D3 витамины
Көзен баланың иммунитеты өчен чыннан да мөһим булган витамин – D3 витамины (яшькә карап, профилактик дозасы – 500–1000 ХБ). С витаминының зур дозалары, профилактика максатында цинклы комплекслар һәм эхинацея кабул итү – вируслардан саклану чарасы түгел, ә күпчелек очракта маркетинг алымы яки нәтиҗәлелеге фәнни яктан дәлилләнмәгән чаралар.
D3 витамины исә иммун күзәнәкләренең эшчәнлеген көйли һәм сулыш юллары инфекцияләреннән сакланырга ярдәм итә. Кояш нуры җитәрлек булмаган төбәкләрдә, шул исәптән Россиянең урта полосасында, табиблар бу витаминны бала туганнан соң беренче айлардан башлап, көз һәм кыш дәвамында кабул итәргә куша. Яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, балык һәм ярмалар сәламәт сабыйның башка витаминнарга булган ихтыяҗын тулысынча диярлек тәэмин итәргә сәләтле. Шуңа күрә даруханәдән алынган витаминнарны өстәмә рәвештә куллану кирәк тә түгел. Әйтик, аскорбин кислотасын бик күп күләмдә куллану салкын тиюне бетерми. Стандарт нормаларда кабул иткәндә генә ул авыруның дәвамлылыгын берничә сәгатькә кыскартырга мөмкин. Организм С витаминын гади ризыклардан да җиңел ала: татлы борыч, җиләкләр, цитрус җимешләре бу витаминга бай. Артык С витамины организмнан сидек белән чыга, ә кайбер балаларда аллергия яки эч авыртуы да китереп чыгарырга мөмкин. Цинк бала иммунитеты өчен мөһим микроэлемент, әмма балалар бакчасы һәм мәктәп чорында аны авыруны кисәтү өчен генә кабул итүнең мәгънәсе юк. Цинкның артык күп булуы башка мөһим элементларның – тимер һәм бакырның үзләштерелүенә комачаулый. Цинкны бары тик табиб билгеләве буенча, организмда аның җитешмәве расланганда яки ОРВИның беренче көннәрендә катгый күрсәтмәләр нигезендә генә кулланырга мөмкин. Эхинацея экстракты иммунитетны көйләүче чара буларак тәкъдим ителә, әмма фәнни тикшеренүләр аның вируслардан саклау сәләтен расламый. Моннан тыш, үсемлек нигезендәге препаратлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда еш кына аллергия реакцияләре китереп чыгарырга мөмкин.

Көзге авитаминоз
Медицина күзлегеннән көзге авитаминоз дигән төшенчә искергән термин булып санала. Чын авитаминоз – витаминнарның организмда бик нык җитешмәве, сәламәтлек өчен җитди, хәтта куркыныч халәт. Мәсәлән, цинга авыруы – шуңа мисал. Көзен кешеләр, гадәттә, авитаминоз белән түгел, ә сезонлы гиповитаминоз (витаминнарның җитәрлек булмавы) яки гомуми ару халәте белән очраша. Кояш нурлары һәм җылылык азая, көн тәртибе һәм эш режимы үзгәрә, ялдан соң стресс халәте барлыкка килә, яшелчә һәм җиләк-җимеш төрлелеге кими. Кояшлы көннәр азаю сәбәпле, организмда D витамины, В төркеме витаминнары яки тимер запасы азаюы да организмның талчыгуына сәбәп була ала. Шулай ук психологик факторлар – организмның салкын ел фасылына җайлашырга тырышуы нәтиҗәсендә энергия дәрәҗәсе түбәнәюе дә мондый халәт тудырырга мөмкин.

Өстәмә рәвештә витаминнар кабул итәргә кирәклеген ничек аңларга?
Балага витаминнар җитмәвен аның үзен ничек хис итүеннән, үз-үзен тотышында яки тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләрдән чамаларга мөмкин. Тиз ару, еш салкын тию, тире, чәч һәм тырнакларның начараюы, шулай ук аппетитның кимүе әти-әни өчен сигнал булырга тиеш. Катгый диета тотканда яки ризыкка аллергия булганда, йогышлы чирләр еш кабатланганда һәм озакка сузылганда, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнгәндә, бала актив үсә торган вакытта һәм мәктәпкә ияләшкән чорда витаминнар кабул итү мөһим. Әмма теләсә нинди витамин комплексын бары тик табиб белән киңәшләшкәннән соң гына эчү дөрес, чөнки витаминнарның организмда артык күп туплануы сәламәтлек өчен куркыныч тудыра ала.
Витаминнар җитмәүнең тышкы билгеләре:
* Тиренең коруы һәм агарып китүе;
* чәчләрнең сынучан, тонык булуы, тырнакларның катламлануы;
* авыз почмакларында җәрәхәтләр («заедалар») барлыкка килү, иреннәр ярылу;
* вак яраларның озак төзәлүе;
* даими хәлсезлек, йокымсырау яки артык көйсезлек;
* хәтер начараю, дәрестә игътибарны туплый алмау;
* аппетитның начар булуы яки кинәт ризык сайлану;
* йокы бозылу.
Кайчан анализ бирәсе?
Витаминнарны, аеруча D витаминын кабул итә башлаганчы, кан анализы тапшыру яхшырак. Бу организмдагы витамин дәрәҗәсен төгәл ачыкларга, препаратның чыннан да кирәкме-юкмы икәнен билгеләргә һәм куркынычсыз дозаны сайларга ярдәм итә. Витаминнарны табиб киңәшеннән башка контрольсез кабул итү организмда кайбер матдәләрнең артык туплануына китерә ала. Әмма витаминнарны кечкенә, профилактик дозада кабул иткәндә, аларның күләме баланың яшенә туры килгән тәүлек нормасыннан артмаганда, поливитамин комплексы кулланганда алдан анализлар бирмичә дә эчәргә мөмкин. Кайсы очракларда анализлар тапшыру кирәк? Кабул итәсе D витамины югары дозада булганда, хроник авырулар яки даими хәлсезлек, көчсезлек билгеләре күзәтелгәндә, майда эрүчән витаминнарны озак вакыт кабул итәргә ниятләгәндә.






Комментарийлар