Фатих Әмирханның тулы иҗаты – академик басмаларында
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Фатих Әмирханның алты томлыгын әзерли башлады. Басманы әдәбият сөючеләр күптән көтә иде. Аның 3 томы инде дөнья күрде. Шул уңайдан «Туфан самавыры» янына филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегенең өлкән хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинованы чакырдык. Әдәби, саллы проект һәм текстолог һөнәренең нечкәлекләре хакындагы фикерләрен журнал укучыларына да тәкъдим итәбез.
Безнең белешмә:
Гөлназ Хөснетдинова Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында белем алган. 1998 елда ТӘһСИның текстология бүлегенә эшкә килә. 2001 елда диссертация яклый. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын, Габдулла Тукайның – 6, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлы академик басмаларын эшләүдә катнаша.
Фатих Әмирхан шәхесе галимнәр тарафыннан читтә торды дип әйтә алмыйм. Язучының 130 еллыгына институтыбыз галимнәре тарафыннан «Фатих Амирхан в фотографиях» дигән альбом әзерләнде. «Рухи мирас» дигән текстологик сериянең икенче чыгарылышында әле җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган публицистикасы, аңа язылган хатлар, моңарчы басылмаган истәлекләр тәкъдим ителде.
Беренче томны текстолог-галимнәр Эльмера Галимҗанова белән Фәния Фәйзуллина эшләде. Бу китапта татар әдәбиятының таҗы булган – «Хәят» әсәренең тулы варианты урын алды. 2000 елда Ф.Әмирханның кайбер кулъязмалары Милли музейга тапшырыла. Шулар арасында «Хәят» әсәренең икенче өлеше булуы ачыклана. Әмма әсәрнең икенче өлеше дә тулы түгел. Киләчәктә бәлки калган өлешләре дә табылыр дигән өмет бар.
Беренче томда Фатих Әмирханның тәрҗемә әсәрләре дә бирелде. Леонид Андреевның «Рассказ о семи повешенных» әсәренең татар теленә тәрҗемәсе – «Асылган җиде кешеләр хикәясе» беренче тапкыр урнаштырылды. Әмирханның 1905 елгы революция чорында прокламацияләр тәрҗемә иткәнлеге дә мәгълүм. 1917 елгы революциядән соң ул күп брошюраларны татарчалаштыра. Әмма аларда тәрҗемәчесе дип Фатих Әмирхан күрсәтелмәгән. Мансур Хәсәнов мәкаләләрендә бу хакта искә алынып китә. Мөхәммәт Мәһдиев тә үз хезмәтләрендә Әмирханның шундый материаллар тәрҗемә иткәнлеге турында мәгълүмат бирә. Ул әсәрләр университет китапханәсендә саклана. Аларның чыннан да авторы күрсәтелмәгән. Фаразларга гына таянып, ул әсәрләрне томнарга кертүне кирәк дип тапмадык.
Икенче томда Фатих Әмирханның 1912–1924 елларда иҗат иткән хикәяләре тупланган. Томны төзүчеләр мин – Гөлназ Хөснетдинова һәм Гөлнара Зәйниева. Биредә моңарчы Әмирхан томлыкларына кертелмәгән, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган 4 оригиналь әсәр урын алды. Беренчесе – «Искергән баһадир» әсәре. Ул «Кояш» газетасының 1914 елгы 23 февраль санында басылган. 1913 елда нәшер ителгән «Халык кызлары» җыентыгында бирелгән өч әсәр – «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Сөембикә» һәм «Картада оттырылган Зөлхәбирә» дә бербөтен итеп бирелде. Аларның моңарчы басылган томлыкларга кертелмәве сәясәт, татар тарихы һәм милләт яшәеше белән бәйле булгандыр. Дүртенче әсәр – 1924 елда язылган «Шәфигулла агай» хикәясе. Әсәр кулъязмада гына сакланып калган, томлыкка кулъязмадан алып кертелде. Кулъязмасы Мирасханә фондында саклана. Томның тагын бер яңалыгы – аерым бүлек итеп ике вариантлы әсәрләрнең («Хәзрәт үгетләргә килде...», «Танс кичәсе», «Куркыныч дошманнар», Балалар атавы») беренче вариантлары урнаштырылды. Бу язучының иҗат лабораториясен күзалларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Өченче томда әдипнең «Урталыкта» романы, «Яшьләр», «Тигезсезләр», «Фәтхулла хәзрәт» драмалары урын алды. «Тигезсезләр», «Фәтхулла хәзрәт» әсәрләре кулъязмада Мирасханәдә саклана. Алар шуннан тикшерелеп, чагыштырылып, үзгәрешле урыннары шәрехләнеп аңлатма, искәрмәләр өлешендә күрсәтелеп бирелде. Өченче томны текстолог-галимнәр Әнисә Алиева һәм Гөлчирә Ханнанова әзерләде. Һәр томда Фатих Әмирхан әсәрләренә замандашлары язган бәяләмәләр урнаштырылды. Бу – шулай ук яңалыкларның берсе. Ул бәяләмәләр төрле вакытлы матбугат битләрендә гарәп шрифтында басылган.
Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай читтән торып танышкан була. Әмирхан «Әлгасрелҗәдид» журналында тәрҗемә ителгән «71 нче ел Коммунасы» дигән тарихи мәкаләсен бастыра. Журналда ул вакытта Тукай да языша. Тукайны Казанда каршы алган кешеләр Фатих Әмирхан белән Галиәсгар Камал була. Фатих Әмирхан Тукайны тәнкыйтьләп тә ала, халыкка аңлаешлы тел белән язарга кирәк, дип әйтә. Алар бер-берсенә үпкәләмәгәннәр, бер-берсен тулыландырып яшәгәннәр булса кирәк. Әмирхан – оста сатирик, аңа бәлкем үпкәләп тә булмагандыр. Ә Тукай, киресенчә, нечкә күңелле, һәр нәрсәне шагыйрь буларак хисләнеп кабул иткән. Әмирхан гыйлемле, тулы гаиләдә әти-әни назы күреп үскән. Аларның икесенең дә максаты бер – милләтне гыйлемле итү. Ә гыйлемле милләт булсын өчен, белемле аналар кирәк. Алар белемле ана гына белемле бала үстерергә мөмкин икәнлеген яхшы аңлаганнар.
Фатих Әмирхан Тукайның, әнисенең үлемнәрен бик авыр кичергән. Тукайны югалтуын аеруча. 1913 елдагы «Кояш» газетасының май санында моны дәлилли торган белдерүләр дә бар. Анда: «Фатих Әмирхан мөхәрриребез авырый», икенчесендә: «Аллага шөкер, Әмирханның хәле яхшырды, әмма тиз генә эшкә килә алмас», – диелгән. Чыннан да, ул Тукай үлеменнән соң ярты елга якын иҗат эшенә тотына алмаган. Әмирхан белән шундый ук хәл әнисе вафат булгач кабатлана. Әнисе Бибирабига 1918 елда вафат була. Ул аны бик авыр кичерә, берничә ай авырып ята.
«Кояш» газетасында имзасыз мәкаләләре күп дигән фикер йөри. «Әлислах» газетында имзасыз басылган мәкаләләрнең авторы Ф.Әмирхан үзе булуы хакында хатларында искәртеп узгалаган. Шуңа күрә алар академик басмага кертелде. Ә менә «Кояш» газетасындагы баш мәкаләләр хакында дәлилләр юк. Томлыкларда бары дәлилләнгән, имзасы булган мәкаләләр генә урын алды. Бәлки киләчәктә замана техникалары ярдәмендә ясалма фәһем эшебезне җиңеләйтер, авторлыкны билгеләүдә туган кыенлыкларны чишәргә ярдәм итәр.
Мирасханә бүлеге заманча технологияләр белән баетылган. Ул машиналар гарәп имласыннан укый, кириллицага күчереп, текстка сала. Әмма текстолог эше шуның белән генә бетми бит, кайбер сүзләр ялгыш укылырга мөмкин. Бу җәһәттән дә ясалма фәһем камилләшергә тиеш. Текстларны машина эшләсә дә, искәрмәләр, сүзлекләр өлешен текстолог кына эшли ала. Чөнки текстларда очраган гарәп-фарсы, төрек алынмаларын бүгенге көн укучысына төшендереп бирергә кирәк. Кайбер гыйбарәләрне яртышар битлек астөшермәләр белән аңлатабыз.
Тестология бүлегенә яшьләр килми. Хәзер аспирантурада уку да катлауланды. 3 ел эчендә квалификацион хезмәт тапшырылырга тиеш, ә безнең бүлектә алай тиз эшләп булмый. Теманы алганнан соң да күп материал тупларга кирәк. Мәкаләне, язманы эзләп табу гына җитми, аның текстын да эшләргә кирәк. Ә материал йә гарәп шрифтында, йә латинныкында. Син аны укырга, сүзлеген эшләргә, аңлатмасын язарга тиешсең. Ул мәкаләне бәлки син диссертацияңә кертмәссең дә, эш барышында шулай да булгалый. Әмма син аның белән таныш булырга, эчтәлеген белергә тиешсең. Шуңа күрә дә безнең текстолог хезмәте бик авыр һәм бик күп көч сарыф итүне сорый.
Мөршидә Кыямова әзерләде
Язманың тулы варианты видеода
Комментарийлар