Логотип Магариф уку
Цитата:

Диалект – тел бизәге

Теле ачылганда сабый нинди сөйләмне ишетсә, шуны үзләштерә. Билгеле бер диалектта сөйләшүче гаиләдә туып үскән бала сөйләмендә дә шул диалект үзенчәлекләре чагылыш табачак. Күренекле тел галиме Флёра Сафиуллина язганча, бала бу телне бердәнбер норма итеп кабул итә. Бер гаиләдә әти-әни ике диалект вәкиле булган очракта, бала сөйләмендә ике диалектка да хас үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин.

Диалект ул – гомумхалык теленең территориаль төре, аның үз аваз составы, грамматикасы бар, ә төп үзенчәлеге сөйләм формасында гына булуында.

Икесен бергә

Диалект – тел байлыгы ул. Ана теле буларак кечкенәдән аңа карата хөрмәт тәрбияләү мөһим. Бер үк вакытта диалектларның баланың сөйләм теленә тәэсир итүе бәхәссез. Бу сүзләрнең яңгырашы, грамматикасында да чагыла. Шул сәбәпле мәктәптә укыганда бала хаталар ясарга мөмкин. Мисал өчен, җ-лаштырып сөйләшергә өйрәнгән бала язганда да «җырак», «җылан» дип, «ачкыч» урынына «әчкеч» дип язса, мишәрчә сөйләшергә ияләнгән бала «цәцәк», «цәй» сүзләрен яки «ашамак», «келим» формаларын кулланса, бу хата булып саналачак.

ГМ-КИҢӘШ:

* Һәр диалектизмның әдәби телдәге вариантын да атап, өйрәтеп барырга.

* Сүзнең әйтелеше диалекттан аерылган очракта, язган вакытта бала сүзнең әдәби вариантын үз-үзенә хәрефләп әйтеп язсын.

* Әдәби әсәрләрне даими рәвештә бергәләп яки балага кычкырып укырга.

* Аудиокитаплар, аудиоәсәрләр тыңларга.

* Орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрне кулланырга күнектерергә.

Гаиләдә бер олы кеше әдәби тел вәкиле, икенчесе диалекталь сөйләмне кулланган очракта, бала белән һәрберсе ике төр телне буташтырмыйча, «үз» телендә генә сөйләшүе дә үтемле алым, бала һәр икесенең дә үзенчәлекләрен аерып үзләштерәчәк.

        

Тел үзгәрә

Кайчак диалектлар кулланып сөйләшкән кешенең күпмедер вакыттан соң әдәби телдә аралаша башлавын күрәбез. Бу әйләнә-тирә мохиткә бәйле рәвештә телнең үзгәрүе, берникадәр чистаруы. Сөйләмне үзләштерү фонематик ишетүгә нигезләнә бит. Шул мохиттә яшәгәч, кеше гел бер фонемаларны, яңгырашны ишетә дигән сүз. Бигрәк тә аңа, мәсәлән, эш буенча әдәби телдә чиста сөйләшү кирәк булырга мөмкин. Бу очракта ул сөйләмен контроль астына ала, аңлы рәвештә диалектлар кулланмыйча сөйләшә башлый, нинди сүзләр әйтәчәген алдан уйлый. Аннары инде тел шуңа ияләнә генә. Әмма моңа кеше сөйләмендә фонематик ишетү белән проблемаларга булмаган очракта гына ирешергә мөмкин.

 

Бүгенге көндә татар теленең төп өч диалекты аерылып карала:

  1. урта диалект;
  2. мишәр (көнбатыш) диалекты;
  3. себер (көнчыгыш) диалекты.

Урта диалект

 Урта диалект хәзерге татар әдәби теленең нигезендә ята. Ул шактый зур территориядә таралыш алган һәм күп сандагы сөйләшләргә бүленә: балтач, мамадыш, лаеш һ.б. (Казан арты районнарында таралган), бәрәңге (Мари Республикасында), норлат, кама тамагы, тархан (Татарстанның Тау ягы территориясендә), минзәлә (Татарстанның көнчыгыш районнары һәм Башкортстанның көнбатыш районнары рәтендә) һәм бөре (Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарында) сөйләшләре әдәби телгә аеруча якын. Башкорт теле белән элемтә урнашкан җирдә урта диалектның златоуст, учалы, сафакүл һәм типкәй сөйләшләре барлыкка килә. Урал артында (Курган өлкәсе) урта диалектның – эчкен, Көньяк Уралда – каргалы һәм абдуллин, Түбән Идел буе һәм Ставрополь территорияләрендә әстерхан сөйләшләре киң таралган. Нократ, пермь, касыйм, керәшен сөйләшләре аерым төркемгә кертеп карала.

       

Урта диалектның барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләре бар.

Фонетик үзенчәлекләр:

Фонетика тармагында: җ-ләштерү – җөрәк (йөрәк), [а] авазын о-лаштырып әйтү – [ао] (кар], увуляр (кече тел) [қ], [ғ], [ҳ] авазларын куллану: қаты, ғалим, ҳәл һ.б. күзәтелә. Минзәлә сөйләшендә тел алды тартыгы [з] урынына интерденталь (теш арасы) [d] авазы кулланыла: dирәк (зирәк), беd (без) һ.б.

Морфологик үзенчәлекләр:

       Морфология тармагында инфинитив фигыльнең төрле формалары кулланыла: -мага/-мәгә: бармага, килмәгә; -ма/-мә: укыма (укыма китте); -ыш/-еш: барыш.   

 Мишәр яки көнбатыш диалекты

«Мишәр диалекты» термины беренче тапкыр Латыйф Җәләйнең «Татар  телендә диалектлар» (1938 ел) дип аталган фәнни хезмәтендә кулланыла. «Татар диалектологиясе» (1947 ел) китабында ул мишәр диалекты сөйләшләренең кайбер үзенчәлекләрен яктырта.
Система буларак, мишәр диалекты Ләйлә Мәхмүтова тарафыннан тасвирланган.
      Мишәр диалектында ц-лаштыручы һәм ч-лаштыручы сөйләшләрдән торган 2 төркем аерып карала.

Ц-лаштыручылар төркеменә – сергач (Түбән Новгород өлкәсе), чүпрәле (Татарстан һәм Чуваш республикалары), байкибаш (Башкортстан) сөйләшләре керә.

Ч-лаштыручылар төркеменә темников, ләмбрә (Мордва), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульянов өлкәсе), подберезенск-керәшен, чистай-керәшен (Татарстан), эстәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләре керә.

          Кама аръягында формалашкан чистай сөйләше катнаш характерда, биредә ц-лаштыручылар да, ч-ләштерүчеләр дә яши.

          Мишәр диалектының барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләр бар.

Фонетик үзенчәлекләр:

1) [а]ның иренләшмәве,

2) дифтонгларның монофтонглашуы: кү (әдәби телдә – көй), бәлә (әдәби телдә – бәйлә), курик (әдәби телдә – койрык);

3) урта диалекттагы һәм татар әдәби телендәге увуляр (кече тел) [қ], [ғ] тартык авазлары урынына бары тел арты [к], [г] авазларын гына куллану;

4) й-лаштыруның активлыгы: йәй (әдәби телдә – җәй), йиң (әдәби телдә – җиң);

5) [ч] һәм [җ] авазлары урынына [тч], [дҗ] авазларын куллану: катчан (әдәби телдә – кайчан);

6) ц-лаштыру күзәтелгән сөйләшләрдә [ч] урынына [ц] дип: пыцах (әдәби телдә – пычак); [җ] урынына [дз] дип әйтү: эндзе (әдәби телдә – энҗе) һ.б.

 

 Морфологиядәге үзенчәлекләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1) фигыльгә -гы/-ге кушымчасы һәм кели сүзе ялганып (-гы/-ге + кели), эш башкаручының теләге белдерелә: баргым кели (әдәби телдә – барасым килә), укык кели (әдәби телдә – укыйсы килә); шулай ук -ма + кели формасы да бар: барма келим (әдәби телдә – бармакчы булам);

2) -гакла/-гәклә (әдәби телдә – -галә/-гәлә) кушымчасы ярдәмендә эш-хәрәкәтнең күп тапкырлар кабатлануы күрсәтелә: килгәклә (әдәби телдә – килгәлә), укыкла (әдәби телдә – укыштыргала);

3) вакыт рәвешләренең кулланылуы күзәтелә: кыш ката (әдәби телдә – кыш буе) һ.б.
 

Себер яки көнчыгыш диалект

Беренче тапкыр көнчыгыш диалект терминын 1938 елда шулай ук Латыйф Җәләй куллана. Ул диалектка билгеләмә, аның төп (том, бараба, төмән, тубыл, тара, тәвриз) сөйләшләренә гомуми характеристика бирә. Сугыш алды елларында Көнбатыш Себергә көнчыгыш диалектны өйрәнү максаты белән 2 комплекслы экспедиция оештырыла. 1950 елларда Көнбатыш Себер татар диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнүне Диләрә Тумашева дәвам итә. Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрелә. Нәтиҗәдә өч – тубыл-иртыш (төмән, тубыл, тәвриз, тара, саз ягы сөйләшләре керә), бараба (сөйләшләргә бүленми), том (юеште-чат һәм калмак сөйләшләре керә) диалектлары ачыклана һәм тасвирлана.

 

Фонетик үзенчәлекләр:

          Көнчыгыш диалект сөйләшләренең фонемалар системасына түбәндәге үзенчәлекләр хас:

  • [б], [д], [з] тартыкларының саңгыраулашуы – палых (балык), пелмәте (белмәде);
  • ц-лаштыру: циләк (чиләк); цац (чәч), пецән (печән);
  • сонор авазларның саңгырау тартыклар белән ярашуы – нт, рт, лт: анта (анда), парты (барды), килте (килде).

          Тубыл-иртыш диалектында [п], [к] тартыклары яңгыраулаша: аба (апа), кургып (куркып), пер гөн (бер көн); бараба диалектында һәм том диалектының калмак сөйләшендә [с], [ш], [т] тартыклары яңгыраулаша: утын кизеп (утын кисеп), ике теже бар (ике теше бар).

           Бараба диалекты борынгы төрки [а]/[ә] сузыкларын – сәксән (сиксән), әртә (иртә) һәм гомумтөрки [о], [ө] сузыкларын – отыс (утыз), конак (кунак), көп (күп) – өлешчә саклый.

          Тубыл-иртыш диалектының тәвриз сөйләшендә, хакас теленә хас булганча, сузыкларның киңәюе һәм тараюы күзәтелә: йырлыйр (ул җырлар), сөйлир (ул сөйләр).

 

Морфологик үзенчәлекләр:

          Көнчыгыш диалект сөйләшләренең морфология тармагында түбәндәге төп үзенчәлекләрне әйтергә мөмкин:

1. Инфинитивның -галы формасы гомумдиалект күренеше булып тора: паргалы кәрәк (барырга кирәк). Бараба диалектында әлеге формадан көтелә торган, әмма әле башкарылмаган эш-хәлне белдерүче -галак формасы ясалган: Күгел ашатыңысмы? – Йук әле, пешкәләк (Күк җиләк ашадыгызмы? Юк, әле пешмәгән). Бу форма тува, хакас һәм чулым-төрки телләренә хас.

2. Чулым-төрки телендә тиңдәше булган, ниятне белдерүче -галты формасы: йырлагалтык, оркестр килмәй йаты. (Без җырларга җыенган идек, әмма оркестр соңга кала.)

Тубыл-иртыш диалектында кыпчак үзенчәлекләре өстенлек итә; бараба диалектында кыпчак төркеме һәм көнчыгыш-төрки телләр үзенчәлекләре бергә катнаша; том диалекты Идел буе татар һәм көнчыгыш-төрки элементларын берләштерә.
 

  

ГМ-ИНФО

Һәр халыкның төп әдәби теле белән бергә диалектлары да була. Диалектлар үз чиратында сөйләшләргә, урынчылыкларга бүленә. Әлеге сөйләшләрне өйрәнә торган фән диалектология дип атала. Әдәби телдә дә аерым очракларда диалектлардан чыккан сүзләр кулланыла ала, мәсәлән, әдәби әсәрдә берәр персонажның теге яки бу төбәк вәкиле булуын күрсәтү максатыннан. Мондый очракта бу сүзләр диалектизмнар дип атала. Татар диалектология фәненә XIX гасыр ахырында Александр Бессонов тарафыннан нигез салынган. 1881 елда ул тәүге тапкыр татар телен сөйләшләргә бүлеп, аларның фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләрен тасвирлаган мәкаләсен бастырып чыгара. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр татар диалектларын галимнәр: Николай Катанов, Гайнетдин Әхмәров, Җамал Вәлиди, Латыйф Җәләй, Диләрә Тумашева, Ләйлә Мәхмүтова, Флёра Баязитова, Дөрия Рамазанова, Фәрит Йосыпов һ. б. фәнни нигездә өйрәнәләр.  

 

Фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрдән тыш һәр диалектның үзенә генә хас лексик байлыгы, ягъни сүзләре тарафыннан төзелгән «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге»ндә (авторлары – Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова) тупланган.

 

Татар халык сөйләшләре атласына күз салсаң, ана телебез татар теленең нинди бай булуына инанасың. Биредә илебезнең төрле төбәкләрендә таралып яшәгән халкыбызның диалектлары һәм һәрберсенең лингвистик үзенчәлекләре белән тәфсилләп танышырга мөмкин. https://atlas.antat.ru/statia2.html  

 

Файдалы әдәбият:

  1.  https://atlas.antat.ru/statia2.html
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/tatarskij-yazyk/dialektlary
  3. Сафиуллина Ф. С. Тел гыйлеменә кереш. – Татарское Республиканское издательство «Хәтер», 2001. – 384 б.

 

Динара ФӘЙРУШИНА, логопед

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ