“Гаилә һәм мәктәп” татар мәгърифәтчеләрен барлый
Олуг галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче булган Галимҗан Баруди XIX-XX гасырлар чигендә татар милләтенең даһи бер узаманы-лидеры дип танылырга да хаклы.
Мөселманнар арасында олы абруй казанган татар улы шәхес буларак та һәр чор өчен кызыклы.
“Гаилә һәм мәктәп” журналының ноябрь санында әлеге шәхес хакында кызыклы язма дөнья күрәчәк. Исегезгә төшереп узабыз журналда “Татар мәгърифәтчеләре” дигән өр-яңа рубрика чыга башлады. Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани турында хәзерге заман укучысы өчен дә кызыклы материаллар әзерләнде инде.
Галимҗан Баруди үз заманы өчен генә түгел, хәзерге көндә дә бик популяр шәхес булачагына шик юк. Һәр яктан үзенчәлекле гыйлем иясе. Бохарада белемен чарлаган татар мәгърифәтчесе гыйлемне зиһенендә генә түгел, ә 600 килограмм авылыктагы китапларда да алып кайткан. 5-6 мең сумлык китап җыеп, Казан каласына кайтып төшә ул. Чагыштыру өчен: ХIX гасыр азагында, бер ат яки сыер 25 сум торган, тышлы тунның бәясе дә - 25 сум булган.
Тулы язманы “Гаилә һәм мәктәп”нең ноябрьсанында укырга мөмкин булачак.
Комментарийлар