Шәҗәрәләр эшләнеп беткәч, нәселләр тарихы турында махсус альбом ясап, мәчеткә куела. Мәчеттәге шушы альбомнан файдаланып, бик күпләр үзләренең шәҗәрәләрен эшләп куя.

3–4 йортка бер яшь гаилә 

Хәзрәтне авылның үткәне генә түгел, киләчәге дә уйландыра. Күп җирләрдә йөргәч, кешеләр белән аралашкач, заманында республикада гына түгел, Россия күләмендә көрәшчеләр авылы дип даны чыккан Бөрбаш авылының инфраструктурасы турында уйлана башлый. Чөнки авылның хәле, башка салалар белән чагыштырганда, шәптән булмый. Урамнары ерып йөрмәс сазлыклы юллары белән теңкәгә тия. Район, республика җитәкчеләре белән очрашып, урамнарны асфальтлау, таш җәйдерү бәхетенә ирешә.  

Урамнар акрынлап йөрер хәлгә килә. Тик авыл язмышы киләчәктә кыл өстендә калуын аңлап, Җәлил хәзрәт яшьләрне нигез саклауга күндерә башлый. Бала тумаса – авыл бетә, дип чаң суга хәзрәт. Вәгазьләрендә яшьләрне туган җирдә калдыру турында үтемле итеп сөйләп кенә калмыйча, үзенең буй җиткән ике малаен да авылда төпләндереп калдыра. Бүгенге көндә Булатының – ике, Алмазының дүрт баласы үсеп килә. 

Авылда калган яшьләрнең балалары шәһәрдәгедән дә яхшы шартларда укысыннар әле дип, 1960 елларда сафка баскан иске мәктәп урынына заманча яңа мәктәп бастыру өчен янып йөри башлый һәм максатына ирешә. 2012 елда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнашында ике катлы заманча мәктәп ишекләрен ача. 

– Авылда яшьләр калмый, дип әйтеп булмый, – ди Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Тәбрис Гыйльметдиновның улы Илшат авылда калып, дүрт бала үстерәләр, бишенчесен көтәләр. Рафил абый Миңнемуллинның ике малае – Айгиз белән Риназ – авылда төпләнеп калды. Ике гаиләдә биш бала үсә. Гайфетдин абый Мифтаховның ике малае авылда. Без, күрше малайлары, барыбыз да диярлек авылда, төп нигездә калдык. Күршеләрем Раузит Хәкимов белән Ленар Гыйльмуллин гаиләләрендә дүртәр бала үсә.  Тагын бер күрше Рәниф Галимбәков гаиләсендә ике бала. Мин үзем дә төп нигездә яшим. Ике бала үстерәбез. Урам буйлап санап чыксаң, 3–4 йортка бер яшь гаилә туры килә. Заманасы өчен начар димәс идем. Киткән кеше китә инде, берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Шәһәргә китүчеләр ярар инде, район үзәгенә күчүчеләргә аптырыйм, анда да нәкъ бездәге тормыш. Дөресен әйткәндә, калага киткәннәр дә бездән артык яшәми.

 

 Сорый белеп сорасаң

Китәргә теләгәнне мәҗбүриләп калдырып булмый. Тирән мантыкый фикер йөртүче хәзрәт аларны да туган җирләренә бәйләүнең үтемле юлын таба. Читкә китеп, уңышка ирешкән, мөмкинлекләре булган егетләрне авылны төзекләндерү, матурайту эшенә җәлеп итә. Элек тә бит, татар халкы мәхәллә булып яшәгән. Җирлек проблемасы мәхәлләдә хәл ителеп, меценатлар килеп туган мәсьәләне чишәргә ярдәм иткән. Җәлил хәзрәт тә элеккедән калган менә шушы матур гадәтне Бөрбашта кертә һәм, әйтергә кирәк, бик уңышлы булып таралып китә. Җирлек башлыгы Равил Галимуллин әйтүенчә, бу алымны башка җирләрдән дә килеп өйрәнәләр. Сездән күреп, ак көнчелек белән авыл өчен яши башладык, дип әйтүчеләр шактый икән. 

Нәсел тамырлары шушы авылга бәйләнгән Нияз Галимуллин, Бөрбаш егетләре – Илдар Галиуллин, Җәлил хәзрәтнең малайлары Булат белән Алмаз Фазлыевлар, Илшат Гыйльмуллин, Рәдиф Гыйльмуллин кебек авыл өчен янып яшәүчеләрнең финанс ярдәме белән авылны төзекләндерү юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла. Су буйлары тәртипкә китерелә, парклар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә. Аларны күрер, ял итәр өчен генә дә ел әйләнәсе Бөрбашка килерлек. Һәм киләләр дә.

 

Бер тарыдан ботка пешми

Инде менә 17 ел рәттән Җәлил хәзрәт Россия күләмендә мөселман балалар Сабан туен уздыра. Ел саен бирегә илнең төрле төбәкләреннән кунаклар килә, республика җитәкчеләре кайта. 2016 елда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов килеп, үзенең зур бәясен биреп китә.

– Әйдәгез, телне саклыйк, әйдәгез, динне саклыйк, дип йөрүчеләргә Җәлил хәзрәтнең башкарган эш-гамәлләре зур үрнәк. Аның тырышлыгы белән балалар өчен оештырылган бу бәйрәмдә булганнан соң, һәркемнең күңеле милләтебезгә карата хөрмәт, ихтирам, горурлык хисе белән янадыр. Бөрбашка килеп, бик күпләр асылыбызны аңлап, тормыш чынбарлыгын күреп, тоеп китәдер, – ди быелгы бәйрәмдә катнашкан республиканың фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин.  

«Бер тарыдан ботка пешми. Бу бәйрәмне дә, авылны да бергәләп үстерәбез», – ди Җәлил хәзрәт. Хәзрәтнең әлеге бәйрәмне оештыру өчен җан атып йөрүен, инде ничә еллар эшмәкәрләрне җәлеп итүен күреп, Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе киләсе елдан республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән.

 

 Авылда да дан-шөһрәт яулап була

Көрәшчеләр авылы, дини авыл, мөселман Сабан туе, дип даны чыккан Бөрбаш милли киемнәр бренды белән дә тарихка кереп калачак әле. Дүрт бала анасы, Җәлил хәзрәтнең тегүче килене Альбина Фазлыева, калада үсәр өчен мөмкинлекләр күбрәк дип уйлап шәһәр тормышын сайлаучыларны аптырашта калдырып, авылда яшәгән килеш, милли коллекцияләр иҗат итә. Ул уйлап тапкан татар халкының милли күлмәкләрен Балтач районында гына түгел, республика, Россия, дөнья күләмендә сибелеп яшәүче татарлар өстендә күрергә була. Авылда яшәп тә, дан-шөһрәт казанып булуның ачык билгесе бу.

Тирә-юньгә даны таралган колбаса цехы белән дә горурланырлыклары бар. Шәхси эшмәкәр, үзенең ит эшкәртү цехын булдырган өч бала әтисе Илшат Гыйльмуллин җитештергән ит ризыкларын әллә кайлардан килеп алалар. Кышкы чорда әлеге цехта колбаса ясатырга теләүчеләр алдан чиратка язылып куярга мәҗбүр. Хәтта тирә-күрше районнар да, үзләрендә була торып, бирегә килә. Авылның булдыклы даны «сарафан» радиосы аша еракларга шулай тарала инде ул.

 

 

Бу кызык!

2022 елда авыл тарихы турында 606 биттән торган китап дөнья күрде. Җәлил хәзрәт җыентыкның исемен дә үзе сайлый. Авылдашларына әманәт итеп, «Саклагыз нигез ташын!» – дип, китап тышлыгына яздыра.

 

ГМ-инфо

* Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе соңгы 15 елда Бөрбаш авылында үтә.

* Бөрбаш урта мәктәбендә Бөрбаш, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан 160 лап бала белем ала.

* Авылда 263 хуҗалык, барлыгы 770 кеше яши. 18 яшькәчә 148 бала исәпләнә.

* Авыл җирлеге буенча җәмгысы 17 эшмәкәр теркәлгән.

 

Лилия Нурмөхәммәтова язмасы

Фотолар Альбина Фазлыеваның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ