Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдрахман Гомәри турынды кызыклы 10 факт

Габдрахман Гомәри – татар халкының тарихында үзенә генә хас, тирән эчтәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның исеме күпләребезгә дин әһеле, галим, мәгърифәтче һәм журналист буларак таныш. Әмма бу исем артында тагын да катлаулырак, күпкырлы язмыш яшеренгән. Ул яшәгән чор – милли үзаң уянган, әмма шул ук вакытта кысылган дәвер. Гомәри үз халкын караңгылыктан чыгарырга омтылган, белемне яктылык дип таныган. Аның гомер юлы – көрәш, сайлау һәм корбаннар юлы. Аның язмышы үтә дә катлаулы. Бу язмада без Гомәринең тормышын кызыклы, әмма тирән мәгънәле фактлар аша күзалларга тырышырбыз.

1. Туган җир – чишмә башы

Габдрахман Гомәри 1867 елның салкын гыйнварында Әстерхан шәһәрендә дөньяга килә. Бу төбәк – гади географик нокта гына түгел, ә төрле мәдәниятләр кисешкән киңлек. Биредә татарлар, нугайлар, казахлар бергә яши, бер-берсенә йогынты ясый. Шушы мохит Гомәринең дөньяга карашын иртәрәк формалаштыра. Ул кечкенәдән үк төрле телләрне ишетеп, төрле фикер агымнары арасында үсә. Аның күңелендә милләт, дин, белем төшенчәләре бергә үрелә. Бу төбәкнең киңлеге аңа иркен фикерләү сәләте бирә. Әмма шул ук вакытта артта калу, наданлык күренешләре дә күз алдында була. Соңрак ул нәкъ менә шул караңгылыкны бетерүне үз бурычы итеп куя.

2. Тамырлар – нугай дөньясыннан

Гомәри нәселе нугай халкының карагаш тармагына карый. Аның бабалары күчмә һәм ярым күчмә тормыш алып барган халык вәкилләре булган. Бу тамырлар аңа иреккә омтылыш, кырыслык һәм чыдамлык бирә. Нугайларда ата-бабаларны белү зур әһәмияткә ия булганлыктан, Гомәри дә үз шәҗәрәсен яхшы белеп үсә. Бу аның үз-үзенә ихтирамын арттыра. Ул үзен аерым кеше генә түгел, ә бер дәвам, бер чылбыр буыны итеп тоя. Шушы хис аны милләт өчен хезмәт итәргә этәрә. Тамырларына тугрылык аның эшчәнлегендә дә чагыла. Ул гади укытучы гына түгел, ә үз халкының рухи варисы буларак формалаша.

3. Мәгърифәткә беренче адымнар -

Биш яшьлек малайны атасы укырга бирә һәм бу – очраклы хәл түгел. Ул вакытта белем һәркемгә дә ачык булмаган. Әмма әтисе баласының киләчәген белем белән бәйләргә тели. Кечкенә Габдрахман тәүге хәрефләрне өйрәнгәндә үк зирәклеге белән аерылып тора. Ул тиз үзләштерә, күп сораулар бирә. Мәктәп мохите аңа кызык булып тоела. Әмма белем алу юлы җиңел булмый. Ул авылдан авылга йөреп укый, ата-анасыннан еракта яши. Бу аңарда мөстәкыйльлек, сабырлык сыйфатлары тәрбияли. Мәгърифәт юлы аның өчен иртә башлана һәм гомерлек юлга әверелә.

 

4. Казан – зур борылыш ноктасы

Яшүсмер Гомәри Казанга китә, бу аның тормышындагы иң әһәмиятле адымнарның берсе була. Анда мәшһүр мәдрәсәгә укырга керә. Казан ул вакытта татар мәдәниятенең үзәге булып тора. Биредә фикер кайный, бәхәсләр бара, яңарыш сизелә. Гомәри бу мохиткә баш-аягы белән чума һәм үсә. Яшь егет биредә фәнни белем генә түгел, ә фикер иреген дә үзләштерә. Казан аңа киң офыклар ача. Әмма шул ук вакытта ул туган якның артта калганлыгын тагын да ныграк төшенә. Бу аның күңелендә җаваплылык уята.

 

5. Мәрҗани шәкерте

Гомәри өчен иң зур бәхет – Шиһабетдин Мәрҗани кебек остазга юлыгу. Мәрҗани – гади укытучы гына түгел, ә фикер иясе, реформатор. Ул шәкертләрен уйларга, шикләнергә, эзләнергә өйрәтә. Гомәри шушы мәктәптә формалаша. Ул остазының ышанычын яулый, аның игътибарын җәлеп итә. Мәрҗани аны хәтта сәфәрләргә дә алып йөри. Бу – зур ышаныч билгесе. Соңгы көннәрендә остаз нәкъ менә Гомәригә мөрәҗәгать итә. Бу хәл аның рухи варис булуын раслый.

 

6. Төркия түгел, Әстерхан

Казаннан соң Гомәри ике юл чатында кала: чит илгә китәргәме, әллә туган яккамы? Аңа хат язып, Төркиягә китәргә киңәш итәләр. Хатта болай диелә: «Синең гыйлемең анда әрәм булачак, кит син Төркиягә». Әмма ул башка юлны сайлый. Ул үз халкы белән калырга карар итә. «Мин, зур кеше булмасам да, үз халкыма хезмәт итәрмен», – дигән фикер аның өчен төп мәсләк була. Бу – җиңел юл түгел, әмма намус кушканны сайлау. Шушы карары киләчәктәге бөтен гомер юлын билгели.

 

7. «Низамия» – яңа мәгърифәт учагы

Әстерханда ул үз мәдрәсәсен ача. Бу гади уку йорты түгел, ә яңарыш гәүдәләнеше була. Анда дәресләр расписание буенча бара, имтиханнар үткәрелә. Бу үз вакыты өчен зур яңалык санала. Шәкертләр тәртипкә, системага өйрәнә. Мәдрәсә тиз арада популярлык казана. Биредә белем генә түгел, ә фикерләү сәләте дә тәрбияләнә. Гомәри укытуны тормышка якынайта. Ул мәгърифәтне гамәли итә.

 

8. Матбугат – фикер мәйданы

1907 елда Гомәри Әстерханда «Идел» газетасын чыгара башлый. Бу аның фикерләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеге була. Газета милли үзаңны уяту коралына әверелә. Анда мәгариф, дин, җәмгыять мәсьәләләре күтәрелә. Гомәри сүзнең көченә ышана. Ул матбугат аша халык белән сөйләшә. Бу эш аның тормышында аерым урын тота. Газета тирәсендә фикердәшләр туплана.

 

9. Мәккә сәфәре

1926 елда ул Мәккәгә, мөселманнар конгрессына бара. Бу сәфәр аның өчен рухи вакыйга була. Ул анда төрле ил вәкилләре белән очраша. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бара. Бу сәфәр турында ул истәлекләрдә яза. Аның карашлары тагын да киңәя. Ул үз халкының дөньядагы урынын аңлый. Әлеге сәяхәт аның рухи офыкларын янә дә киңәйтә.

 

10. Сынмаган рух

Гомәринең соңгы еллары бик авыр үтә. Аны гаепләп сөргенгә җибәрәләр. Аның архивы тартып алына, хезмәтләре югала. Әмма ул сынмый. Сөргендә дә рухи яктан көчле булып кала. 1933 елда вафат була. Гомере фаҗигале тәмамлануга карамастан, ул бүген дә безне уйланырга мәҗбүр итә, чөнки китаплары барлана, мирасы торгызыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ